Хезмәт

Балтач районы

Җәмгыять

БӘХЕТ УЛ – СИНЛЕ ЧАГЫМ.

Әнием турында яза башлаганда шигырь юлларымны кушып җибәрәсем килә:

Бәхет бит ул - туган өйдә,
Аның тәрәз утында,
Тәрәз челтәрен күтәреп,
Көткән күз карашында.
Бәхет - өйгә кергән чакта
Ишек бикле булмавы,
Утын янган пич каршында
Келт-келт сәгать санавы.
Бәхет - чаршау эчендәге
Әниемнең шәүләсе.
Бәхет теләп кул күтәргән
Намаздагы гәүдәсе.
Туып үскән нигездә, тәрәз утын сүндермичә көтеп торучы газиз әниең булу - бик зур бәхет. Туган өйгә кайтып, 90 яшен тутырган әниемнең ябык иң башларыннан кочаклап, әнием, мин кайттым дию, үзе бер ләззәт. Менә ничә еллар син безгә яшәргә көч-куәт, йөрәкләргә шатлык, тынычлык бирәсең әнием!
Артта калган тормыш елларына әни бик еш борылып карый, истәлекләр аша сагынып сөйли, шаяра. Ләкин нинди генә авырлыклар күрсә дә, зарланып, үзен кызганып утырганы беркайчан да булмады.
Әнием - Хәбриева Сәлиха 1925 елның 20 мартында Балтач районының Иске Салавыч авылында туган. Әтисе Заһидулла улы Шәрифулла, әнисе Мөхәммәд Садыйк кызы Зарифа хәлле тормышта яшиләр. Әтисе шахтадан сукыраеп кайтып, унсигез ел яшәгәннән соң, кырык сигез яшендә вафат була.
Ул вакытта әниемә унсигез яшь тула. Әнием семьяда беренче бала булып, калган өч сеңлесе укысыннар өчен, бик яшьли әнисенә булыша - колхозда яшелчә бакчасында эшли башлый. Ул вакытта аңа тугыз яшь тә булмый. "Кечкенә балаларын арбада тартып килгән апалар җирне ат белән сукалап, түтәл ясыйлар иде. Шунда кәбестә, кыяр, кишер, суган, чөгендер, помидор утыртып үстерәләр, ә без Шушма елгасыннан аларга су ташый идек", - дип сөйли әни. Ашлык басуыннан эссе челләдә әлсерәп чүп җыеп йөргәннәрен дә әни көлеп кенә искә ала: "Барый абый тимер калайны барабан иттереп суктырып, җырлатып кырга алып бара иде:
Колхозчылар эшкә бара,
Кулларында көрәге.
Алтмыш буржуйны куркыткан
Бер колхозчы йөрәге.
Ул вакытларда хатын-кызлар бер караңгыдан икенче караңгыга кадәр урак ура. Урган җирләрне метрлап үлчиләр. Без бала-чагалар урган хатыннар артыннан калган башак башын чиләкләргә җыеп, көне буена бер сынык ипигә эшләдек. Кул белән урган көлтәне ләчинкә белән ташып эскерткә өя идек. Молотилка дигән тракторга сугып чыгарырга көлтә аттык. Сугышка кадәр колхозга тракторлар кайта башлады. Лабагрейка һәм самабруска дигәненә ике ат җигеп, бер кеше карап йөри, ике яшьүсмер ат куа, дүрт кеше салам ала, без яшь кызлар көлтә бәйләдек, саламны эскерткә ташладык, салам өйдек.
Ындырда хатыннар урак белән урган борчакны җиргә салам җәеп, атны арбага җигеп, аты-арбасы белән таптаттыра иделәр кузагыннан төшсен өчен. Без кызлар ике ботлы агач сәнәк белән саламын кактык, борчагын себереп капчыкларга тутырып амбарга озата идек".
Сугыш башланганда әниемә уналты яшь була. Башта ул сарыклар сауган, аннары аңа ундүрт колхоз сыерларын ышанып тапшырганнар. Кыш көннәрен ферма ишегалдында зур казан булып, шунда сыерларга су җылытырга саламын да, суын да тау астындагы елгадан чиләк-көянтәләп менеп-төшеп ташыганнар. Шундый шартларда эшләп тә әнием ул вакытта "дүрт меңенчеләр" дигән алдынгылыкны алган, район Советына депутат итеп сайланган. Һәр сыердан 2000 килограмм сөт савып район маягы булган. Ул унбиш ел сыер савучы булып эшләгән, көтүен дә көткән.
Авылда детсад ачылгач шунда урнашып пенсиягә чыккач та, җиде ел эшләгән.
Әнием Бөек Ватан сугышыннан яраланып кайткан Хәбибрахман улы Мөхәрләм белән гаилә корып җиде бала карап үстерделәр. Икесе дә авыр колхоз эшендә эшләсәләр дә, җидебезне дә кадерләп кенә үстерделәр. Өйдәге авыр эшләрне дә үзләре эшләделәр. Һәрберебез таза-сау, өстебез бөтен, тамагыбыз һәрчак тук булды.
Ни генә булмасын без һәрвакыт әнинең йомшак кулларын, әтинең җылы карашын тоеп яшәдек. Әти куллары - иң мәрхәмәтле, эшкә батыр куллар. Алар барын да эшли ала. Әни йөрәге - иң тугрылыклы һәм сизгер йөрәк: аңарда мәхәббәт беркайчан сүнми һәм биш яшьме, илле яшьме - күпме генә булмасын, кешегә һәрвакыт әни кирәк, аның ягымлы карашы кирәк.
Без һәммәбез дә шуны сагынып әни яшәгән туган йортка ашкынабыз. Ул да безне бүгенге көнгә кадәр үзе пичкә ягып пич ашлары пешереп көтә. Гает, Корбан бәйрәмнәрендә ул пешергән пич коймакларын, хуш исле күпереп пешкән авыл ипиен, баланнан пешергән пирогларны без генә түгел, авылда ашап карамаган кеше сирәк. Өебезнең тәрәз төпләрен әнием үстергән бүлмә гөлләре бизи. Җәен бакчада алмагач, чия, слива, балан, крыжовник, карлыган, бакча чәчәкләре шау чәчәктә. Әнием биш вакыт намазын калдырмый, ураза тота.
Изге догаларында безгә генә түгел, һәр кешегә бәхетле тормыш тели. Үз чиратыбызда без дә әнине яратып, аңа кайгы-хәсрәт китермичә яшибез. Әниебезнең йөзеннән беркайчан да елмаю сүнмәсен иде. Барыр юлларыбызны яктыртып торучы, мәңге сүнмәслек кояшыбыз бит син!

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250