Хезмәт

Безне өмет яшәтте

Сугыш башланган елны мин беренче сыйныфка укырга кердем, - дип башлады сүзен очрашуга Яңгул авылыннан кайткан Марзия апа Кадыйрова.

- Әти сугышка китте. 41нең декабрендә коточкыч суыклар булды. Минус 45-50 градуска җиткән. Алмагачлар өшеп беткән. Әтине гел көттек. Әмма ул сугыштан кайтмады. Безне өмет яшәтте...
Балтач авылыннан кайткан сугыш ятиме Люция апа Курамшина да очрашуда катнашкан укучы балаларга үгет-нәсихәтләрен тапшырды:
- Яшьләр, әти-әниләрегезгә, әби-бабайларыгызга карата мәрхәмәтле булыгыз, аларның үткәнен, авылыбыз тарихын белегез, өйрәнегез. Авыл тарихы төпкелендәге мәрхәмәтлелек, үзара ярдәмчеллек, кешелеклелек тамырларын өйрәнеп, акның ак икәнен, сирәк булса да тормышта чагылыш тапкан болганчык суның нилектән томанлы икәнен аңлап үссәгез иде.
Норма авылыннан кайткан Зөлхәбирә апа Шәрәфетдинова да сүзсез калмады:
- Сугыш елы иде. Укытучылар салкын клубта авыл халкына концертлар куйды, спектакльләр күрсәтте. Хәтеремдә, укытучы Бану апа "Галиябану" спектаклендә Хәлил булып уйнады. Ир-ат укытучылар юк иде. Мин үзем дә кечкенәдән җыр-моңга, сәхнәгә тартылдым.
Тыл ветераннары, сугыш ятимнәре һәм сугыш чоры балаларының буыннар очрашуы бик тә әсирле үтте. Тамырлары Түнтәрдән булып, районыбызның башка авылларында яшәүчеләр дә чакырылган иде. Аларның күпчелеге килә алган. Залның үзәгендә Түнтәр ветераннары булды. Гомер буе колхозда тракторчы булып эшләгән Тәлгат Вәлиуллин, Сөнгать Хәмидуллин, Равил Мөбәракшин, тимерче Габделбәр Исмәгыйлов, электрик Габделбәр Фәйзерахманов, терлекчеләр Сания Хәкимова, Наилә Хәкимова, Маһирә Вәлиева, Өрфәйдә Мөбарәкшина, Гөлзәйнәп Миңнемуллина, Разия Гыйматдинова, Гөлфирә Якупова, Фәния һәм Равил Хәбибуллин һәм башка бик күп авылдашлар (гафу итегез, барыгызны да санап бетереп булмады) сугыштан соңгы елларда авылны саклап калу өчен зур көч куйганнар. Колхозны төзегән, сугыш елларында бөтен авырлыкны үз җилкәләрендә күтәргән әниләре, әби-бабайлары традициясен дәвам иткән. Берлин алынгач та, авылга рәхәтлек килмәгән.
1947нче елгы корылык халыкны тоташ ач калдырган. 1941-45нче елларда авылда 121 кеше вафат булган. Шуның 42се балалар. 1947- 48нче елларда янә 25 авылдаш кырылган. Шуның 7се балалар. Авыл халкы 1958нче елда гына авыз тутырып ипи ашый башлаган.
- Юк, районнан бернинди күрсәтмә дә булмады. Укытучылар белән киңәштек тә, үзебез оештырырга булдык, - дип аңлатты мәктәп директоры Рәйсә Галимҗановна. - Башта ныклап исемлекне барладык. Чакыру билетлары өләштек. Компьютер презентациясе эшләү өчен ветераннарның фотоларын җыеп алдык. Укытучылар һәм укучылар концерт номерлары хәзерләделәр, мәктәп ашханәсе пешекчеләре тәмле ашлар пешерде. Ашау-эчү чыгымнарын күмәк хуҗалык күтәрде. "Оештырыгыз гына, азык-төлектән тормыйбыз", диде Рамил Әнәсович.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: