Хезмәт

Бистә үзәгендә тиздән машиналар куяр өчен урын булдырылачак (фото)

Районыбызда шәхси машиналар саны артканнан-арта, шул рәвешле юлларда йөрү кыенлашканнан-кыенлаша бара. Бистә үзәге соңгы елларда машина кую урыннарына мохтаҗ.

Бигрәк тә, Ленин урамын берьяклыга калдыргач, үзәктә урнашкан оешмаларга эш яки йомыш белән килүчеләр машиналарын калдырырга урын таба алмый тилмерә. Юл буйлап монда "туктап торырга рөхсәт ителми", тегендә "куярга ярамый" дигән билгеләр тезелеп киткән. Бу мәсьәләне хәл итү уңаеннан, бистә үзәгендәге тузган йортларны, баракларны, ташландык биналарны сүтеп машиналар куеп тору урыннары ясау планлаштырыла. Хәзерге көндә үзәк универмаг янындагы иске биналарны сүтеп, җир белән тигезләү эшләре башкарыла.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: