Хезмәт

Безне ефәк гөмбәз таныштырды

"Җил уңаена борылырга җыенганда гына янәшәмнән яртылаш та ачылып җитә алмаган гөмбәз белән берәүнең зур тизлектә аска томырылганын күреп алдым. Калганын секундлар хәл итте..."

Кукмара районының Мәмәшир авылында  минем сугышчан якын дустым яши. Рәшит Мөхлисуллин белән безне зәңгәр күк, ефәк гөмбәз очраштырды. Без аның белән белән бергә 1971 елның җәендә Литва җирендә (бүген чит дәүләт) һава- десант гаскәрләрендә өйрәнүләр уздык. Сержант, инструкторлар әзерләүче автобатта Балтачтан берүзем, ә якын-тирә районнардан  Кукмара егете Рәшит кенә бар иде.

Армия хезмәте “шома” гына узмады. Сикерешләр барышында фаҗигагә таручылар да булды. Минем белән бер үк корабтан сикергәндәТүбән Кама районының Макаровка авылыннан Николай Уткин әнә шулай һәлак булды. Литва җирендә табутын салкын гүргә иңдерүем яшьлек елларымның иң аяныч, иң тетрәндергеч хатирәсе булып саклана (Рәшит тә бик яхшы хәтерли ул вакыйганы). Якташлар дип, якын итеп сөйләшеп йөрсәк тә, ярты ел үткәч, Рәшит белән юлларыбыз  аерылды.   

Кукмарада, безнең район белән чиктәш авылларында булырга туры килгәндә, Мәмәширне бик ерак ул, диләр иде. Тәфсилләп сөйләп тормыйм: Рәшит белән табышуыбызга 7 генә ел әле. Аның турында очраклы рәвештә генә юлыккан мәмәширлеләрдән  сорап, үземнең  “координаталарым”ны җибәргән идем. Ул минем кайсы авылдан булуымны оныткан, ә үзләре, баксаң, Казанга  безнең авыл аша йөриләр икән.

Берничә тапкыр алар – бездә, без аларда кунакта булдык. Сөйләшеп сүзләр бетәрлек түгел. Өч ел элек без бергә 60 яшьлек юбилейларыбызны уздырдык. Үзе һәм  хатыны ягыннан якыннары белән очраштык. Казанда яшәүче уллары, киленнәре, үз авылларындагы кызы-кияве - барысы да якын туганнар кебек.

Юбилеемда Рәшитне тагын бер десантчы, күршем, Кукмараның автомәктәп җитәкчесе Рафаэль Фәйзрахманов белән таныштырдым әле. Бездән берничә елга кече бу күршем хәрби хезмәтне Болград шәһәрендә (Украина) узган икән.    Нәкъ менә Рафаэль, бер төркем яшьтәшләре, авылдашларым, Наил Низамиев, Равил Хәкимов, күрше авыл егетләре Рәшит Ильясов һәм Исмәгыйль Шакировлар кайткач, алар белән иң беренче булып десантчылар бәйрәмен үткәрдек.

Еллар үтеп, мондый очрашулар районкүләм төсмер алды. Десантчыга хас үзара ярдәмләшү үрнәген Рафаэль хәрби өйрәнүләрдә, сикерешләр вакытында күрсәтә: “Очкычтан аерылгач, билгеләнгән вакыт аралыгында боҗраны тарттым. Баш өстемдә кояш чыккан кебек гөмбәз ачылды. Җил уңаена борылырга җыенганда гына янәшәмнән яртылаш та ачылып җитә алмаган гөмбәз белән берәүнең зур тизлектә аска томырылганын күреп алдым. Калганын секундлар хәл итте”. Иптәшен парашюты белән бергә кулына асып төшә ул. Инде бу вакыйгага 40 елга якын вакыт үтсә дә, кабатлатып сөйләтә алганым юк үзеннән. Әмма истәлек өчен дип, үзе турында язылган, рәсеме урнаштырылган өлкә газетасын алып кайткан була күршем. Аны миңа, улына күрсәтмичә генә, үзе Бөек Ватан сугышы ветераны, мәрхүм Саттар абый укыткан иде.

Рафаэль мактанырга яратмый: «Андый очракта кем дә шулай эшләр иде», — дип куя. Балтачның зәңгәр беретлылары исеменнән Кукмараның «канатлы гвардияче»ләрен десантчылар көне - Һава-десант гаскәрләренең 90 еллыгы белән котлап, изге теләкләремне юллыйм.

Реклама

 

Рамазан ФӘРЗИЕВ,

запастагы гвардия сержанты.

Балтач районы, Салавыч авылы.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: