Хезмәт

Бәхет туе да насыйп булсын!

Бриллиант туй. Ягъни, 60 ел иңне иңгә куеп яшәү, әти-әни булу бәхетен тою, тормыш авырлыкларын җиңү, бәхетле картлыкка парлап аяк басу, онык һәм оныкчыкларны назлап соя алу.

Алда санап үткән әлеге төшенчәләр Кенәбаш авылында гомер итүче Өммегөлсем апа белән Гафурҗан абый Рәхимҗановлар турында. Үз-үземне белә башлаганнан бирле апарны бары үрнәк яктан гына беләм мин. Өмме­гөлсем апаны авыл халкы үз итеп Мөгелсем дип кенә дәшә. Әбиләргә хас саф, эчкерсез йөзе, һәрчак сине бүлдермичә тыңлавы һәм киңәшләрен биреп юатуы, дөрес юлга кертеп җибәрүе аңа булган ихтирамны арттыра гына. Гафурҗан бабай да тирә-юньдә чын гаилә башлыгы буларак билгеле шәхес. Аннан тормыш иптәшенең уңай сыйфатларын әйтеп узуын, нигә нәкъ менә аны гомерлеккә яр итеп сайлавын сорыйм, ул тыныч кына: «Өммегөлсем бик тыныч холыклы кеше. Әти-әнигә беркайчан да тәмле телен жәлләмәде, аларны ихтирам итеп яшәде. Миңа ул чын хатын була белде, кайнар ризыктан, чиста киемнән өзмәде. Балаларыбызга да әни мәхәббәте аша тәүфыйклы, игелекле булу төшенчәләрен салган ул. Дөрес, тормыш сикәлтәсез генә бармады, язмыш тез астына бик нык суккан чакларда без бердәм булдык. Ул күз яшьләре аша авырлыкны җиңсә, мин аңа карап көчле булырга тырыштым. Аллаһыга шөкер, парлап мондый көннәрне дә күрергә насыйп булды. Ходай киләчәктә дә шундый тигез, имин тормыш бирсен иде». Бүгенгәчә хатын-кызга хас тыйнаклыкны һәм күркәмлелекне җуймаган Мөгелсем ападан яшь килен булып торган чакларын искә төшерүен сорадым. «Безнең яшьлек авыр елларга туры килгәнлектән, бүгенге кебек мул тормышта рәхәтләнеп яши алмадык. Шулай да аздан гына тәм таба, ямь күрә белә идек. Бүгенге яшьләр кебек әти-әни каршында ирең белән иркенләп сөйләшеп, бер-береңә карашып торулар юк иде. Кырын сүзләр ишетмәс өчен башны иеп йөрергә туры килгән чаклар да булды. Шуңа да карамастан, арада мәхәббәт җепләре беркайчан өзелмәде. Гафурҗан эштән бик арып, кәефсезрәк кайткан көннәрендә, аның башын юк-бар белән катырмадым. Киресенчә, ул яратканча өстәл әзерләргә тырыштым, йок­ларга ятканчы мендәрләрен кабартып, бисмилла әйтеп сыйпый идем. Яшьләргә дә теләгем шул, бер-берсенең кадерен исән чакта белсеннәр иде. Яшь чакта олыларга буйсынмыйча булмый, ләкин еллар барган саен хәлләр үзгәрәчәк, үзең шул өлкәннәр урынына калачаксың», ди авылыбызның хөрмәтле әбисе.

Яшь чагында чибәрлеге белән күп кенә кызлар күңелен җилкендереп торган Гафурҗан абый, егетләр күңеленә дә шом салып чәчәктәй гүзәл, җиләктәй кып-кызыл иренле Өммегөлсемне 1951нче елның 25нче октябрендә үзенең гомерлек юлдашы итә. Өммегөлсем апа килен булып килгәндә кайнанасы авыру, урын өстендә була. Аны 3 ел тәрбияләп, кадер-хөрмәттә яшәтә ул. Гафурҗан абый кыш көне Лаешта урман кисә, 5 ел кайта-китә йөри. Ә хуҗалык алып бару Өммегөлсем апа өстендә була. «Нишләтәсең, заманы шундый иде. Ашарга ризык, өскә кияргә кием, ягарга утын булмады», дип уфтанып искә ала ул.

Гомере буе иренә тугрылыклы булган Мөгелсем апа тормыш иптәшенә 5 бала бүләк итә. Тәгәрәшеп үсеп, тирә-якка таралып, тормыш корып җибәргән балалар Рәхимҗановлар гаиләсен 14 тапкыр әби-бабай итә. Инде тукса­нынчы яшьләре белән баручы бриллиант туй ияләре оныкчыклар ярату бәхетенә дә ирешкән. Өммегөлсем апаның балачагы да авыр елларга туры килә. Сугыш башланып 2 абыйсы да яу кырына чыгып киткәч, бөтен авырлык яшь кызлар җилкәсенә төшә. Чыпта сугу, чабата ясау, аларны Арча базарына җәяүләп илтеп-сатып, өйгә ризык алып кайту Өммегөлсем апага насыйп була. Үзенең 15 яше тулган көнне, ягъни 1945нче елның 5нче маенда Җиңү хәбәрен ул Арча станциясендә ишетә. Ләкин абыйлары гына кире туган якларга әйләнеп кайтмый.

Гафурҗан абыйның да малайлык чорына авыр еллар туры килә, аңа бик яшьләй ат җигеп, төрле эшләр башка­рырга насыйп була. Озак еллар колхозда ат караучы булып эшли, терлекчелектә хезмәт куя, кайда гына эшләсә дә хезмәтен намус белән башкара.

Аларның икесен дә авылда бик хөрмәт итәләр, инде 82нче яше белән барса да Өммегөлсем апаны мәрхүмнәрнең васыяте, туганнарының соравы буенча соңгы юлга озату йоласын башкарырга да чакыралар, Коръән ашларын­нан да калдырмыйлар. Кенәбаш авылында һәркем яратып, хөрмәт итеп яшәүче Рәхимҗановлар гаиләсе район­дашларыбызга да үрнәк булсын иде.

Реклама

Бүген инде үзләре әти^ни, әби-бабай булган балалары әтиләре һәм әниләрен ихластан котлап, изге теләкләрен юллыйлар: «Әти-әни! Йөрәктәге иң җылы хисләр аша сезне күркәм бәйрәмегез белән ихлас күңелдән тәбрик­либез. Һәрвакыт ачык йөзле, мәрхәмәтле, киң күңелле, олы җанлы, ярдәмчел, безгә бәхетле балачак бүләк итүегез, хыялларыбызны тормышка ашыруда олы терәгебез булганыгыз өчен зур рәхмәт сезгә! Киләчәктә сезгә бәрәкәтле озын гомер, ныклы сәламәтлек, газиз балаларыгызның, оныкларыгызның игелеген күреп, кайгы-хәсрәтсез, авырлыкларга бирешмичә, безгә киңәшче һәм таяныч булып, төп нигезебезне ямьләп, якыннарыгызның шәфкать-лелеген, мәрхәмәтлелеген, игътибарын һәм ихтирамын тоеп матур итеп яшәргә Ходай насыйп итсен.

Сезгә атап сәламәтлек сорыйк,

Яшик әле шулай бергәләп.

Мәшәкатьләрне дә шатлык итеп,

Елар чакларда да көлгә ләп».

Ә үз исемемнән минем хөрмәтле авылдашларым - Рәхимҗановлар гаиләсенә бәхет туйларын да бергә каршы­лауларын телим. Бәхет туе, ягъни 75 ел бер-берең өчен бердәнбер булып калып, инде кардай ап-ак чәчләрдән сыйпап, Аллаһы Тәгалә насыйп иткәнгә ихластан парлап рәхмәт әйтү.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: