Безнең яшәеш
Балтачыбыз соңгы елларда бала туу арту буенча республика күләмендә алдынгы урыннарны яулап килә, быелгы нәтиҗәләр дә сөенечле.
Район ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматларда агымдагы ел дәвамында якты дөньяга аваз салган сабыйларның саны сентябрь аенда ук 331 гә җиткәнлеге күренә. Бу узган елның 1нче октябренә теркәлгән күрсәткеченнән 24кә күбрәк. Ә шушы чорда бакыйлыкка күчүчеләр саны, киресенчә, кимрәк булу белән тамгалана. Былтыр 294 кеше вафат булса, быел 283 кеше дөнья куйган. Гаиләләрне теркәү буенча да быелгы күрсәткечләр куандыра ала: 210 пар никахларын рәсмиләштергән, ә узган ел 194 очрак булган. Ләкин ни сәбәпледер, аерылышучылар саны гына артык, былтыр -46, быел 52 гаилә таркалган. «Бу сан ел ахырына кадәр әле тагын артачак бит, тормыш мәшәкатьләренең чишелешен таба алмаган көчсез гаиләләрнең саны күбәя бару күңелебезне борчый...», диләр үзәк ЗАГС хезмәткәрләре. Бу бит ничәмә-ничә бала ятим һәм гаилә учагы җылысыннан мәхрүм калды дигән сүз.
Безнең яшәешебез шушы күрсәткечләр белән бәяләнә. Артабыз яки кимибез... Соңгы елда электрон хезмәт күрсәтү мөмкинлеге булдырылу да яшь парларның санын арттыру максатыннан эшләнә. Интернет аша, өйдән чыкмый гына туй көннәрен билгеләп, гариза калдырган 11 парның инде 8е гөрләтеп туй ясарга өлгергән.
Быел туйлар кайсы айларда күбрәк булды икән соң? Августта мөселман календаре буенча Рамазан ае булу сәбәпле, ураза туры килү мәҗлесләрне тоткарлап, кичектереп торырга мәҗбүр итте. Ә аннан соңгы сентябрь исә, туйларга бай ай булды - барлыгы 35 пар гаилә корган булып чыкты. Шул исәптән март, июнь айлары да калышмый. Язын - 34, ә ямьле җәйдә 21 яшь пар кавышкан.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 июнь 2022 - 18:41Җир шарының гүзәл чәчкәләре Балалар тормышыбызның бар яме, бар мәгънәсе, илһам чыганагы. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.4100
-
26 июнь 2022 - 17:11Вормонлэн кырӟанэз чузъяськиз 18-19-тӥ инвожое Пестрецы ёросысь Альвидино гуртын «Военные игры «Элбэдэн» шуыса нимаськись военно-исторической реконструкцияя IV-тӥез Всероссийской фестиваль ортчиз.5600
-
26 июнь 2022 - 15:41Мөселман балалар сабан туена көтәбез! 17 июльдә Бөрбаш авылында унбишенче тапкыр мөселман балалар сабан туе булачак.8900
-
23 июнь 2022 - 15:29Район электр челтәре балалар өчен “Сабантуй” ял паркында бик матур бәйрәм үткәрде
-
23 июнь 2022 - 15:28Район электр челтәре балалар өчен “Сабантуй” ял паркында бик матур бәйрәм үткәрде
-
23 июнь 2022 - 08:42Балтачлылар «Хәтер шәме» гомумроссия акциясенә кушылды
-
25 июнь 2022 - 09:00Көек юлындагы яңа фермада корбанга яхшы токымлы сарыклар, тәкәләр сатыла Чалып бирү мөмкинчелеге дә бар. Т.: 8-9173-92-48-16.19700
-
24 июнь 2022 - 10:00Газетаның 24нче санында (24 июнь, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү, эшкә чакыру һәм башкалар28100
-
24 июнь 2022 - 08:16Зур бәлеш пешерүче Альбинаның төп пешекчесе Нурҗиһан апаның хәлләре ничек микән?! Хәерле эшләр булсын, Балтачым! Ниятләгән гамәлне исән-сау, бәрәкәтле итеп башкарып чыгарга язсын!65901
-
24 июнь 2022 - 12:11Балтач районына яңа прокурор билгеләнде (+фото) Бүген районыбызга эшлекле сәфәр белән ТР прокуроры Илдус Нәфыйков килде.57900
-
25 июнь 2022 - 20:11Кили – районыбызның гүзәл почмагы Авылыбызны яратабыз, аны ташлап, калага китәсе килми, диләр биредә яшәүчеләр43500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика