Бәхетле әни
Дөньяның бөтен матурлыгын, гүзәллеген, самимилеген үзендә туплап, тирә-якка сихри моң, наз сирпүче, шифалы киңәшләре белән дәвалаучы, ана исемен горур йөртүче газизләребез бихисап безнең җирлектә.
1939нчы елның ямьле, кояшлы март аенда Минзәлә районы Туйгузина авылында туган нәни кызга Гөлфирә исеме биргән әти-әнисе газизләренең бәхетле, мул тормышта гомер кичерүен тели.
Югары белем алгач, Гөлфирә апаны Балтач районына эшкә җибәрәләр, монда ул санэпидстанциядә табиб-бактериолог булып эшли. 1960нчы елда Норма егете Наил абый белән гаилә корып (Наил абый мәрхүм инде, урыны ожмахта булсын), бөтен йөрәк җылыларын биреп, ике кыз тәрбияләп үстерделәр. Гөлфирә апаны олыламаган, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Янәшәдәге кешеләргә игътибарлы, ярдәмчел һәм гадел була белгән шәхесләрне кем генә хөрмәт итми икән?! Бер сүздән, бер караштан сине аңлап, һәрчак сиңа ярдәм кулы сузарга, акыллы киңәшен бирергә әзер ул Гөлфирә апа. Аның кешеләргә кылган яхшылыгын сөйләп тә, язып та бетерерлек түгел. Гөлфирә апаның кызлары да үзенә охшаган: киң күңелле, кешелекле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, ягымлы, итагатьле. Әни кеше өчен балаларның инсафлы, тәүфыйклы, тормышның бәрәкәтле булуы бернинди алтыннарга алыштырмас тиңсез хәзинә. Шушы хәзинә иясе Гөлфирә Хаҗиевна бүгенге көндә кызларының, оныкларының ихтирамын тоеп, бәрәкәтле тормышта гомер кичерә. Гөлфирә апаны күңелләрне нурландыручы, илһамландыручы Әниләр көне белән чын күңелемнән тәбрик итәм. Көннәрегез һәрчак шатлык-куанычтан гына торсын.
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
26 июнь 2022 - 20:11Сырья гуртын улон сыръя 2022-тӥ арлэн 11-тӥ июнез Сырья гуртлэн историяз пырыса кылиз. Нырысьсэ ортчиз «Гуртлэн нуналызлы» сӥзем праздник.3400
-
26 июнь 2022 - 18:41Җир шарының гүзәл чәчкәләре Балалар тормышыбызның бар яме, бар мәгънәсе, илһам чыганагы. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.4800
-
26 июнь 2022 - 17:11Вормонлэн кырӟанэз чузъяськиз 18-19-тӥ инвожое Пестрецы ёросысь Альвидино гуртын «Военные игры «Элбэдэн» шуыса нимаськись военно-исторической реконструкцияя IV-тӥез Всероссийской фестиваль ортчиз.7100
-
23 июнь 2022 - 15:29Район электр челтәре балалар өчен “Сабантуй” ял паркында бик матур бәйрәм үткәрде
-
23 июнь 2022 - 15:28Район электр челтәре балалар өчен “Сабантуй” ял паркында бик матур бәйрәм үткәрде
-
23 июнь 2022 - 08:42Балтачлылар «Хәтер шәме» гомумроссия акциясенә кушылды
-
25 июнь 2022 - 09:00Көек юлындагы яңа фермада корбанга яхшы токымлы сарыклар, тәкәләр сатыла Чалып бирү мөмкинчелеге дә бар. Т.: 8-9173-92-48-16.20300
-
24 июнь 2022 - 10:00Газетаның 24нче санында (24 июнь, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү, эшкә чакыру һәм башкалар28500
-
24 июнь 2022 - 08:16Зур бәлеш пешерүче Альбинаның төп пешекчесе Нурҗиһан апаның хәлләре ничек микән?! Хәерле эшләр булсын, Балтачым! Ниятләгән гамәлне исән-сау, бәрәкәтле итеп башкарып чыгарга язсын!66401
-
24 июнь 2022 - 12:11Балтач районына яңа прокурор билгеләнде (+фото) Бүген районыбызга эшлекле сәфәр белән ТР прокуроры Илдус Нәфыйков килде.58500
-
25 июнь 2022 - 20:11Кили – районыбызның гүзәл почмагы Авылыбызны яратабыз, аны ташлап, калага китәсе килми, диләр биредә яшәүчеләр44100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика