Хезмәт

Өч әниле Фәридә

Үз гомерендә өч кешегә әни дип эндәшергә туры килгән аңа. Әле кайнанасын да санасаң, дүртәү булалар. Ялгышып кына да, «бәхетле икән» диеп уйлый күрмәгез тагын. Бәхет түгел шул бу. Ә - язмыш. Бәхетле кешенең әнисе бер генә була.

Беренчесе - үзенә гомер биргәне белән бик иртә, әни сүзен тәмләп әйтә башлагач та, дүрт яшендә үк аерыла кыз. Шуңа да, параличланып вафат булган әнисе турындагы хатирәләрнең күбесе өлкәннәр сөйләве буенча гына. Күз алдында аермачык булып калган бердәнбере - әнисе үлгәннән соң күзләренә акча куюы.
Берсеннән-берсе кечкенә өч бала (Фәридә иң олысы) белән тол калган әтиләре өйләнергә ашыкмый. Бик тә нечкә күңелле, бала җанлы булган ир, күрәсең, балаларының язмышы өчен курыккан. Өч ел әниләренең әнисе Зәкия карчык ятимнәргә бөтен күңел җылысын бирә. Аңлый әби кеше: балаларга ул берничек тә әниләрен алыштыра алмый. Шуңа да өйләнү исендә дә булмаган киявенә үзе димче була.
«Кызыма охшаган» дия-дия, ул тәки Әхәтне «сындыра». Шәрифә әниләрен балалар бик яратып каршы ала. Ул да аларны үз итә. Бәлки мөнәсәбәтләре тагын да җылыныр иде, тик бу әни белән бергә йорт бусагасын атлап кергән әби кеше генә, нилектәндер, балаларны бик өнәп бетерми. Бу хакта сөйләргә яратмый Фәридә. Үз өйләрендә чит кешегә әйләнгән балалар. Мөнәвәрә, Оркыя исемле күршеләрдә көн үткәрә. «Балаларың урамда, Әхәт», - дип күп мәртәбәләр кисәтә күршеләре әтиләрен. Бәлки шушы сүзләр тәэсир иткәндер, уртак балалары туса да, гаилә таркала. Өч бала тагын үз әбиләре карамагында кала.
- Әти инде яңадан өйләнәм, сезгә яңа әни алып кайтам дигәндә без әни сүзен шулкадәр тансыклаган идек, - дип искә ала бүген Фәридә ханым.- Бәлки үз әниебез кайта дип көткәнбездер, без яңа әнине бик-бик көттек. Алар Сабадан кадәр кайтып җиткәнче, энем белән көтә-көтә йоклап та киткәнбез.
Кечкенә сеңлебез тәки түзгән. Аның ничек каршы алганын Асия әниебез үләр алдыннан да искә алды әле. «Мин ишектән керүгә, атылып йөгереп тә килде, кочагыма сеңеп тә бетте. Үзе һаман: әни, яңадан бер дә китмә инде яме, дип кабатлый»…
Китми Асия. Кызын сорап барганда бабай буласы кешенең: «Бик усал һәм коры. Өч балага әни була белмәс», диеп әйткән сүзләре дә рас килми. Балаларга чын әни була ул. Кирәк чакта ярата, кирәк икән, тирги, орыша да. «Әни, чыннан да, эреп-җебеп төшкән кеше түгел, ут иде. Усал иде. Әмма эчкерле түгел. Бер кулы белән төртеп екса, икенче кулы белән тартып торгыза иде.
Бүгенге аңым белән бик әйбәт аңлыйм: үз баласы итеп яраткан, үз баласы итеп орышкан ул безне, - ди Фәридә апа.- Әле ул чакта орышса үпкәли идем. Үз әнием булса, янәсе. Мин үпкәләгәнне сизеп алуга, әни: «Әйдә, үпкәләп утырма, чәй эчәбез», - ди иде. Шул арада бөтен үпкә онытыла. Әгәр ул безне үз баласы итеп санамаса, иң беренче кремплин күлмәкне, кремплин плащны, иң беренче тунны сеңлем белән без кияр идек микән?
Ул безне игезәк кызлар сыман, гел бертөследән киендерде. Алай да берчакны миңа гына чигүле күлмәк алып кайта. Сеңлем Флүзә моны күреп бик күңелсезләнә. Әни ике дә уйлап тормый, чаршауны сата да, Флүзәгә дә нәкъ шундый күлмәк сатып ала. Ышанасызмы-юкмы, безнең үгиләр икәнне Асия әниебезнең үз уллары - энеләребез белми үсте. Төпчек энебез Альфред армиядән кайткач, очраклы гына бу хакта ишетә. «Апа, сез үгиләрмени?» - дип бер генә мәртәбә сорады ул. Әни турында үги дип әйтергә теләмим, дидем дә, бүтән бу турыда сөйләшмәдек»…
Бүген инде Асия әниләре вафат. Үзе дә ике бала әнисе булган Фәридә апа күңелендә аның турында бары якты хатирәләр генә. Үз гомерендә күпне күргән, ул елларда ук финанс-икътисад институтын тәмамлап, Саба, Балтач, Арча районнарында финанс органнарында эшләгән, Арча «Госстрах»ына җитәкчелек иткән Әхәт ага да бакыйлыкка күчкән. Балаларыннан кадер-хөрмәт күреп, ил агасы булып бакыйлыкка күчкән ул.
- Арча белән безне күп нәрсә бәйли,- дип, сүз сөрешен башкага бора Фәридә ханым.- Зәкия әбиебез шушы районның Сеҗе авылыннан иде. Ирем Рәшитнең дә әтисе шул авылдан. Тагын бер сәер туры килү: Рәшитнең әтисе белән минем әни бер үк елны бер генә көн аерма белән вафат булганнар.
Рәшитнең әтисенең кабере Сеҗе зиратында Шуңа да без анда елына берничә мәртәбә зыярат кылырга, сәдакә бирергә барабыз. Берничә ел элек, Арчага баргач, Сеҗе турында дөнья күргән китап белән танышырга туры килде.
Карыйм, 85 биттә безнең әниләр нәселе турында язылган. Баксаң, әбиебезнең Мортаза исемле әтисе, безгә карт бабай була инде, Тукайга чалбарлар теккән икән! Без аның тирә-якта данлыклы тегүче икәнен генә белә идек. Кызым әлеге китап авторы Ләлә Камалиеваны эзләп тапты…
Фәридә ханым Әхмәдиева - районда күпләргә мәгълүм шәхес. 40 елга ел укытучы булып эшләп, шуның чирек гасырга якынын Балтач урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбиятыннан укытып, бик күпләрнең хөрмәт-ихтирамын яулады ул. Иң мөһиме, өч әнидән тәрбия алган балаларның тормышта үз урыннарын табуы, бер-берсе белән туганнарча аралашып яшәведер, мөгаен.
Фото: http://vk.com/id12474702?z=photo12474702_327892373%2Fphotos12474702

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: