Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чепья җирлеге гаиләләре - «Күрше хакы» тапшыруы геройлары (фото)

«Күрше хакы» дип аталган яңа проектның каһарманнары — үз телләре белән беррәттән татарча да белгән, сөйләшкән башка милләт вәкилләре һәм гаиләләре.

«Татарстан» радиосында «Күрше хакы» дип исемләнгән өр-яңа тапшырулар циклы башланып киткән. Тапшыру ТР Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән әзерләнә.

«Күрше хакы» дип аталган яңа проектның каһарманнары — үз телләре белән беррәттән татарча да белгән, сөйләшкән башка милләт вәкилләре һәм гаиләләре.

Проектның авторы Раил Садри Чепья җирлегендә булып  Сапожников Леонид, Плотников Е. , Степанов Леонид, Перемечев Эдуард гаиләләре белән очрашты.

Очрашуны үткәрүдә, гаиләләрне әзерләүдә Чепья авылы мәдәният йорты хезмәткәре Михайлова Евгенияның көче күп керде, дип хәбәр итәләр, «Халыклар дуслыгы» музееннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев