Хезмәт

Без дәһшәтле чор балалары (ахыры)

Бу Аллаһының безгә рәхмәте булгандыр инде, ул бәрәңге күп иде, ап-ак, крахмалдан гына торган ризык иде, хәзер кызыксынып бакчада, басуда калган бәрәңгене тикшереп карыйм, ул ашый торган түгел, сасып черегән.

Хәтеремдә, алтынчы класс укучысы вакыт, хатын-кызларны Арча элеваторына чәчүлек орлык алып кайтырга җибәрәләр. Исәптә минем әни дә бар, әни ул вакытта иллегә таба атлаган кеше һәм мин аны жәлләп (тагын шулай берничә малай) үзем киттем. Минем юлга тавык йомыркасыннан эрерәк 14 бәрәңгем бар һәм шуларның 7сен Иябаш авылында, барышлый пешереп ашадым (барысын да ашарга көч җитәсе, ләкин әле барып кайтасы юлның дүрттән бере генә узылган, әйләнеп кайтасы бар ич... Барып җитеп бер капчык орлыкны чанага салып кайтырга чыктык, март ае ахырында бу, ул вакытта бүтән төр транспорт йөрми, җәяү дә, ат. Шунлыктан язгы юл тирескә күмелә һәм йөкне резин җәелгән юлдан сөйрәгән кебек - ул шумый - синең ахыргы җелегеңне суыра.
Иябаш авылына кайтып җитеп, калган җиде бәрәңгене пешереп ашадым (гәрчә аның белән тамак туймаса да, башка мөмкинлек юк). Бик ял итәсе, йоклыйсы килә. Тик хатыннар өйдә калган балаларын, әле иртәгә дә тормыш барлыгын истә тотып ял итәргә уйламыйлар. Мин ул юлга (ә юл кыска түгел: бару-кайту төгәл 90 км.) беренче аяк басуым булганлыктан, иптәшләрдән калырга куркып, калмыйм, бер тәүлек тулганда борылып өйгә кайттым... һәм бер атна чамасы мәктәпкә бара алмадым.
1943 елның гыйнварында әтинең һәлак булуын ишеттек һәм бу хәбәр инде тагын да зуррак бурычлар үтәүгә алынырга мәҗбүр итте. Мин инде олы яшьтәге бабай булсам да, һаман да әтине юксынам-сагынам, әти булса тормыш тулырак, өметлерәк булыр иде кебек...
Ләкин мин бер миңа гына шулай авыр булды дияргә исәбем юк, бәлки сугышта катнашып төрле мәрхүмлекләр, авырлык һәм имгәнүләр кичерүчегә җиңелрәк булсын, тизрәк фашизмны юк итү өчен тылда нәрсә эшләнүен, шушы җиңү өчен көрәштә аналар ныклыгын һәм миллионлаган балаларның үз яшьләреннән күпкә «олы» булып, мөмкинлегеннән күп артык йөк ташуын әйтәм!
Менә шулай яшәп, 7нче классны тәмамлаганда Җиңү шатлыгын күрдек. Ләкин әле сугыш бетү белән безгә күктән бәхет ишелеп төшмәде. Бик күпләрнең әтиләре, ирләре, уллары-кызлары бу зур яудан әйләнеп кайтмады. Кайтканнар арасыннан бик күпләр шуннан ияреп кайткан чирләрдән арына алмадылар...
Әтиләре таза-сау кайткан балаларның тормышы безнең өчен тормышка ашмас хыялга әйләнде..., кая керсәк тә без читкә кагыла идек! Бу хәл гомер буе озатып барды безнең ишеләрне! Шундый мәзәк истә: «Ике философ бәхәсләшә. Боларның кайсысын мунчага алып барырга. Берсе даими юынып чиста йөри, берсенең мунча кергәне юк. Бәхәс шулай чишелә. Юынмаган кеше инде ул ияләнгән, даими юынып йөргәнгә тиеш мунча!» Хөкүмәтнең соңгы елларда торак белән тәэмин итү (участникларны) карары шушы мәзәктән чыгып кабул ителде булса кирәк, бала саен хан сарае кебек тораклары булганнарга фатир өләшенде. Теге михнәткә чорналып ялгыз гомер кичергән әби ул турыда хыяллана да алмады!
Бу безнең ише ятим үскәннәргә сугыш чорындагы хезмәтләре өчен «бүләк»нең беренчесе һәм соңгысы түгел! Соңгы вакытларда төрле матбугат битләрендә минем чордашларым - сугыш ятимлеген үз җилкәләрендә бөтен ачылыгы белән тотучы һәм тотуны дәвам итүчеләрнең язмаларында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уй-кичерешләре чагыла һәм мин аларның фикерләренә тулысынча кушылам һәм яклыйм! Әле Сталин үлгәндә дөньяга да килмәгән «галим»нәр күбәйде хәзер. Аларның «белмәгәне» дә, «күрмәгәне» дә юк. Ләкин аларның «белем»нәре сугышта катнашып күпме михнәт чиккәннәр яки безнең буын кичерешләре белән тәңгәл түгел. Шулай булмаса тормышыбыз дәрәҗәсе буенча дөньяда иң түбән рейтинг биләмәс идек!
Илдә хәзер спорт корылмалары һәм спортта җиңүчеләр булса шул җитә-дип уйлау шаукымы. Ләкин киләчәктә спорт киеп, спорт ашап яшәп булмас бит. Соңгы вакытта Россия өчен чит ил базарлары капкалары ябылганда, бигрәк тә, җитештерүне арттыру кирәктер кебек. Тукаебыз да «иң мөкатдәс нәрсә эш» - дигән ич! Спорт ул мөмкин булганча безнең яшьлектә дә бар иде. Тактадан бөгеп чаңгы, такта кисәгенә ящик калае кагып коньки кебек инвентарьларны үзебез ясап, борын «җелекләре»без, киемнәребез шакырдап катканчы (башка мәшәкатьтән буш арада) уйный идек. Аның өстенә физик хезмәт безне чыныктырды.
Әлбәттә, хәзер спортка шуның кадәр басым ясауның сере икенчедә. Тик барыбер хезмәт иң яхшы спорт! Без үскәндә акча да, азык та чамалы иде. Әмма кешедә күңел күтәренкелеге, иртәгеге көнгә ышаныч-өмет бар иде. Хәзер киресенчә - акча да, ашау, кием-салым да... бары да бар, ә кеше үзеннән башканы белми-танымый, үз эченә бикләнгән. Яз җитеп тау кырлары кардан ачыла башлауга авылның берничә урынында 6-7 класста укучы яки шул яшьтәге балалар авылны яңгыратып, җыр-бию, гармун тавышына күмеп, кичке уен уйнарлар иде, өскә-башка юк, ләкин җаен таба идек - аякта бер апаның «шахта» галошы, өстә икенчесенең пиджагы, әле кесәсендә запас ике өшегән бәрәңге кәлҗемәсе дә бар... йокларга да өлгергәнбез, кояш чыкканнан батканчыга кадәр эшләгәнбез дә, тик зарланмадык, вакыты җиткәч бик теләп солдат хезмәтен дә үтәп кайттык.
Кыскасы, мин шушы үземнең буын кешеләренең, аналарның, апалар-сеңелләрнең дә ул чордагы чыдамлыкларын күз алдыма китерәм дә, аларның да кулларына мылтык урынына башка корал, һәртөрле хезмәт фронтында (аеруча балаларын тәрбияләүдә, әйтергә генә ансат, 4-5 баланы тулы мохтаҗлыкта үстереп кеше итүдә) күрсәткән батырлыклары алдында баш иям!
Фото: http://tornado-84.livejournal.com/116564.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: