Бәйрәм котлавы
Хөрмәтле Балтач эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, мөхтәрәм ветераннар! Сезне һенәри бәйрәмегез белән чын күңелдән тәбрик итәм, һәммәгезгә дә ныклы тазалык, озын гомер, гаилә иминлеге, эшегездә зур уңышлар телим.
Бүгенге көндә район халкының имин шартларда яшәве, тыныч күңел белән тормыш алып баруы һәрбер полиция хезмәткәренең авыр, катлаулы, шул ук вакытта куркыныч та саналган хезмәтен намус белән башкару нәтиҗәсе ул. Җинаятьчелекне кисәтү, булдырмау юнәлешендәге хезмәтләрегез аеруча мактауга лаек. Наркомания кебек кеше гомеренә куркыныч янаучы җинаятьләрне район җирлегенә үткәрмәс өчен сезнең тарафтан гаять тә күп эшләр башкарыла, наркотик матдәләрне сакларга һәм таратырга омтылучыларның эзенә төшеп, үзвакытында чара күрелүе, бу эшләргә нокта куелуы - Балтач халкының иминлегеннән кала, сәламәтлеген дә кайгырту ул. Җинаятьләрне эзләүдә, ачуда, җәмәгатьчелек тәртибен урнаштыруда сездән уяулык, оперативлык белән беррәттән тәвәккәллектә сорала. Эчке эшләр органнарындагы үзгәртеп коруларның да, сезнең эшнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә юнәлтелгәнлеген дөрес итеп аңласагыз иде. Яңа исем астында, ягъни полиция булып эшләсәгез дә, һөнәри бурычларыгыз үзгәрешсез, искечә кала, дияр идем. Еллар дәвамында камилләшкән һөнәри осталыгыгыз бәрабәренә сез теләсә нинди катлаулы хәлдән чыгарга сәләтле һөнәр ияләре. Хезмәт баскычыннан күтәрелә баручы яшьләр дә өлкән буынның эш алымнарына ихластан таяна, уңышларга ирешә.
Сезне янәдән бәйрәмегез белән котлыйм, хезмәт көннәрегезнең иминлектә үтүен, шәхси тормышыгызның шатлык-куанычлардан гына торуын теләп калам. Бәйрәм белән!
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 13:21Ике малай Иделдә батып үлгән Балалар Идел буенда йөргәндә кечкенәсе бозлы суга төшеп киткән. Абыйсы аны коткарам дип, суга сикергән.000
-
1 март 2021 - 13:11Казанның 177нче гимназиясе укучылары Миңнехановны туган көне белән котлады «Шатлык» балалар хоры клибын уку йортнының Инстаграм битенә куйганнар.000
-
1 март 2021 - 12:11Хөрмәтле райондашлар! Кадерле дуслар! Язның тәүге көне белән сезне! Ямьле язларга килеп керүгә 8 март -Халыкара хатын-кызлар көненә - дөньядагы иң күркәм бәйрәмнәрнең берсенә әзерләнә башлыйбыз.4700
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар24500
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.23000
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".91302
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика