Хезмәт

Бәйрәм белән!

Иң изге, иң кадерле булган аналарны, район хатын-кызлар оешмасы исеменнән ихлас күңелдән олы бәйрәм - Аналар бәйрәме белән кайнар котлыйм.

Реклама

Һәркайсына какшамас сәламәтлек, гаилә бәхете, бала хәсрәтләре күрми хәерле озын гомер кичерүләрен телим. Тудырган, кадерләп-сөеп зур өметләр баглап үстергән балала­рыннан кадер-хөрмәт күоеп, шәфкать-мәрхәмәтләрен тоеп яшәүләр насыйп булсын иде дигән изге теләкләремне белдерәм. Яңа гына беренче сабыен кулына алган яшь аналарга да, газиз баласын армия сафларына озатып, аннан үзәкләре өзелеп хәерле хәбәрләр көтеп торучы сабыр аналарга да, балаларын үстереп олы тормыш юлына чыгарган, аларга һәрчак хәерле теләктә булган аналарның һәрберсенә сөекле, сөйкемле, кадерле АНА булып яшәүләр насыйп булсын.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: