Хезмәт

Буыннарны берләштерә комсомол даны

Безнең тормышыбыз истәлекле вакыйгаларга, бәйрәмнәргә бик бай. Шуларның берсе - Бөтенсоюз Ленинчыл Коммунистик Яшьләр Союзы оешуга 95 ел.

Моннан нәкъ 95 ел элек Социалистик Ватаныбызның куәтен арттыруда, аны дан белән бизәүдә, тормышыбызга яңа сулыш өрүдә һәм барлык яшьләрне бер йодрыкка туплап тотуда гаять мөһим роль уйнаган комсомол оешмасы төзелә. Ул бик күп яшь егет-кызлар өчен зур чыныгу мәктәбе, батырлык һәм фидакарьлек үрнәге була. Бүген без сезнең белән шушы оешманың 50-60нчы елларына сәяхәт ясарбыз. Бу чор комсомол эшчәнлегендәге борылыш еллары буларак үзенчәлекле.

«Мин ВЛКСМ райкомында 1946нчы елның октябреннән 1950нче елның декабренә кадәрге чорда инструктор булып эшләдем. II секретарь, завуч булып тордым. Ул вакытта райком аппаратында барысы 4 кеше эшләде», дип яза үз истәлекләрендә Альфа Вәлиева (Хәйретдинова). Алар П Гафаров (Салавыч Сәрдегәне), Фәния Нәҗи-пова (Бөрбаш), Марзыя Галиева (Балтач) һәм Гөлҗиһан Чертышевалар булалар. Соңрак II секретарь итеп М.Якупов сайлана. Бу елларда районда 56 башлангыч оешма булып, ул үз эченә 600-700 комсомолны берләштерә.

1951-1953нче елларда 1нче секретарь вазыйфасын Мөхәммәт Якупов башкара. Бу чорлар чирәм җирләр эшкәртү еллары буларак билгеле. Һәр эштә алдынгылар сафында булган комсомоллар бу юнәлештә дә үзләреннән зур өлеш кертәләр. Ул еллар хакында Әхмәтхан Гарипов үз истәлекләрендә менә нәрсәләр дип яза: «Усад авыл хуҗалыгын механикалаштыру училищесын тәмамлагач, комсомол юлламасы буенча без 12 курсант Казахстанга чирәм җирләрне эшкәртергә киттек. Яшь чак, романтика бай чак... Ул вакытта чирәм җирләр КамАЗ, БАМ төзелешләре кебек горур яңгырый, үзенә тартып тора. Иксез-чиксез сөрелмәгән, кеше кулы тимәгән чирәм җирләр, тип-тигез дала: әрлән, йомран ояларыннан кала берни дә юк, хәтта су, елга, агачлык та. Менә шундый җирләрдә хезмәт итәргә туры килде. Әмма без сер бирмәдек, комсомол исеменә тап төшермәдек».

Бу елларда балалар тәрбияләүгә, аларның җәйге ялын оештыруга, мәдәният һәм сәнгатьне үстерүгә зур игътьибар бирелә башлый. Мәктәпләр бүлеге оештырыла. Алар төп игътибарны балаларның укудан тыш вакытларын файдалы итеп үткәрүгә юнәлтәләр. Пионер лагерьлары ачыла. Күп кенә мәктәпләрдә туристик походлар, экскурсияләр оештырыла. Яшь техниклар слеты һәм авиамодельчеләр ярышлары үткәрелә башлый. Мәктәпләрдә хезмәт бригадалары төзелеп, укучылар җәйге каникулларда үз колхозларында эшлиләр. Ә август ахырында башкарылган эшләргә йомгак йөзеннән яшь натуралистлар слеты үткәрү гадәткә кереп китә. Шушы елларны искә алганда Бәлкыйс Сираҗиева исемен атау урынлы булыр. Бүлек мөдире булып эшләгән Бәлкыйс Хәйрулловна комсомол эшчәнлегендә якты эз калдырган шәхес. Шундыйларның тагын берсе Җәмилә Сибәгатуллина. Ул 1959нчы елда ВЛКСМ сафларына алына. Һәм әле дә шул еллардан калган яшьлек ялкынын сүндермичә районыбыз тормышында актив катнаша. Шушы елларда комсомол билетларын алыштыру башлана.

Җәмилә ханым бу вакытларны түбәндәгечә тасвирлый: «Беренчеләрдән булып билет алыштыру безнең колхоз комсомол оешмасына бирелде. Комсомол ялкыны безнең яшьләребезне гел алга әйдәде. Шуңа тырыш хезмәт нәтиҗәсе югары бәяләнде. Безнең оешма районда һәр матур эшнең бөек башлангычы булды. Районда оешма эшчәнлеге гел югары бәяләнде».

Яшьлек елларын, көч һәм сәләтләрен якты киләчәккә багышлаганнар арасында Дамир Хәбибрахман улы Габдрахманов та бар. Ул 1937нче елда Алан авылында туа. 1951нче елда Бөрбаш мәктәбендә укыган чагында ВЛКСМ сафларына кабул ителә. Казан мех техникумында белем алып юллама белән Башкортстанга эшкә җибәрелә. Фабрикада икътисадчы һәм башлангыч комсомол оешмасы секретаре булып эшли. 1956-1959нчы елларда Семипалатинск атом-төш коралы сынау полигонында хезмәт итә. 1957 нче елда ВЛКСМ үзәк комитетының Мактау таныклыгы белән бүләкләнә. КПСС членлыгына кандидат, 1958 нче елда КПСС члены итеп кабул ителә. 1958-1959нчы елларда хәрби частьнең штаттагы комсомол бюросы секретаре булып хезмәт итә. 1959-1961 нче елларда Балтач районы ВЛКСМ райкомының 1нче секретаре булып эшли. Комсомолда алган ялкыны белән күп еллар дәвамында район ветераннар советы рәисе булып торды. Аның бу хезмәте югары бәяләнде. Гаиләсендә үрнәк ир, кайгыртучан ата, юмарт бабай ул. Ага безнең тамырларда Комсомол каны. Буыннарны берләштерә Комсомол даны.

Чыннан да, комсомол берләштергән, туганлаштырган. Халыкның рухи дөньясын баетуда, тормышка яңа караш тәрбияләүдә комсомолның өлеше зур. Комсомол! Мәңге яшь һәм кыю, илебездәге бөек эшләрнең һәрчак үзәгендә, һәрвакыт хәрәкәттә булды. Ул эше белән данлы, яшьлеге һәм батырлыгы белән гүзәл.

Балтач районы партия комитеты, ВЛКСМ райкомы җитәкчелегендә яшьләр игенчелектә, терлекчелектә, гомумән, авыл хуҗалыгында республика күләмендә гел алдынгы урыннарны яулап килделәр. Яшьләрне тиешле шартларда укыту, үстерү, тәрбияләү, күңел ачу мөмкинлеге тудырылды. Гомумән, КПСС райкомы секретаре Рәшидә Әгълиулла кызы Кариева сүзләре белән әйтсәк: «Горурланырлык итеп эшләдек. Узган гомер, башкарган хезмәтләребез белән горурланып яшәргә хакыбыз бар».
Комсомолның 90 еллыгын искә алу, зурлау тантанасында Социалистик Хезмәт Герое Рим Ибраһимович Зариповның әйткән сүзләре: «Данлыклы Балтач тарихын барлаучы, аның өчен тормышын да, сәламәтлеген дә багышлаган, авырлыкларны җиңә барган, заманында бик күренекле укытучы булган, һәрчак комсомол ялкыны белән янып яшәүче Ленураны бик хөрмәт итәм»

Реклама

Райкомда эшләгән вакыт. Сулдан уңга: Сәгъдиева, Вәлиев, Гафаров, Мортазин, Якупов, Ибәтуллина, Галимова.


ВЛКСМ райкомының I секретаре Дамир Габдрахманов (1959-1961нче еллар).


Яңгул авылында комсомол оешмасын төзүчеләрнең берсе - Әхмәтхан Гарипов.


Язма өчен материаллар Ленура САФИНА архивыннан кулланылды.

Комсомолның 50-60нчы елларына Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА сәяхәт кылды.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: