Хезмәт

Бөрбаш Сәрдегәне... Яшьләр ник китә?

Кызганычка, шушы кадәр мөмкинлекләре, шартлары булган, үзләре әйткәнчә, үзәктән әлләни ерак булмаган бу авылда да шул ук гомуми картина, авылдан яшьләр китә.

Реклама

Икешәр- өчәр бала үстергәннәр дә, бишәр-алтышарны үстергәннәр дә «очыртып» бетергән. Өйләнеп, төп йортта яшәп калучылар да, башка чыгучылар да юк. Соңгы елларда нибары өч яшь гаилә авылда яшәп калган. Төп сәбәп - эшсезлек, диделәр. Юкса, кайчандыр Байлар Сәрдегәне дип йөртелгән авылның моннан 20 еллап элек итек басучыларын гына да санап бетерә алмыйлар: Хәсән, Кирам, Мулланур, Нургали, Нурислам, Камил, Зариф, Ярулла, Әхмәт, Зыятдин, Мәгъсүм, Әлфәт, Кәшиф, Сабир, Рәфыйк, Фирдәвес... Бүген нибары өч кеше - Әлфәт Латыйпов, Илһам Закиров, Радик Якуповлар гына бу кәсепне дәвам итә.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: