Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чапшарның асыл егете

Яшь чагымда берәр нәрсә кирәк булса, мин гел Бәйсә апай янына чаба идем. Минем килгәнне Фәми абый да күрә, ерактан күзләрен тутырып, елмаеп карап тора да, үзегез карагыз инде дигән кебек, үз эшләре белән китеп бара иде. Бәйсә апай көлә: «Фәми абыеңның бөтен эш коралларын ташып бетерәсең бугай инде!» – ди.

Мин дә Фәми абый кебек капка-койманы бизим имеш. Кая инде ул миңа андый осталарга җитәргә. Ул 1975-1976 елларда өйләрен, капка-коймаларын Фәми абый бигрәк матурлаган, зурайткан иде шул.


Бәйсә апайны без авылда ике исем белән: Бәйсә һәм Бәдерниса апай дип йөртә идек. Фәми абыйның да чын исеме Гайнетдин иде. Авылда аларны яратып, хөрмәтләп Бәйсә апай, Фәми абый дип кенә әйтәләр иде. Авылда әле ике исемле кешеләр тагын бар иде. Дөньяда ике исемле мәшһүр кешеләр бик күп бит ул! Күбесен без аларның икенче исемнәре аша гына беләбез, таныйбыз. Бер исем генә түгел, ике исем дә кешеләргә бик килешә икән шул.
Бәйсә апай иске клуб бинасында почтада эшләде. Шулай ук анда клуб мөдире бүлмәсе, кәнсәләр дә урнашкан иде. Кәефең булмаса, авырып торсаң, эшең бармаса, бер клубны әйләнсәң, бөтен авырлыклар онытыла, күңелләр күтәрелеп китә иде. Бәйсә апай кулыннан килгәнчә, һәркемгә ярдәм итте, киңәшләрен бирде. Ул елларда почта бүлмәсе гөр килеп тора иде.


Фәми абый Бөек Ватан сугышы ветераны, күп орден-медальләр иясе иде, Тимирязев исемендәге колхозда җитәкче урыннарда эшләде.


Камил абый бер генә бала булса да, бик тырышып, эшләп үсте. Гел тыйнак булды. Япь- яшь көенчә Казанга укырга китеп барды. Камил абыйның тормыш юлы минем күз алдында үтте. Ул уңган, тыйнак, пөхтә, зыялы егет булып үсеп җитте.


Татарстан Дәүләт Советы житәкчесе Фәрит абый Мөхәммәтшин белән алар озак еллар бергә эшләделәр. Икесе дә ничектер бер-берсенә охшаган, бик чибәр егетләр иде. Эшли-эшли чәчләре дә бергә агарды. Башын бераз арткарак ташлап, шаяртып, елмаеп та җибәрсә, Фәрит абый бигрәк сөйкемле күренә иде.


Ә Камил абый янына барсаң, гел эштә булыр, шундый дөньякүләм билгеле шәхес, дәүләт җитәкчесе белән эшләү үзе зур бәхет бит ул!


Татарстан Дәүләт Советы депутатлары, язучылар: Туфан Миңнуллин, Разил Валиев, Роберт Миңнуллин, Ринат Харис, Гәрәй Рәхим абыйлар белән дә мин таныш идем. Мин аларның күбесенә дусларча шаржлар ясап матбугатта бастырдым. Роберт абый Миңнуллин бигрәк тә гади, ачык кеше иде. Римма апай Ратникова Татарстан журналистлар берлеге житәкчесе булып эшләгәндә төрле очрашуларга гармун уйнарга да баргаладым.


Алар барысы да Чапшар авылының уңган егете Камил абыйны беләләр, хөрмәт итәләр иде.
Авылдагы күршебез, хәзерге вакытта Татарстан Дәүләт Советы депутаты булган Камил абый Садриев туган авылыбыз өчен дә бик күп игелекләр кылган шәхес.


Авылга асфальт юл кертүдә, мәчет төзелешен оештыруда, аның гөм-бәзенә башы киселгән иске мәчет аен Казаннан матурлатып кайтаруда, авылга чишмә суы кертүдә, авылда яңа клуб, мәктәп, балалар бакчасы комплексын төзүне башлап җибәрүдә аның хезмәтләре бик зур, аларны санап бетерә торган түгел!


Ул хәзер дә Балтач районы, туган авылы белән араны өзми, шунда яңа өй җиткерде, гел кайткалап йөри, райондашларының, авылдашларының хәллә-рен белә, кулыннан килгәнчә аларга ярдәм итәргә тырыша. Ничек инде шундый авылдаш белән горурланмыйсың ди инде!


Зөлфәт Хәйруллин,
рәссам, журналист

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чапшар авылы кеше язмышы