Хезмәт

Безнең әңгәмә. Эшмәкәр белән үзмәшгуль: арасында шактый зур аерма бар

2019 елның 1 гыйнварыннан Мәскәү шәһәрендә, Мәскәү һәм Калуга өлкәләрендә, шулай ук Татарстан Республикасында һөнәри керемгә махсус салым режимын билгеләү  юнәлешен өйрәнү өчен тәҗрибә үткәрелә башлады.

Халык телендә аны үзмәшгульлек, дип атап йөртәләр. Аны шәхсән үзе, эшчеләр җәлеп итмичә эшләүче һәм даими керем алучылар рәсмиләштерә алалар. Бу тәҗрибә кысаларында район үзмәшгульлек булдыру буенча үзенә бурыч алды. Хәзергә районда 87 кеше рәсми рәвештә теркәлгән. Моныӊ бик аз икәнен ассызыклап үтәргә кирәк. Бер генә юнәлеш – шәхси хуҗалыкларда 1066 техника, шуныӊ 753 трактор булуын гына искә алсак та, мәсьәләнеӊ шулай икәне ачык күренә. Бу салым режимы хәзергә яңа, шуңа да аның турында, ялгыш фикерләр дә, имеш-мимешләр дә йөри. Бу юнәлештә катлаулы сорауларга җавап бирүен сорап, Балтач район башкарма комитеты җитәкчесенеӊ беренче урынбасары Илшат ГАЛИМУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.

– Илшат Солтанович, үз эше белән шөгыльләнүчегә бу тәҗрибә отышлымы соң? Кирәкме бу, нәрсәдән саклый? Төп сәбәпләрен әйтеп үтмәссезме?

– Үзмәшгуль булып теркәлгән кеше үзен хокукый кырда куркынычсызлыгын тәэмин итеп кенә калмый, ә бәлки яңа статусыннан күбрәк табыш та кертә ала.

Элек легаль рәвештә эшләргә теләгән кешеләр коммерция эшчәнлеге алып бару өчен шәхси эшмәкәр буларак теркәлергә тиеш иде. Аларга бизнесларының ничек баруына бәйсез рәвештә кимендә 30 мең сум иминият взнослары түләргә туры килде. Эшмәкәрлек эшчәнлеге даими табыш китерсә, әллә ни зур сумма түгел инде. Әмма буш вакытыгызда эшләнгән эшегез отышлы булмаса яисә авырып китсәгез, бүтән сәбәп белән товарыгызны сата алмасагыз, түләнгән 30 мең сум бөтен табышыгызны “ашарга” мөмкин. Ә үзмәшгульләрнең мондый проблемасы юк. Алар интернет челтәре аша “Минем салым” кушымтасында теркәлгән керемнәреннән чыгып кына түлиләр. Әгәр физик затка хезмәт күрсәтсәӊ, яки үзе җитештергән продукцияне сатсаӊ, алган табышның 4 проценты күләмендә, юридик затка, шәхси эшмәкәргә хезмәт күрсәтсәӊ яки сатсаӊ табышының 6 проценты күләмендә салым түләнә.

Үзмәшгуль булыргамы, әллә юкмы – һәркем үзе хәл итә. Юридик затлар белән эшләү, түләүләрне клиентларга уңайлы ысул белән кабул итү мөмкинлекләре туа бит.

Теркәлү процессы бик гади. Салым да автоматик рәвештә исәпләнә. Документлар рәсмиләштерү өчен вакыт әрәм итәргә, салым хезмәтенә дә йөрергә кирәк түгел. Барысы да дистанцион рәвештә башкарыла. Смартфон, планшетың, Интернет тоташкан компьютерың булса, шул җитә.

– «Һөнәри керемгә салым» махсус салым режимы системасы кемнәр өчен эшли соң?

– Эшчәнлекне теркәүнең яңа системасы үзенә эшли торган һәм хезмәт күрсәтеп, үзе җитештергән продуктлар, товарлар сатып керем алучылар өчен эшләнде. Бу парикмахерларга, башка кешеләргә үз эшләрен теркәп ачыктан-ачык, законсыз эшчәнлек алып барган өчен салым органнары яки эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре штраф салудан курыкмыйча эшләргә мөмкинлек бирә. Ә штраф күләмнәре аз түгел. Полиция 500 дән 2000 сумга кадәр, салым органнары 40 000 сум, әгәр керем 400 000 сумнан артса, аның 10 проценты күләмендә штраф сала.

– Нинди эшчәнлек белән шөгыльләнүчеләр үзмәшгульләр булып теркәлә алалар соң?

Реклама

– Федераль салым инспекциясендә бу система транспорт, төзелеш, йөк ташу, фото-видео, массаж, маникюр хезмәте күрсәтүчеләр, заказ буенча камыр ашлары пешерүчеләр, бәйрәмнәр оештыручылар (тамада), массажистлар, сувенир ясаучылар, таксистлар, бухгалтерлар, юристлар һәм башкалар өчен кулай  дип саныйлар.

– Рәсми теркәлгәч, “үзмәшгуль” шәхси эшмәкәргә әвереләме инде?

– Юк, үзмәшгульлек эшмәкәрлек эшчәнлеге алып баруның аерым статусын аңлата. Эшмәкәр белән үзмәшгуль арасында шактый зур аерма бар. Үзмәшгуль булып теркәлү күпкә җиңелрәк. Зур хезмәт таләп итә торган исәп-хисап алып барырга, отчет бирергә кирәк түгел. Ә эшмәкәрнең дәүләт алдында шактый күп бурычлары бар. Салым исәбе алып барырга, отчет тапшырырга, онлайн-касса алырга кирәк түгел.

– Үзмәшгульлек белән шөгыльләнүченеӊ хезмәт стажлары барамы һәм аларныӊ иминият пенсияләрен туплау мөмкинлеге бармы?

– Шәхси эшмәкәрләр үзләре өчен (2019 елда – 36238 сум) иминият взносы, шулай ук пенсия иминиятенә 300 мең сумнан арткан керемнең 1 процентын күчерергә бурычлылар. Шул түләүләр бәрабәренә аларның стажы формалаша, пенсия баллары туплана. Ә үзмәшгульләрне дәүләт үзләре өчен взнос түләргә мәҗбүр итми, шунлыктан аларга стаж, пенсия баллары да исәпләнми.

Әмма пенсия региондагы яшәү минимумы күләмендә билгеләнә. Татарстанда ул хәзер 8232 сумны тәшкил итә. Ләкин үзмәшгуль пенсия баллары һәм стаж тупларга теләсә пенсия иминиятенә взнослар кертә ала. Моның өчен 2019 елда 29354 сум яки аена 2446,17 сум түләргә туры киләчәк. Иминият взнослары түләргә теләүчеләр тору урыны буенча пенсия фондына мөрәҗәгать итәргә һәм түләүче сыйфатында теркәлергә тиеш булалар.

– Үзмәшгуль булып ничек теркәлергә була?

– Үзенә эшли торган физик затка рәсмиләшү өчен смартфонга яки андроидка “Минем салым” кушымтасын күчереп алу җитә. Аннары паспортны сканировать итәргә һәм селфи ясарга кирәк. Имза урынына кушымта камерага күз кысып алуны сорар. Кушымтадан тыш Федераль салым службасы сайтында, банк бүлекчәсендә теркәлергә мөмкин.

Бу мәсьәлә буенча хәзер районда махсус хезмәткәр эшмәкәрләргә ярдәм итү фондының региональ вәкиле Зәйнуллин Рүзәл Фәрит улы шөгыльләнә. Ул Балтач бистәсенеӊ күпфункцияле үзәгендә (1 нче тәрәзә) урнашкан бүлмәдә кабул итә. Кабул итү көннәрендә мөрәҗәгать итү уӊайлырак булачак: сишәмбе 9.00 дан 12.00 сәгатькә, пәнҗешәмбе 13.00дән 17.00 сәгатькә кадәр. Телефон: 89874146775

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: