Хезмәт

Бөрбаш Сәрдегәне... Күңелем минем япь-яшь калыр, һич картаймас (Габдулла Тукай)

Хөсәиновлар өй бусагасын үтеп, йорт хуҗасы белән күрешеп, хәл-әхвәлләрне сорашуга, күңелгә бөек шагыйрьнең сүзләре нәкъ шушы жор телле, ачык күңелле, тормышның бирмешен үз көче белән булдырып, аның бүгенгесенә шатланып һәм разый булып яшәүче Хәсән абыйны күздә тотып язылгандыр дигән уй килде.

Реклама

Инде 8нче дистәсен тутырырга җыенган хуҗаны бабай дип түгел, нәкъ менә олылап, Хәсән абый, дип эндәштем. Узган гасырның 80 елларында беренче тапкыр күрешкәндәге кебек, ул һаман да яшь, аек фикерле, күңелле, җанга якын кеше булып кала биргән.

59нчы елын бергә гомер кичерүче тормыш иптәше Нурзидә апа да аныңча фикерли, аныңча уйлый һәм җавап бирә кебек тоелды. Хәсән абый гаиләдә бер генә бала үскәнлектән (бу гаиләдә туган 5 бала барысы да кечкенәдән ачлыктан, авырудан мәрхүм булалар), яшәү өчен туганнарның ныклы терәге кирәк икәнен гомер буе үзенең тормышында тоеп яшәгән. Нурзидә апа бу йортка 18 яшендә килен булып төшеп, урын өстендә яткан, инде үләр, дип кул селтәгән кайнанасын аякка бастыра, кайнана һәм кайнатага яңадан әле 19 ел хезмәт куя. Ә бит колхозда, бригадта төрле эше дә бар.
- Хәсән: «Мин ничек итеп кеше хатынына клуб идәнен юдыртыйм, әйдә, сине идән юучы дип сөйләшеп кайттым», - дигәч, каршы килмәдем, гомер буе язгы-көзге апарада, балчыкта көн саен пычранган клуб идәнен юдым, - ди Нурзидә апа. Шулай ук авыл медпунктының чисталыгы да аның өстендә була. Берсе артыннан берсе 6 бала табып, аларны багып, бер¬гәләшеп аякка бастыра алар. Хәсән абыйны Бөрбаш Сәрдегәне халкын агартучы да, мәдәнияткә тартучы да, сәнгатьне аңларга өйрәтүче дә буларак районда яхшы хәтерлиләр. Күп очракта хатын-кыз хезмәте буларак күзаллаган клуб мөдире эшенә, дөрестән дә, ир-атлар бик чыдамаганнар шул.
Район мәдәният тарихында Хәсән абый кебек гомер буе мондый хезмәт куйган шәхесләр бары берничә (иң беренче булып, туганым, авылдашым, Нормабаш авылыннан Таһир абый Галиев күз алдына килеп басты, бу исемлекне Ор авылыннан Мәсхүт Хәбибуллин, Вәзил Вәлиев, Субаш авылыннан Илья Васильев исемнәре белән дәвам итеп була). 1963 елда 7 класс белем белән клуб мөдире буларак башлаган хезмәт чорында урта белем алу да, Алабугада читтән торып белемен күтәрү дә, 33 ел буе Сәрдегән авылының партия оешмасын җитәкләү дә, төрле чаралар, фермаларда стенгазеталар, «Яшен»нәр, бюллетеньнәр чыгару да, төннәр буе утырып язган чыгышлар һәм докладлар да, авылның әхлакый яктан торышына җавап бирү дә - барысы да шушы чорга сыйган. 46 ел шушындый хезмәттә үткән.
Мондый җаваплылык өчен иң беренчесе үз-үзеңә нык таләпчәнлек, башкаларга бар яктан үрнәк булу да кирәк. Бу ясалма халәт түгел - бу яшәү рәвеше. Гаиләдә үскән, инде үзләре әти-әни, кайберсе әби-бабай булган 6 баланың бүгенге тормышы нәкъ шуның чагылышы. Олы уллары Нургаян авылда, үзенең хезмәте белән «Бөрбаш» хуҗалыгын данлаган тракторчы, «Татарстан Республикасының атказанган механизаторы» дигән мактаулы исем йөртә. 37 ел буе чылбырлы трактор иярләгән ир-ат бүген ялда, күп вакыт сызланып торса да, горурланып сөйли торган тормыш мизгелләре күп...
Кызлары Нурияне дә тормыш агымнары яңадан Сәрдегәнгә кайтарган, матур, салмак кына үткән көннәрдә аның әти-әнисенең хәлен белмәгән көне аз. Өченче уллары Зиннур да тормышын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән, «Татарстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре» дигән исемгә лаек, хәзер Биектауда фәнни-тикшеренү үзәгендә баш белгеч буларак хезмәт куя. Кызлары Гәүһәрия күптәннән Саба районында үз тормышы белән яши, тракторчы ире белән 2 егет үстерәләр. Бишенче булып дөньяга аваз салган Габделнурлары бүгенге көндә читтә яшәсә дә, аның ярдәмен даими тоемлыйлар. Авылдагы мәчеткә, үзе укып чыккан Бөрбаш урта мәктәбенә саллы гына ярдәм итү белән бергә, Биектау районында үзе яши торган Каенлык авылында мәчет тә салдыра ул.
Яннарында төп терәк булган Айрат уллары киленнәре Энҗе белән бер кыз, бер егет үстереп, бүгенге тормышны гөрләтеп алып баралар. Айрат «Бөрбаш» күмәк хуҗалыгында зоотехник-селекционер хезмәтен башкара, Сәрдегән фермасында эшләүчеләргә хезмәт хакларын исәпләп тапшыру да аның өстендә. Киленнәре Энҗе балалар бакчасында күңел җылысын биреп хезмәт куя, аның мөлаемлыгы, кешеләргә ачык мөнәсәбәте кайнанасы Нурзидә ападан күчкәндер, дип уйлап куясың.
Бәйрәмнәрдә төп нигезгә уллар һәм киленнәр, кызлар һәм кияүләр, 12 онык һәм 5 оныкчык - барлыгы 30 кеше бергә җыелганда, табыннар түгәрәкләнә, күңелләргә рәхәтлек иңә ди, Хәсән абый. Элеккедән калган гадәт буенча, гаилә «кассасы» да Хәсән абый кулында. Акчаны сарыф итми, әрәм-шәрәмгә туздырмый тоту зур җаваплы вазыйфа. Бу гаилә го-мер буена сәгатьле хезмәт белән генә чикләнмичә, тормыш итәр өчен башка җай да эзләгән, тырышкан. Хәсән абый да, «завклуб» акчасына гына тормышны җитеш алып барып булмаганын яхшы аңлап, атасы Хөсәен абыйдан калган итекче һөнәрен ташламый. Парлы мунчада, төнлә Нурзидә апа итек түши, Хәсән абый баса.
Үзем дә алардан алган итек белән хәйран кыш чыктым, итекләре җылы, килешен үзгәртми, дип әнинең алардан даими алганны яхшы хәтерлим. Бүгенге көндә Айрат, кирәк булса, итеген дә баса (20 ел буе үзләштерелгән осталык онытылмый инде), бүтән төрле кәсепчелек итү ысулларын да яхшы белә. Тырышлык һәм үҗәтлек, эштән курыкмау, иренмәү, бер-беренә ярдәм итешеп дөнья күрү бу гаиләнең тату яшәү алшартыдыр. Менә шушындый гаиләләр булганда туган төбәгебезнең киләчәге дә матур булыр, шәт.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: