Хезмәт

“Бәхетле килен булырсың”

Әни миңа аның армиядән язган хатларын укыткан иде: Анда һәр юл: “Әни бәгърем, Әни матурым”, – дип башлана...

Чепья авылында яшәүче Сабировларга барганчы ук инде мин аларның нинди гаилә булуын якынча белә идем. Гаилә башлыгы Салихҗан абый турында үткән гасырның сиксән-туксанынчы елларында мактаулы участок инспекторы буларак, газетабызда аз язылмады, аннан соң уллары да эчке эшләр бүлегендә эшли башлагач, династия буларак макталдылар. Баксаң, бу гаиләдә үскән дүрт егетнең дүртесе дә әтиләре һөнәрен сайлаган икән.

Быел район үзәгендә күп еллар тигез гомер иткән, үзләренең көмеш, алтын, бриллиант туйларын билгеләп үткән районыбызның үрнәк, соклангыч гаиләләрен хөрмәтләделәр. Алар арасында бик лаеклы төстә Фидания һәм Салихҗан Сабировлар да бар иде. 55 ел матур гомер кичергән бу парлар турында җирле үзидарә җитәкчесе Азат Нотфуллин ди бик җылы фикерләр әйтте, иң үрнәк гаиләләребезнең берсе, диде.

Салихҗан абый инде исеме район картасыннан югалган Тәрхан авылы егете икән. Искиткеч матур табигатьле бу авылны ул бик сагынып искә ала.

– Без үскәндә ул 23 йортлы авыл, урам тулы бала-чага иде. Шау-гөр килеп торды. Балачак, яшьлек еллары шунда үтте...

1958 елның көзендә Салихҗан абый армиягә китә. Украинадагы танк частена эләгә. Өч елдан артык танк командиры булып хезмәт итеп, туган якларына кайта. Хәрби комиссариатка баргач, ул чактагы хәрби комиссар: “Районга милицонерлар кирәк. Бөтен данныйларың да туры килә”, – дип, милиция башлыгы Горшковка шалтырата. Каршы килми егет. Кичәге солдатның язмышы әнә шулай бер минутта хәл ителә.

Өч ай Саранскида курсларда укып кайтканнан соң Салихҗанны Субаш, Урта Көшкәт, Арбор авылларына участок инспекторы итеп билгелиләр. Шул көннән башлап, лаеклы ялга киткәнче – 30 ел инспекторы булып эшли ул. Бары тик участогы гына үзгәрә.

– Берничә авыл, берничә колхоз, авыл Советы белән эшләргә туры килде, барысы белән аңлашып эшли алдым. Кешеләрне дә каһәрләмәдем, җитәкчеләр белән дә аңлашып эшли алдык, эшем дә әйбәт барды... – дип шөкер итә ул бүген.

– Мин аңа гел улларыбыз үсә, кешеләргә начарлык эшли күрми, балаларга авырлык булып кайтыр, зыян китерүләре бар, дип әйтә идем. Рәхмәт, тыңлады, – дип сүзгә кушыла җәмәгате Фидания апа.

Фидания апа – Сәрдек кызы. Лаеклы ялга чыкканчы Чепья көнкүреш комбинатында 37 ел тегүче булып эшләгән. Салихҗан абый белән дә шунда эшләгән елларында танышалар. “Халык арасында күп йөргәч, очрашканбыздыр инде, күрдем дә, ошады да ул миңа”, – ди Салихҗан абый. Гомерлек юлдаш итеп Фиданияне сайлавына ул гомере буе сөенәчәк әле (һәм бу сөенеч ике яклы, икесе өчен дә уртак). Мәрхүмә әнисе Галия апа да киленен яратып кабул итә. “Бик бәхетле килен булырсың. Син килгән көнне авылга ут бирделәр”, – дип каршылый ул аны (шул көнне авылда беренче тапкыр электр уты кабына).

– Әниегезнең фаразлары чынга аштымы соң? – дим.

– Әйе, нәкъ шулай булды. Мин Салихҗан белән бик бәхетле булдым. Рәхмәт аңа, гомере буе мине кайгыртып яшәде. Ул электән хатын-кызга хөрмәтле, әни җанлы егет булып үскән. Әни миңа аның армиядән язган хатларын укыткан иде: Анда һәр юл: “Әни бәгърем, Әни матурым”, – дип башлана...

– Шулай булмыйча, мин әнинең бер бөртек баласы идем бит, – ди Салихҗан абый. – Әти 1940 елны армиягә киткән, шуннан кайтмады, сугышта ятып калды. Әни мине берьялгызы үстерде. Аңа ул елларда тормыш алып бару ничек авыр булганын искә алсам, әле дә тыныч кына сөйли алмыйм, әле дә күзләргә яшь тула. Их, ул чор әниләрен бер генә көнгә шушы тормышка кайтарып яшәтергә иде дим. Бу рәхәтлекләрне күрми, бик иртә киттеләр шул... Әнием искиткеч тырыш булды. Мин армиядә чакта да сыерны бетермәде ул. Кешедән ким яшәмәс өчен бик тырышты. Фиданияне дә үз баласы кебек якын итте. Әниле-кызлы булып, бик тату, аңлашып яшәделәр...

Өйләнешкәч, шушы нигездә барысы бергә ундүрт ел яши әле алар. Өч уллары да шунда туа.

– Ул чакта бит юл юк, бөтенебез, бигрәк тә язын-көзен, иртән пычрак ерып Чепьяга киләбез, кич бергә кайтабыз... Без – эшкә, ике бала шулай ничә еллар мәктәпкә йөрде. Болай булмый диештек тә, өй салып, 1977 елда Чепьяга күчендек. Әни бу өйдә бер еллап кына яшәп калды...

Үз гомерендә дүрт өй сала Салихҗан абыйлар (дөрес, соңгысында – Илдарларын башка чыгарырга дигәнендә – инде уллары да тырыша). Аннан тыш та төзелешсез торырга туры килми. Әтисезлек аша килгән тәвәккәллек дигәнең тормышта югалып калмаска ярдәм итә.

Гаилә тормышын ямьләп бер-бер артлы туган уллары бер-бер артлы урта мәктәп тәмамлый башлый. Тәмамлаган берсе язмышын милиция белән бәйли. Юк, әти-әниләренең теләге буенча түгел. Үзләре шулай теләгәнгә. Инсаф, Илдар, Алмазлары армия сафларында хезмәт итеп кайталар да, сүз берләгәндәй, эчке эшләр бүлеге системасын сайлыйлар. Кечкенәдән әтисенең, абыйларының фуражкаларын, формаларын киеп мәш килгән Азат та, урта мәктәп тәмамлагач, МВД каршындагы юридик уку йортын сайлый. Билгеле инде, әти кеше берсенә дә каршы килми (бәлки әле эчтән генә сөенгәндер, горурлангандыр да). Монысына аптырыйсы да түгелдер. Ә менә әниләре...

– Юк, мин дә үз теләкләре булгач, каршы килмәдем. Исән-сау эшләсеннәр дип кенә теләдем, – ди бүген Фидания апа.

Ә бит ана йөрәгенең меңнәрчә телемгә бүлгәләнердәй чаклары аз булмый. Балтачта эшләп чыныгу алган егетләр бер-бер артлы Казанга юл тота. Анда эшләгән елларында төрле хәлләр була. Бу урында Алмазларының биш тапкыр: икесендә өчәр ай, өчесендә яртышар ел "кайнар нокта"ларда булуын әйтү дә җитәдер. Ике тапкыр Чечняда, берәр тапкыр Кабардино-Балкариядә, Ингушетиядә, Дагыстанда вакытлыча хәрби хезмәт үтә ул. Республика эчке эшләр хезмәткәрләре составында махсус командировкада була. Егет чакта гына түгел, өйләнгәч тә, кайда син инде тәртибен беләсең дип, кайда тәҗрибәң зур дип, аны җибәрәләр. Берсендә: “Хатыным Ләйсән бала табарга тиеш, юк, бармыйм”, – дисә, калдырган да булырлар иде дә... Юк шул, башка тәрбия алган егет каршы килми. Ләйсәне дә аның теләгенә каршы төшми... Рәлинә әтисе еракта чакта туа...

Шөкер, ул авыр чаклар артта кала. Бүген дүрт егетнең икесе инде хезмәтләре буенча лаеклы ялда, берсе –подполковник, икесе – майор, берсе капитан дәрәҗәсендә, дүртесе дә гаиләле, икешәр бала үстерәләр. “Инде ике оныгыбыз үзләре башлы-күзле”, – дип сөенә өлкән Сабировлар.

– Улларыбыз бик тәртипле булды, Аллага шөкер, дүртесенә дә тәртипле, уңган-булган хатыннар туры килде. Мин кода-кодагыйларга бик рәхмәтле, шундый акыллы кызлар үстергәннәр, аларны гаилә тормышына әзерләгәннәр, – ди Фидания апа. – Киленнәрем Лениза, Рәзифә, Ләйсән, Гөлгенә миңа кызларым кебек. Дүртесе үзара да бик дус, бертуганнар кебек, аңлашып, аралашып, ярдәмләшеп яшиләр. Монысы өчен дә бик сөенәбез...

Бу гаиләнең төпчек егете Азат – безнең авыл кияве. Бик тыйнак, акыллы Гөлгенә исемле кызыбыз белән өйләнешсәләр дә, Казанда яшәгәнгә, башта аны юньләп белми идек. Авылыбызда мәчет ачылганнан бирле безнең өчен үз кешегә әйләнде ул. Үзлегеннән догалар өйрәнгән, намазга баскан егет, кунакка кайткач, безне биш вакыт моңлы азаны белән сөендерә, тыйнаклыгы белән сокландыра. Белүчеләр бу гаиләдә үскән башка ир-егетләрне дә шундый диеп мактый. Әти-әни тәрбиясе, әти-әни үрнәге дип нәтиҗә ясадым мин, Фидания апа һәм Салихҗан абыйлар белән аралашканнан соң. Җанга рәхәтлек бирерлек очрашу булды ул. Бәхетле картлыгыгыз дәвамлы булсын!

 

Реклама
Теги: тормыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: