Бездә кунакта мәртәбәле шәхесләр
Узган елның июль аенда безгә Бакый абый Зыятдинов шалтырата:
- Сезнең авылда туып үскән Нәкыйп мулланың оныклары - бик зур укымышлы кешеләр, бабаларының туган, яшәгән авылын күрәселәре килә икән, безнең Азат аларны алып кайтырга уйлый, - ди.
- Үзебезгә кайтсыннар, чөнки минем картым Габдерәуф без 10 ел Ташкентта яшәгәндә (1959 - 1969нчы елларда) Нәкыйп мулла белән танышып, аралашып, аның уллары Нәҗип һәм Әхмәт белән танышып, кунакта булды. Нәҗип дигән улы ул чакта Ташкентның 40 мең эшчесе булган туку фабрикасының баш инженеры иде, икенче улы Әхмәт бөтен Ташкент буенча алтын-көмеш сату кибетләренең баш директоры иде. Ә безгә кунакка Азат алып кайткан шәхесләр Фәрит Нәҗип улы Ибраһимов тарих фәннәре докторы, профессор, үзе фирма ачып, чит илләрдән кыйммәтле эмаль порошогы кайтартып, аны урнаштырып эшләүче директор, Асия Әхмәт кызы Хәлимбаева - тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Фәннәр Академиясенең канцелярия мөдире, аның улы - Илдус Котдус улы Заһидуллин (Нәкыйп мулланың оныкчыгы) ул да зур, укыган кеше, тарих фәннәре кандидаты.
Шушы кешеләр бездә 3 сәгать кунак булдылар, тауларны, урманнарны, болыннарны, чишмәләрне, инешләрне карточкага төшерделәр, киленебез Лилия истәлеккә дип алармы да фотога төшерде. Шушы мәртәбәле кунаклар белән безне очраштырган кеше - Таузар авылы егете, техник фәннәр докторы, профессор, Татарстан Фәннәр Академиясе корреспонденты, фән һәм техника дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Азат Зыятдинов (Бакый абыйның энесе) булды. Азат мәртәбәле кунакларны Сосна Пүчинкәсенә бөек язучыбыз, шагыйребез Габдулла Тукайның әнисе - Бибимәмдүдә каберенә, Кушлавычка, Кырлайга һәм тагым бик күп күренекле урыннарга алып барды. Без аларга бик рәхмәтлебез, исәнлек-саулык телибез.
Рәсемдә: безнең гаилә килгән кунаклар янәшәсендә.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
7 июль 2022 - 13:21Район башлагы кайсы хуҗалыкларда терлек азыгы хәзерләү барышы белән танышты? (+фото) Күмәк хуҗалыкларда хезмәтнең киеренке чагы, быелгы җәйнең бәрәкәтле яшеллегеннән кышкы чорга терлек азыгы хәзерләү планлы рәвештә дәвам итә.1000
-
7 июль 2022 - 12:11Корбан бәйрәме чорында чалынган малларның калдыкларын үләт базларында үтильләштерү сорала Балтач ветеринария берләшмәсе барлык мөселманнарны 9,10,11 июль көннәрендә Корбан бәйрәме чорында чалынган малларның калдыкларын үләт базларында үтильләштерүегезне сорый.3900
-
7 июль 2022 - 10:46"Сабантуй" ял паркында узган физик мөмкинлекләре чикле райондашлар Сабантуеннан фоторепортаж Бәйрәм искиткеч матур оештырылган, уен-көлке, жыр-бию гөрләп бар11601
-
7 июль 2022 - 08:36Балтачта палаткалы лагерь эшли башлады
-
4 июль 2022 - 13:51Түбән Кенә авылында гомер итүче Флера Мотыйгулла кызы Ибраһимова күркәм юбилеен каршы алды.
-
4 июль 2022 - 13:50“Хезмәт” укып, чебиле булган Камил Әхмәтханов.
-
1 июль 2022 - 08:15Газетаның 25нче санында (1 июль, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар45900
-
29 июнь 2022 - 09:30Корбанга яхшы токымлы тәкәләр, сарыклар сатыла. Чалып бирү мөмкинчелеге дә бар. Т.: 8-9173-92-48-16.60800
-
6 июль 2022 - 13:56«Идел Online» YouTube каналында яңа видео «Тайм-аут»ның яңа чыгарылышы каратэ турында.124900
-
5 июль 2022 - 20:11Аллам сакласын: үзенә кабер казуны таләп иткәннәр Коточкыч хәлне тикшерү тәмамланды.77201
-
5 июль 2022 - 16:11Хастаханә командасы спортта да сынатмый! (+фото) Районыбызның үзәк хастаханә хезмәткәрләре «Сәламәтлек 2021-2022” республика спартакиадасында катнашып, авыл командалары арасында уңышларга ирешеп кайттылар.47001
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика