Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

Без тарихта эзлебез

«Хезмәт» - Балтач районында таралучы иҗтимагый-сәяси газета. Киң катлам укучыга кызыклы, төрле темаларны яктыртучы басма. Газетаның девизы - «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!».

"Хезмәт" газетасының тәүге саны 1932нче елда "МТС" дигән баш астында Балтач районы редакциясендә гамәлгә куелып, Арча районы типографиясендә нәшер ителә.
Газета 83 ел нәшер ителү дәверендә баш исемен өч мәртәбә алыштыра. Башта ул МТС дип аталса, аннан "Югары уңышка" дип йөртелә башлый.
1958 елда Балтач районы белән Чепья районы кушылгач, "Югары уңышка" белән беррәттән удмуртчага тәрҗемә ителеп, "Азьлане" ("Алга") газетасы да чыга башлый.
1962нче елда, Арча районы белән Балтач районы кушылганлыктан, газета "Коммунизмга" исеме белән йөртелә.
1965нче елда газета кабаттан Балтач районында "Хезмәт" исеме астында чыга башлый. Район газеталары белән төрле елларда редакторлар Г.Рәхмәтуллина, Җ. Ибраһимов, Р.Хөрмәтуллин, Х.Хәяров, С.Насыйбуллин, К.Ибраһимов, Р.Хөрмәтуллин җитәкчелек итә. Җәмгыятьнең рухи азыгына әверелгән район газетасы газаплы, авыр Бөек Ватан сугышы елларында да чыгудан туктамый. Хезмәт ияләрен фронтка ярдәм итәргә чакырып, өндәп язылган мөрәҗәгатьләр сан саен басыла. Фронтовик язмаларына урын киң бирелә. Ул чорда газетаны ике генә кеше - редактор Сөнгать Гыйбадуллин белән җаваплы сәркатип Рәкыя Шакирова чыгара. Аларга ярдәмгә штаттан тыш хәбәрчеләр килә.
Газета "Хезмәт" булып дөнья күрә башлагач, аның редакторлары булып 1965-1970нче елларда - Мәгъсүм Хуҗин, 1970-1972нче елларда - Дифгат Сираев, 1972-1987нче елларда - Әхәт Фазылҗанов, 1987-1995нче елларда - Хәмит Фазылҗанов, 1995-2013нче елларда - Нурулла Галиев, ә 2013нче елдан башлап бүгенге көнгә кадәр Вакыйф Зәкиев эшли.
Редакциядә авыл хуҗалыгы, тәрҗемә, социаль мәсьәләләр, хатлар, реклама, бүлекләре эшли. Соңгы ике елда редакциянең иҗат төркеме район җирлегендәге кече авылларга чыгып, социаль объектларда булып, авыл халкы белән якыннан аралашып, аларны борчыган мәсьәләләрне ачыклый. Бу "визитлар" "Хезмәт" десанты" исеме астында фотосурәтләр белән баетылып, сәхифә буларак газетабыз битләрендә укучыларыбызга тәкъдим ителә. Әлеге яңалыгыбыз райондашларыбыз тарафыннан хупланып, уңай бәя алды.
Газета үзенең иҗат дөньясы белән генә чикләнеп калмый, район, республика күләмендә үткәрелгән төрле конкурсларда даими катнашып килә, диплом һәм Рәхмәт хатларына ия була.
Тагын бер әһәмиятле вакыйгага тукталмыйча мөмкин түгел. Менә инде берничә дистә еллар «Хезмәт» газетасы призына районда традицион хоккей ярышлары үткәрелә.
Утыз биш меңгә якын халкы булган Балтач районында "Хезмәт" газетасы элек-электән үк актуаль басма булып сакланып килгән һәм бүген дә ул үзенең тарихи үткәненә тап төшермәслек итеп яшәргә омтыла.
Газетабызның күренекле шәхесләре.
Беренче редакторыбыз Рәхмәтуллина Гөлниса Закир кызы
1904 елның 7 ноябрендә Уфа губернасының Инзер поселогында чуен кою заводы эшчесе Закир Әхмәдиев гаиләсендә туган. Бала һәм үсмер еллары Троицк шәһәрендә уза. Башлангыч белемне дә шунда ала. 1920 елда педагогик курслар тәмамлый һәм Троицк тирәсендәге авылларда балалар укыта, наданлыкны бетерү хәрәкәтендә актив катнаша. Шушында ВКП(б)ның Балтач район комитетының булачак беренче секретаре Ф.Рәхмәтуллин белән гаилә коралар. 1931 елның декабрендә Балтач районы мәгариф бүлеге мөдире булып эшли башлагач, ВКП(б)ның район комитеты Г. Рәхмәтуллинага район газетасын чыгара башлауны оештыру бурычын йөкли. «МТС» исемле бу газетаның беренче саны 1932 елның гыйнваренда Арча типографиясендә басыла. «Ай ярымлык баламны куенга кыстырып, толыпка төренеп Арчага ат белән барып газетаның беренче санын бастырып кайттым», - дип искә ала ул көннәрне ветеран. Аңа газетаның яңадан берничә санын хәзерләргә һәм чыгарырга туры килә. Февраль аенда махсус редакторга - Казаннан килгән Талиб Әхмәдиевка тапшыра ул бу эшне.
Г.Рәхмәтуллина гомеренең соңгы чорын балалары янында Казан шәһәрендә уздыра. Шунда вафат була.
Хуҗин Мәгъсүм Хәмит улы
Язучы, журналист
1930 елның 15 маенда Саба районының Тәнәкә авылында туган. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый. «Татарстан яшьләре», Саба районында чыга торган «Җиңү байрагы» газетасында һәм 1962-1965 елларда Арчага кушылган алты район өчен чыгарыла торган берләштерелгән газета редакциясендә җаваплы секретарь булып эшли.
Балтач районы кабат үз статусын алгач вакытлыча чыгудан туктап торган район газетасы «Хезмәт» исеме белән яңадан чыга башлый. Аның редакторы булып М.Хуҗин билгеләнә. Редактор газетага яңа коллектив туплый, редакция бинасын реставрацияли, киңәйтә. Монда ул үзен журналист кына түгел, булдыклы оештыручы, чын хуҗалык җитәкчесе итеп таныта. М.Хуҗин редактор булып эшләгән чорда «Хезмәт» газетасы район тормышының чын мәгънәсендә көзгесенә әверелде, аны әйдәп баручы трибуна булды. Хезмәт алдынгылары, аларның хезмәте һәм яшәеше, омтылыш-хыяллары газета битләрендә якты чагылыш тапты. Аның битләреннән иҗади тормыш сулышы бөркелеп тора иде.
М.Хуҗин 1969 елда Казанга «Чаян» журналының җаваплы секретаре итеп күчерелде һәм 1990 елга кадәр шушы хезмәттә булды. Язучы буларак аның иҗат активлыгы нәкъ менә Казанда эшләү чорына туры килә. Язучының «Ерганак юл ала», «Өч каен ышыгы», «Курагай атлары», «Авылым урамнары», «Урманлы үр» һәм башка күп исемдәге китаплары бар.1997 елда аңа үзенең якташы Ф. Хөсни исемендәге премия бирелде.
Татар әдәбиятын үстерүдәге хезмәтләре өчен 1986 елда Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме бирелде.
Сирай Дифгат (Сираев Дифгат Шәмси улы)
Шагыйрь, журналист
1933 елда Алабуга районының Камай авылында туган. Шушында урта мәктәп тәмамлый, дүрт ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. Армия хезмәтеннән кайткач, Менделеевск шәһәрендә халыкка көнкүреш хезмәте күрсәтү комбинатында эшли. Шушы чорда район һәм республика газеталарына языша башлый, шигырьләр яза. 1965 елда Д. Сирай Балтач районы газетасында җаваплы секретарь булып эшли башлый. 1969-1972 елларда аның редакторы була. Шушыннан Мәскәүгә Югары партия мәктәбенә укырга җибәрелә. Укуын тәмамлап кайтканнан соң гомеренең ахырына кадәр «Социалистик Татарстан» газетасы редакциясендә эшләде.
Шагыйрь һәм журналист буларак Д. Сирайның иҗат активлыгы бигрәк тә Балтач районында эшләү чорына туры килә. Ул берничә шигырь җыентыгы авторы. Алар арасында «Саумы, тормыш» (1968), «Кеше турында җыр» (1974), «Мәхәббәтем» (1983) җыентыкларын әйтергә була. 2003 елда «Үзәннәрдә калам» исемле күләмле шигырь җыентыгы дөнья күрде.
1985 елда фаҗигале рәвештә вафат булды.
Д. Сирайның туган авылындагы мәктәптә аның тормышына багышланган музей эшли.
Фазылҗанов Әхәт Хәбри улы
Журналист, язучы
1927 елның 29 ноябрендә Әтнә районының Комыргуҗа авылында туган. Шушында җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң ике ел колхозда эшли. Ә. Х. Фазылҗановның иҗади эшчәнлеге 1967 елдан башлана, ул «Социалистик Татарстан» газетасының зона корреспонденты булып эшли, ә 1972 елда Балтач районында чыга торган «Хезмәт» газетасы редакторы итеп билгеләнә. Аның шуннан соңгы гомере тулысы белән Балтач төбәгенә бәйле. Тирән фикерле, киң энциклопедик мәгълүматлы, югары зәвыклы шәхес булуы, гади авыл кешеләрен ихлас күңеле белән яратуы аңа Балтач халкының тирән ихтирамын китерде. Әнә шул күркәм сыйфатлары белән редактор буларак, район газетасын чын халык трибунасы югарылыгына күтәрүгә иреште.
Ә. Х. Фазылҗанов гаять үзенчәлекле язучы да. Аның хикәяләренең геройлары да беркатлы, ихлас күңелле, гыйбрәтле язмышлы авыл кешеләре. Ул берничә хикәяләр җыентыгы авторы. «Күкчәчәк бөресе», «Яшисе килә», «Үрдәкләр нәрсәдән көләләр?», «Көтелмәгән очрашу» исемле җыентыклары укучылар тарафыннан гаять җылы кабул ителде. Күп тапкырлар төрле иҗади конкурсларда җиңеп, Дипломнар һәм премияләр яулады.
Матбугат өлкәсендәге озак еллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен Ә. Х. Фазылҗанов 1977 елда Татарстан АССРның атказанган мәдәният хезмәткәре, 1987 елда РСФСРның атказанган мәдәният хезмәткәре дигән югары абруйлы исемнәр бирелде. «Германияне җиңгән өчен» медале иясе.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250