Хезмәт

Биш сорауга — биш җавап

Сорауларга Чепья җирле үзидарәсе башлыгы Азат Газизулла улы НОТФУЛЛИН җавап бирә.

- Чепья җирлек башлыгының хәл итәргә тиешле иң зур проблемасы нинди?
- Халык белән уртак тел табып эшләү. Шуның аша хәл ителергә тиешле мәсьәләләрнең иң әһәмиятлесен барлау, ни өчен нәкъ шушы эш беренче чиратта эшләнергә тиешлеген халыкка җиткерү. Бу референдумнан соң үзара салым акчасын җыйганда ачык күренде. Җирлек буенча әлегә 128 кеше үзара салым акчасын түләмәде. Ә җыелган кадәргесенә өстәп, Казаннан 1 миллион 220 мең сум акча килде. Шушы средстволар хисабына үзебездә, үзебез өчен никадәр эшләр эшләнде. Аларга 1 миллион сум грант акчасын да кушып, «Сельхозтехника» микрорайонында балалар бакчасына кадәр таш түшәп, 400 метрдан артык юлга асфальт салынды. Арборда да үзләренең үзара салым акчаларына урам юлына таш түшәлә.
- Чепья - элеккеге район үзәге, аның үзгә борчулары да бардыр...
- Халык саны буенча Чепья авылы районда өченче урында тора. Халык белән бәйле, җанны борчыган мәсьәлә - ул эшсезлек. Элек эшләгән оешмалар хәзер юк. Булганнары да гомуми эшләрдә элеккеге кебек бердәм булып эшләмиләр. Халык та яңача фикерли - үзе өчен генә яши, әмма бүтәннәрдән, үзенә совет заманы фикере буенча - «син миңа тиеш» дигән карашта кала бирә. Дөрес, соңгы вакытта халык белән аралаша башладык, үзебез тотынмасак, кемдер килеп эшләп бирмәячәген җайлап җиткерәбез бугай. Менә Альберт Әхмәтов Арборка елгасы аша күпер-басма салуны үз өстенә алып, аны башкарды, металл алу белән без дә булыштык. Гафурҗан абый Мөхәммәтгалиев яңа чишмә ясый башлады - 10 тонна таш алып бирә алдык. Шушы эшләрне башлап йөрергә тиеш күп депутатлар кәгазьдә генә күренеп торалар. Сайлаган вакытта алар халыкның, җирлекнең проблемаларын чишүдә ярдәм итәрләр, дип ышанган идек, әмма... Шул ук Чепья мебель үрү фабрикасы директоры Артур Мустаев та безнең депутат. Аны хәзер бөтенләй күргәнебез юк. Аның оешмасы пенсионерлары, эшсез калган эшчеләре дә безнең баш авыртуына әйләнде.
- Эшеңнән канәгатьме?
- Юк, юк... Читтән караганда авыл җирлеге башлыгының эше болай да күренми инде ул. Әмма халыкта сине аңлау булса, уртак тел табарга була. Җитәкчеләр белән аңлашу авыррак. Бу урында гына түгел, югарыда утырганнар белән аралашканда да шулай икәнен тоемларга була. Ниндидер эшне башкарып чыгуны таләп иткәнче, аңа мөмкинлекләр тудыруны уйларга кирәк бит. Бүгенге көндә дәүләт акчасына проектларын булдырып, объектны төзибез дә, ОООга яисә шәхси оешмага эшләр өчен бирәбез. Алар
файдаланып, табыш ала, ә дәүләткә яисә җирлеккә аннан бернинди файда керми.
- Күп милләтле җирлек булу эштә авырлык тудырамы?
- Бер генә милләтле халыктан торган җирлектә эшләп карамагач, чагыштыра алмыйм, авырлыгын тоймыйм. Бу безнең байлык, безнең Чепья җирлегендә тормыш башка җирлекләргә караганда күпкә баерак дип уйлыйм.
- Якын киләчәктә эшләнәсе эшләр...
- Халыкның көндәлек сорауларын хәл итеп бару, 120 урынга балалар бакчасын төзүгә турыдан-туры булышлык күрсәтү, урта мәктәпкә бара торган урамда тротуар эшләү, халык төзелешенә әйләнгән иске чиркәүнең торгызу эшен тәмамлау, Чепьяда һәм Мельничная авылларында халыкны су белән тәэмин итү мәсьәләсен тулысынча хәл итү.
Әңгәмәдәш Вакыйф ЗӘКИЕВ

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: