Безнеке түгел, әмма...
Өмәләрдән соң Балтачыбыз беразга гына булса да җиңел сулап куйды. Әмма бер көн үтүгә урамнарда янәдән чүпләр күренә башлады.
Битарафлыкмы бу? Аңламассың. Чисталык белән көрәшү инде ничә еллар дәвам итә. Катгый чаралар, штрафлар, җирлекләргә рейдлар белән чыгу - һәммәсе дә халыкны мәҗбүри булса да чисталыкка тарту максатыннан эшләнә. Әмма бүре баласы бүреккә салсаң да урманга карый дигәндәй, безнең халык тирә-якны чистартудан түгел, ә киресенчә, пычратудан тәм таба.
Тирә-ягын пычратуда гаепләп, төртеп күрсәтсәң: «Күршеләр дә шулай эшли, ник миңа гына ярамый», дип сукрана ук башлыйлар. «Кызыл линия» хакында сүз барганда исә, күпләр мин ул хакта белмим, дип җаваплылыктан кача. Газ торбасы үткән урынны «Кызыл линия» дип күзаллаучылар да шактый. Урамга су канализациясе казып, аның кырына чәчәкләр утыртуны төзекләндерү кагыйдәләрен бозмау дип санаучылар да бар.
Киләчәктә күңелсез хәлләргә юлыкмас өчен берничә, әмма бик кирәкле кагыйдәләрне искә төшереп үтү урынлы булыр. Койманың тышкы ягы ул безнеке түгел, ул гомуми кулланыштагы җир. Безнеке булмаса да, аны чиста тоту безнең карамакта. Шуңа күрә бирегә су канализацияләре казу җирлекнең төзекләндерү кагыйдәләрен боза дигән сүз. Тирә-ягын чәчәкләр белән бизәсәң дә, бу закон бозуга керә. Тыкрыклар да гражданнарның шәхси җире түгел, шуны онытмыйк. Бирегә төзелеш материаллары, каз-чеби оялары кую катгый рәвештә тыела. Югарыда язылганнарның чисталыкка ни катнашы бар, дип аптыраучылар да булыр. Чисталык ул тирә-юньне чүп-чардан арындыру гына түгел, ә янәшә-тирәбезне төзек тоту дигән сүз дә.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 09:21Руслан Рәфыйков - беренче. Котлыйбыз! 18-21 май көннәрендә Мәскәүдә, Казанда һәм Изге Болгарда көрәш буенча Дөнья Кубогы ярышлары узды.4901
-
23 май 2022 - 08:16Балтачта иң яхшы футболчыларны ачыкладылар (+фото) 2011-2012 елгы егетләр арасында футбол буенча Норма мәктәбе беренчелеге булды.7801
-
22 май 2022 - 21:41Эч катуны кефир белән груша бетерә Бу әчкелтем ризыкта эчәклек өчен мөһим булган пробиотиклар бар.12101
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар29200
-
21 май 2022 - 21:41Туй алдыннан хыянәт итте Туй көне билгеләнгән иде инде. Зурдан кубып туйга әзерләнеп йөргәндә, яраткан кешемнең хыянәт итүен белдем. Бу хәл аяз көнне яшен суккандай булды.60801
-
21 май 2022 - 18:41Гармун моңы безне берләштерә Бүгеннән газетабыз битләрендә яңа «Милли моңнар» дип аталучы яңа проект чыга башлаячак һәм ул гармунчы, баянчы, тальянчы, хромкада уйнаучыларга, әлеге уен коралларын төзекләндерүчеләргә, инде исемнәре тарихка гына кереп калган райондашларыбызга багышланачак. Шулай ук төрле конкурс һәм бәйгеләргә дә бай булачак.41401
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика