Хезмәт

Бу язмада сүз Яңгул кешеләре турында гына

Яңгул суы хикмәтле, егетләре йөрәкле...

Һәр өйнең түрендә мәртәбәле урын биләгән, халыкның күпчелеген уйдан-гамьнән аерып, маҗара дөньясына тартып керткән сурәтле “яшнек” акылга да, хискә дә баш булып өлгерде бугай инде, көн туса күңелне сагайтырга тиешле яңалыклар, безнең тормыштан ерак булган сериаллар белән “куандырган” телетапшырулар күпме вакытны урлый... Бәлки  кемнәрнеңдер ихтыяҗына  туры килә торгандыр ул – моның бер гаебе дә юк. Ә менә безнең кебек балачакка хас самими хистән арынып бетә алмаган беркатлы “диваналар” күңел халәтендә бер сагынулы-сагышлы тойгыны яңартып, хәтерне эшкә җигеп, үткәннәргә сәяхәт ясый, ул чорның чын тере үрнәк һәм таяну ноктасы булырдай көчле ихтыярлы, намуслы, иң әүвәл фидакарь хезмәте һәм кешелекле сыйфатлары белән макталган шәхесләрне искә төшереп, катлаулы аяусыз тормышта истәлекләр белән күңелне җылыта.

Безнең Бөрбаш яклары зур табигый хәзинәгә ия булган урманлы төбәк буларак, сугыштан соңгы елларда  байтак кешене үзенә тартып китерә торган иде. Ул чорда хөкүмәт йөкләнмәсе белән урман кисү бик куәтле барды, Шәмәрдән станцасы аша илнең төрле почмакларына вагон-вагон шәм кебек таза бүрәнәләр озатылды. Яңгул, Түнтәр авылы кешеләре бездә фатирда торып, урман кистеләр. Минем балачак аңымда гайрәтле, кайнар йөрәкле Яңгул кешеләренә соклану берегеп калган һәм ул тикмәгә генә булмаган икән. Безгә “чыбык очы” ераграк кардәш булган Тимергали абый Мөхәммәтгалиев төркемнең бригадиры иде. Үтә дә тәвәккәл, булдыклы, гаярь холыклы бу егетне иптәшләре хөрмәт итеп, Тобырый дип йөртәләр иде. Курку белмәс бу чая егетнең маҗарага тиң шуклыклары турында мин соңыннан да легендага тиң истәлекләр ишеттем.

Бригада эшчеләре, зәһәр суык яисә каты буран булуга карамастан, иртүк торып урманга китәләр, кич, караңгы төшкәч, арып-талып кайталар да, кайнар мич башына юешләнеп кайткан киемнәрен урнаштыралар, әзер ризыкны ашап-эчеп алгач, катыргы кәгазьдән кулдан кисеп ясалган карта уйнарга тотыналар. Көне буе пычкы тартып, бүрәнә тәгәрәтеп авыр эштән йөдәп бетсәләр дә, һәммәсенең күңелле шат, телләрендә уен-көлке, уенда оттырган кешегә әллә нинди кызыклы җәзалар уйлап табалар.

Төркем башлыгы тынгысыз холыклы Тобырый ат өчен җанын фида кылырга тора, үз өлешенә тигән ипи кыерчыгын да атына алып чыгып китә, малын җылы абзарга  урнаштырып, сыйпап-яратып керә. Бригада норма үтәсен өчен үзен җаваплы тойган Тобырый кайвакыт төнгә каршы ат җигеп чыгып китә дә, я капчыгы белән солы, я ипи пешерергә он юнәтеп кайта. Ул вакытта бит тиктомалдан гади кешегә урманга керергә рөхсәт юк. Мөгаен, иң әүвәл, үз йөрәгенә таянган тәвәккәл егет көндез агач башларыннан әзерләп куйган утынын сатып, атларга да, үзләренә дә ризык юнәтеп кайткандыр. Алар фатирда чакта без дә рәхәтләндек утынга. Әни, үзенең тынгысыз гадәте буенча көн буе алар кайтышка әзер булсын дип, казан асты ягып аш кайната, ничә тапкыр самавыр яңарта иде. Бүтән бер кереме булмаган безнең гаиләгә әзме-күпме булышканнары өчен без бик рәхмәтле булдык.

Тимергали абый өйләнеп, гаиләсе белән Ташкент ягына күченеп киткәч, безнең элемтәләр өзелде. Шулай да, туксанынчы еллар уртасында көтмәгәндә кунакка кайтып төштеләр. Туганнарча җылы итеп күрешеп, озаклап сөйләшеп утырдык. Ул тикмәгә мактана торган кеше түгел, шулай да, Ташкент шәһәре кырыенда ике катлы йорт салып чыкканын, базарда җаваплы хуҗа булып торганын, улының Мәскәүдә банк системасында зур вазифа биләвен сөйләде. Бүтәнчә аралашмадык, нык ихтыяр көченә ия булган гайрәтле, булдыклы туганыбыз турында якты хатирәләр күңелдә матур хисләр уята. Шуңа күрә дә, Яңгул авылы миңа һәрвакыт бик якын тоелды, ул авылның сәләтле кешеләренә гомер буе сокланып яшәдем. Әлбәттә, исемлекнең иң башында Бөек Ватан сугышындагы батырлыклары өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган Габдулла Гарифуллин район өчен генә түгел, бөтен республика өчен горурланырлык шәхес иде. Алты яшьтән дөм ятим калып, әби-бабай тәрбиясендә үскән бу егет кече яшьтән тормыш авырлыкларын үз көченә таянып җиңәргә өйрәнә, яшүсмер чактан тәвәккәлләп Донбас шахталарына чыгып китә, 18 яшьтән сугышка алынып, фронтта да каһарманлык үрнәге күрсәтеп, бик күп орден-медальләргә лаек була һәм Берлинга хәтле барып җитеп, командиры кушуы буенча полк әләмен иң биек бинага урнаштыру хокукын яулый. Сугыштан кайткач та, тынгысыз йөрәкле батыр фронтовик җитәкче эшләрдә зур җаваплылык белән намуслы хезмәт куя.

Фәридә Шакирова

Язманың дәвамы район газетасы "Хезмәт"нең 19 май санында.

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 27 гыйнвар 2019 - 13:33
    Без имени
    Янгулны бик сагынам Туган святым Минем.