Хезмәт

Биктәшләр, бар да безнең иптәшләр...

Тарих битләрендә урыны.

Биктәш авылы Балтачтан 13 км. төньяк-көнчыгышта, Шушма елгасының сул ягындагы үзәнлектә урнашкан. Керәшен татарлары авылы.1850 елларда берничә рус солдаты һәм кантонист гаиләсе килеп урнашкан. Еллар үтү белән алар җирле халык арасында татарлашкан.

Авылга 18нче гасыр башында Дорга кешеләре нигез салган. Алардан бераз соңрак Сала Чура һәм Янилдән керәшен гаиләләре килеп өстәлә. Авылның исеме итеп аңа нигез салучыларның берсе алынуы бзхәссез.

Салавыч авыл җирлеге муниципаль берәмлеге составындагы авыл. 1919-32 елларда үзе аерым авыл советы булып торган, 1932 елда Салавыч авыл советына кушылган.19 гасырның беренче яртысында Вятка губернасының Малмыж өязе Урта Көшкәт волостена, икенче яртысында Сизнер волостена, гасыр ахырыннан Чепья волостена кергән.1920-24 елларда Татарстан АСССРның Арча кантоны Чепья волостенда, 1924-30 елларда Арбор волостенда. 1930 елдан Татарсан АССРның Балтач районы җирлегендә.

2009 елның башына 63 хуҗалык бар, 219 кеше яши. Күпчелек йортларга телефон, су кертелгән. Аларда 31 җиңел, 2 йөк автомобиле, 1 трактор, 1 мотоблок бар. Клуб, башлангыч мәктәп, фельдшерлык пункты, шәхси кибет эшли. Монда җаваплылыгы чикләнгән "Татарстан" җәмгыятенең дуңгызчылык һәм мөгезле эре терлек фермалары урнашкан.

Биредә урам, басу, чишмә исемнәре бик матур, яңгыраешлы: Кәрәз, Клава, Бүре, Акыл, Тирәй тыкрыклары, Тәки тавы, Пунамар коесы, Бүре чишмәсе, Минкә коесы, Чиркәү очы, Татар ягы...

Үткәне әнә шундый авылның, ә бүгенгесе ничек? Бу хакта алга таба укырсыз...

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: