Хезмәт

Без сатлыкҗан варисларымы?

"Тарихын белмәгән халыкның киләчәге юк." Шунысы куанычлы, бу хаклыкны безгә соңгы вакытларда гел искә төшереп торалар. Үткәннәрне, борынгы бабаларыбызның тормышын өйрәнү-белү өчен мөмкинлекләр дә киң ачылды.

Галимнәребез тарихыбызны тирәнтен өйрәнеп, саллы-саллы хезмәтләрен дөньяга ирештереп, халыкның тарих өлкәсендәге белемнәрен баетуга зур Мөмкинлекләр ачалар. Архивларга кереп эзләнеп, Интернетта актарынып та Бик күп мәгълүмәтләр алырга мөмкинлекләр бар. Телевидение дә бу юнәлештә шактый эш алып бара.

Соңгы вакытта "Татарстан - яңа гасыр" телеканалларында "Без тарихта әзлебез" дигән тапшырулар сериясе нык популярлашты. Телевидениенең иҗат коллективы, Татарстан республикасы мәдәният министрлыгы ярдәме белән, тарихчыларның мәгълүмәтләренә таянып, Татарстан шәһәрләре һәм авыллары тарихы буенча кызыклы һәм мавыктыргыч тапшырулар үткәрә башлады. Безнең туган ягыбыз - Балтач районы авыллары буенча да шактый мәгълүмәтле тапшырулар тыңларга насыйп булды. Дөрестән дә, районыбыз авыллары зур калалардан ерактарак урнашсалар да, аларның да тарихта шактый игътибарга алырлык эзләре бар. Шунысын да искәртик, һәр халыкның тарихы аның тормыш алып бара башлаган җәйләүләреннән , авылларыннан башлана бит. Безнең район җирлегендә дә тарихи үткәнебезне искә төшереп торучы шактый истәлек-һәйкәлләр бар. Эзләнсәң, әле аларның безгә билгеле булмаганнары да шактыйдыр.

Районыбызның Смәел авылы - минем туган авылым, бу төбәктә иң борынгы авыллардан санала.. Телевизион тапшыруда да, аның Алтын урда һәм Болгар ханлыгы таркалу, аның зур шәһәрләре җимерелү чорында нигезләнүе әйтелде. Тарихчылар Хисаметдин Мөслими, Михаил Худяков мәгълүмәтләренә таянып, хәзерге тарихны өйрәнүчеләр авылыбызның 600 елдан артык тарихы бар дип исәплиләр. Авылга нигез салучыларның бу яктагы угро-фин халыклары кабиләләре (арлар, марилар) булуы, ә авылның Смәел атамасы алып, ныклы үсеш алуы төрки кыпчак кабиләләреннән булган Исмәгыйль шәех җитәкчелегендәге бер төркем (ыру) кешеләрнең килеп урнашуы эшчән-леге дип фаразлана. Моңа төпле нигез булып, авылдан ерак булмаган урында урнашкан борынгы каберлектә "Исмәгыйль шәех кабере" дип, авыл халкы тарафыннан тәрбияләнеп торучы кабер тора. Аның, чыннан да, иң борынгы каберлектә урнашуы, борынгы гарәп язулы ташы булуы., иң борынгы бабайлардан телдән-телгә күчеп раслануы моңа ныклы дәлил.

Телевизион тапшыруны алып баручы журналист Альберт Шакиров район тарихчылары һәм Смәел авылы кешеләре өчен моңарчы билгеле булмаган яңа, хушны алырлык бер мәгълүмәтне ирештерде. Ул Смәел атамасының Нугай ханлыгы морзасы Исмәгыйль һәм аның улы Камай морзага бәйле булуы. Ул бу фикерне танылган тарихчы галим Марсель Әхмәтҗанов раслауына нигезләнеп белдерә. Галим һәм тапшыруны алып баручы Камай морзаның Смәелдә яшәүе мәгълүм дип раслыйлар. Ә Камай морзаның атасы Исмәгыйль морзаның, имеш, Казан шәһәрен Явыз Иван патша буйсындыргач, аның бу явыз патшага кирәге калмаган, хәерчелеккә түнгән һәм, ахыр чиктә, Смәел авылына, улы янына килеп сыенган, шушында үлгән, "Ташбилге" дип аталучы кабергә күмелгәндер дип фаразлыйлар. Бу, чыннан да фараз, чөнки боларны дәлилләүче бернинди башка мәгълүмәтләр китерелми. Ә Камай морзаның тарихтагы урыны билгеле: ул урыслар Казан шәһәрен камап алгач, 7 иптәше белән Казаннан качып чыгып, урысларга кушыла, Казан шәһәре эчендәге хәлләрне, аның хәрби серләрен Иван патшага җиткерә, үзе дә урыс гаскәрләре отрядын җитәкләп, Казанны алуда урысларга булыша, ягъни ул милләттәшләрен сатучы мөртәт, сатлыкҗан!

Бу хәбәр авыл халкын һәм райондашларны шок хәлендә калдырды. Менә сиңа мә! Эшчән, тыйнак, динле дип хөрмәт казанган смәеллеләр татар милләтен саткан сатлыкҗан дәвамчылары икән бит! Нинди хурлык!? Дөрестән дә бу шулай микән?!
Ә азмы-күпме билгеле булган мәгълүмәтләрдән чыгып, анализлап карыйк. Исмәгыйль морза Нугай ханлыгында яшәгән, зур бер төбәкнең башлыгы булган, шактый күләмдә гаскәр туплый алган. Урысларның казанлылыр белән этле-мәчеле торган чорында ул казанлыларга ярдәм итүгә каршы чыккан. Сөембикә ханбикәнең атасы Йосыф әмир Казанны урыслардан якларга гаскәр тупларга карар кылгач, ул үз сугышчыларын җибәрмәгән, шунлыктан Казанга ярдәм килә алмаган. Казан урыслар тарафыннан яуланып алынгач, ул Иван патшага котлау хаты да җибәргән. Ә чынлыкта ул үзе Казанга баш булу уе белән йөргән. Исмәгыйль морзаның Камай исемле улы икәнлеге һәм аның Смәел авылына катнашы булуы турында тарихта билгеле түгел. Исмәгыйль морзаның Казан алынгач, 1557 елларда Кама елгасы тирәләренә күченеп килүе (алар күчмә тормыш белән яшәгәннәр) турында мәгълүмәт бар. Ул 1555 елда патша Явыз Иванга хат җибәрә, анда: "... в Казань ходила жонка (жена) с сыном повидатца. А живет она в селе Вотенине" дип яза. Смәел авылы берничек тә бу исемгә ярашмый. 1678 елгы ревизия язмаларында Казан өязенең Галицкий даругасында (территориаль бүленеш) Ватутин атамалы авыл теркәлгән. "Вотетин"ның Ватутин авылы булуы бик мөмкин, ул авыл Казанга якын урнашкан булган. Ул авылда, бәлки, чыннан да аның улы яшәгәндер, аның исеме дә Камай булуы мөмкин.(Бусы минем фараз гына.) Хәерчелеккә чыгып, авылга килеп сыенган кешегә авыл исеме ябышмас, ә авылда үлгән кешене зиратта җирләмичә, авылдан читкә алып чыгып, юл читенә , кар-яңгыр һәм язгы ташкын сулары баса торган урынга җирләмәсләр дип фикерлим.

Камай морза турында булган мәгълүмәтләр түбәндәгеләрне сөйли. Аның чын фамилиясе Хөсәенов (Усейнов) булган.. Тумышы белән ул Казан ханлыгының чуашлар яши торган тарафындагы Уплер (хәзерге Большое Камаево) авылыннан дигән мәгьлүмәт бар. Ул Казан ханы Сафагәрәйнең 1537-1539 елларда Мәскәүгә илче булып йөргән Хөсәен бәкнең улы. Хөсәен бәк үзе дә 1554 елда урысларга хезмәт итүгә күчкән. Казанны урыслар алгач, Камай морза чукындырыла, аңа Смиленов фамилиясен бирәләр. Аннан соң да ул Биектау һәм Арча якларындагы урысларга каршы торучыларны бастырып, мәскәүлеләргә буйсынырга өндәп йөри. Урысларга күрсәткән хезмәтләре өчен Иван патша аңа шактый җир биләмәләре бүлеп бирә. Тарихи документлар нигезендә, бу биләмәләрнең Иске Казан тирәсендә булуы ачыкланды. 1602-1603 елларның җир бүлү язмаларында күренгәнчә, аңа Иске Казан янындагы Урсек авылының яртысы һәм шактый күләмдә җир бүлеп бирелгән. Бу вакытта аның Петр һәм Иван исемле аерым яшәүче, ә үзе белән яшәүче Кадрәк һәм Мамай исемле уллары булган. Моннан тыш, Камай морза, патша грамотасы нигезендә, Кама һәм Вятка елгаларында ике кичү һәм кабаклар тоткан, Арчада да бер кабагы булган. Камай морзаның оныклары да ( Василий, Никита, Федор, Урмамет, Тинмамет) шушы Иске Казан тирәсендәге авылларда (Урмат, Хозяшево, Айша ) гомер кичергәннәр. Шушылардан чыгып, Камай морзаның Арча юлының Урсек авылында( хәзерге Камай авылы буладыр) төпләнеп яшәүенә бернинди шик юк, Нугай морзасы Исмәгыйль белән дә аның бернинди бәйләнеше күренми. Менделеев районында, Кама елгасыннан ерак түгел Камай авылы урнашкан. Кама елгасында кичү һәм кабак тоткач, бу авылның да, бәлки, Камай морзага бәйләнеше бардыр, әмма бу турыда мәгълүмәтләр әлегә табылмадылар.

Тарихчы Марсель Әхмәтҗанов һәм "Без тарихта әзлебез" тапшыруын алып баручы Альберт Шакиров Камай морзаның Смәелдә яшәүе билгеле дип кистереп әйтәләр. Нугай морзасы Исмәгыйльнең дә чарасыздан Смәелгә килеп, шунда мәрхүм булып, көтүлектә, ике авыл арасындагы юл буена күмелүе мөмкинлеген фаразлыйлар. Димәк, аларча бер Смәел җирлегендә ике Исмәгыйль кабере бар булып чыга. Чынлыкта, аның берсен - буыннардан-буыннарга авылга нигез салган Исмәгыйль шәех кабере дип билгеле булганын, авылның һәр буын кешеләре хөрмәтләп, тәрбияләп тоталар, ә икенчесен - көтүлектәгәесен, өлкәннәр сөйләүе буенча, хаҗ сәфәреннән кайтканда авырып үлгән юлаучы кабере дип беләләр.

Камай морзаның 1602-1603 еллардагы язмаларда, чыннан да, алда күрсәтелгән авылда яшәүе мәгълүм.Үз җирен һәм күршеләре җирләрен ызанлаганда аның ызан билгеләүчеләр янында булуы турында язмалар бар. Бу вакытларда аңа кимендә 75 яшьләр тирәсе булырга мөмкин. Әгәр дә чуаш җирендәге, Биектау һәм Менделеев районнарындагы Камай авыллары, Кама һәм Вятка елгаларындагы кичүләр, кабаклар Камай морзага карыйлар икән, димәк, ул зур эшчәнлек алып барган дигән сүз. Аның Смәел авылыннан Нократка качып китүе бернинди мантыйкка да сыймый.

Китерелгән дәлилләрдән чыгып, шундый нәтиҗә ясарга була - сатлыкҗан исеме алган Камай морза Хөсәенов-Смиленовның Балтач районы Смәел авылына бернинди кагылышы да юк! Сатлыкҗан дип бәяләнүе дә берьяклы гына. Әгәр дә Казан байлары үзара бердәм булып, мәгънәсез канкоешка юл куймыйча, урыс хакимияте тәкъдимнәрен оста һәм зирәк файдаланып эш кылсалар, Казан шәһәре, аның мәдәнияте дә сакланып калган булыр иде, татар халкы һәм аның дине дә аяусыз изелүгә дучар булмаслар, кемнәргәдер сатлыкҗан исеме дә тагылмас иде.

Мин бу язмамда авылыбыз өстенә төшкән хурлыклы хәбәр тәэсиреннән котылырга, авылыбызның данлы исемен саклап калырга тырыштым һәм аңа ирештем дә бугай. Әгәр минем дәлилләр ышандырырлык түгел икән, тарихчы галимнәр, җурналистлар тагын да төгәлрәк мәгълүмәтләр белән дәлилләп, язмама җавап бирсәләр иде дигән теләктә калам.

Фәварис ГАЛИЕВ,
Балтач районы Смәел авылы.
Фото: http://zubova-poliana.narod.ru/history-996-98.jpg

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: