Бүтәннәрне тиргибез дә бит...
Азык-төлек бәяләрен гел күтәрә барулары сәбәпле, төрле-төрле эшмәкәрләргә һәм кибет хуҗаларына халыктан ачулы сүзләр явып торса да, әле беркемнең аларга колак салганы һәм, сезонлы тирбәлүләрне исәпкә алмаганда, нәрсәнең дә булса бәясен төшергәне сизелми.
Нилектән икән бу? «Тегеләр» һәммәсе шулкадәр каруннар, халык ачуын «ишетми» торган каты колаклар, акчасыз гавәмне аңламас җаннар микәнни? Тагын да аптыратканы – ул күпмеңләгән карун кайдан килде, аларны нинди әти-әни табып үстерде икән? Шундый күп итеп аталы-аналы колорадо коңгызлары тудырмагандыр бит аларны? Бәла шунда, минемчә, карунлыкка, акча яратуга һәм бүтән тискәре сыйфатларга килгәндә, һәммәбез диярлек бердәйрәк бит без, кулыбызда сатар әйберебез булмаганга гына тәүфыйклы песи кебек йөрибез. Сатар әйбергә ия булсак, аның бәясен әле генә үзебез сүккән “олигархлар”ныкыннан да югары күтәрергә әзер ич без. Мисаллары күз алдында. Менә сөт һәм аннан эшләнгән сыер мае, эремчек, каймак, катык ише тәм-томнарны (сыер асраудан туктаган кеше өчен шулай сирәк эләгә торган тәм-томга әйләнә алар) алыйк, сатудагы бәяләре чынлап та хәйран калырлык бит. Майның килосы биш йөз сумнарга җитәр дип кем уйлаган? Хрущев хакимлеге чорындагы май кытлыгында да аның бәясе шулкадәр сикермәгән иде. Партия түрәләре ул чакларда, аптырагач, кытлыкны бераз йомшартып күрсәтү өчен, сыер маенда холестерин күп, ул организмга бик зыянлы дип игълан иттеләр. Хәзер бәлки холестеринсызын (һәм майсызын!) эшләргә өйрәнгәннәрдер?
Әйе, хәзергеләрне әле чып-чын сыер мае дип әйтеп булса тагын бер хәл иде. Икенче яктан карасаң, мондый бәяне аңлап та була. Сөтне берәүләр җитештерә, аларга эшнең иң авыры төшә, казганып эшләгәч, аннан күпмедер файда алырга да тели. Аннары сөтне заводлар, комбинатлар эшкәртә, анда эшләүчесе бар, кулына тотып берни эшләмәсә дә, табыш умырып алучысы бар, һәркайсы учының акча белән тулып торуын тели. Алардан товар сәүдә челтәренә күчә, ә андагыларның үз әдәбе, үз нәфесе. Гади сатучысына кадәр, хуҗаларга килешкән миңа да килешер диптер, эшенә аз-маз хәрәмлек өстәп җибәрә. Күп баскычлы бәя, әнә шулай, сатып алучының күзе шар булырлык зурлыкка җитә (хәрәмлек төрләренең чиге юк бит. Әле генә авылыбыздагы бер сатучы миңа сдачага, ун сумлык урынына, иске ике тиенлек төрткән иде. Зурлыклары бер үк икән. Үзенә әйтмәдем, билгеле, алдануым өчен оят бит. “Мине оятка калдырган әрсезләрдән оялдым”, – дип язган бит әле Илдар Юзеев).
Шөкер, “баскычлы” бәяләргә соңгы вакытта көндәшләр дә күренгәли башлады: җитәкчеләребез чакыра-өнди торгач, кайберәүләр, бигрәк тә берничә генә баш сыер асраучылар, сөтләрен үзләре эшкәртеп базарга чыктылар. Сөтләтәме, маен-каймагын, эремчеген ясапмы, кайлардадыр үзләре саталар. Товарларының бәяләре дә, бәяләре дә... Анысын әйтергә микән, әйтмәскә микән менә? Мисалга, бер ханым кечкенә генә махсус савыт белән, үз сыерының маен сатып тора. Үлчәве 300 грамм, бәясе 150 сум. Монда да майның килосы 500 сумга җыела, димәк, күп баскычлы бәялеләргә болар һич тә көндәш түгел, тиңдәш булып чыга. Ул да күптән түгел теге “комсызлар”ны сүгеп йөргәндер, мин алай эшләмәс идем дип уйлагандыр. Аппетит ашаганда килгән кебек, нәфес тә кулга акча керә башлагач зураядыр, күрәсең. Әлеге ханым маеның килосын, әйтик, 300 сумга сатса да ярыйсы акча эшли бит инде, теге “баскыч”тагыларның аерым-аерым табышыннан барыбер отышлырак чыга. Нигә шулай сатмый икән ул, карун бай түгел ләбаса, сатып алучы кебек үк гади кеше. Бу сорауны ханымның үзенә бирсәк, мин бит бөтенесен үзем эшлим: сыерын асрыйм, савам, сөтен эшкәртеп май ясыйм, үзем сатам, теге “баскыч” тагыларның бөтенесе башкарганны берүзем эшлим, шуңа күрә әҗерен дә алар кадәр алам дияр иде, мөгаен (сорау бирүчене ераккарак олактырмаса әле) һәм ул шактый ук хаклы да булыр иде. Сәүдәнең җитештерү һәм сату ягындагылар һәммәсе, әнә шулай, бәяләрнең гел күтәрелә генә баруын нигезле сәбәп белән аңлата алырлар иде. Көенечебезгә күрә, “һәммәсе” дигәндә азу ярган эшмәкәрләрне дә, үзе җитештереп, сатуга чыгып кына килүче авыл кешеләрен дә күз алдында тотарга туры килә, чөнки нәфескә һәркем ия. Бәяләрне кайберәүләр әйткән базар түгел, нәфес “көйли”. “Иген уңышының мул булуы зыянлы гына, чөнки ул очракта ашлыкның бәясе төшә” кебек көфер сүзләрне телевизордан әйтүчеләр дә күренгәли хәзер. Бәясе төшмәсен өчен, артык җитештерелгән игенне диңгезгә ташлыйлар дип, ярты гасырлар элек Америка империалистларын гына сүгәләр иде, димәк, үз “империалистларыбыз” да нәкъ шундый булып чыга. Алла сакласын, көфер сүзләребезне һәм гөнаһлы гамәлләребезне ишетеп-күреп, җәза сыйфатында, бер елны Ходай икмәксез калдырса, ач халыкка аны тагын да кыйммәтрәккә сатарга әзер түгелме соң болар. Әйтмәгәнем булсын берүк. СССР башлыгы Горбачев бервакыт “илдәге һәр сыердан өч мең килограмм савып алсак, без сөтне кая куярга да белмәс идек”, – дип сөйләгән иде. Хәзер иң ялкау мал хуҗасы да 3 мең кило белән чикләнми, чөнки терлек азыгы юнәтү күпкә җиңелрәк, сыерларның токымы да гел яхшыра, 20 мең һәм аннан да артык килограмм алучылар да бар дип язалар. Әмма сөтне кая куярга белмичә йөргәннәре күренми, Аллага шөкер, эшем уңышлы бара дип куанып, арадан берсенең дә бәя төшерергә уйламавын әйтәсе дә юк. Миңа табыш азрак керсә-керсен, тик халык тук булсын дип уйлый алган ак күңелле байлар-эшмәкәрләр илдә түгел,
дөньясында бар микән ул?! Хәер, бер елны, әле “Изге Болгар җыены”н зур түрәләр үз кулларына алмаган чорда, күрше республикадан килгән гап-гади эшмәкәр гаиләсенең шунда корбанга сарык чалып һәм искиткеч тәмле аш пешереп, теләгән һәркемне сыйлауларына сокланып кайткан идем. “Ит сәүдәсе белән шөгыльләнәбез, Аллага шөкер, кәсебебез уңайга бара, гел шулай барса иде дигән теләк белән, Ходай ризалыгы өчен, бирегә ел саен килеп корбанга сарык чалабыз”, – дип сөйләде аның хуҗабикәсе. Тик бу хәл бердәнбер очрак булмады микән? Хәзер җыенда корбанга көтү-көтү эре мал чалса да байлыгы кимемәячәк шәхесләр хакимлек иткәнен газеталардан укыйбыз, телевизордан күрәбез, ләкин шундый байларның да теге эшмәкәр гаиләсе башлангычын дәвам итүләре ишетелми.
Рәфыйк ШӘРӘФИЕВ.
Балтач районы,
Карадуган авылы.
Фото: tatyash.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев