Хезмәт

Чапшарын яратты

Заманында туган авылым Чапшарда күршебездә генә Мөнәвәрә апа белән Моратхан абый Шакировлар гаиләсе яшәде.

Без кечкенә чакларда ук Моратхан абый турында төрле сүзләр, легендалар йөри иде. Имеш, аның егерме сигез иптәше бар. Ул шуңа да бик көчле кеше икән. Кирәк чакта шуларны гына чакырып ала, имеш. Бу турыда авылдашлар авызыннан да ишеткәнем булгалады. Шулай бервакыт әти белән икебез, ат җигеп, бакчага тирес чыгарабыз. Берсендә тиресне артыграк төяп җибәрдек бугай, ат арбасы бара гына алмый бит. Моратхан абый моны күреп торган икән, килде дә, эһ дигәнче, тиресе-ние белән арбаны күтәреп, борып та куйды.
Җитмешенче еллар башында колхозларда борчакны чалгы белән чабалар иде. Иң зур чалгы - Моратхан абыйныкы. Ул шундый киң колач белән чаба. әйтерсең, аннан чалгы белән кеше түгел, ә комбайн үткән. Әле бит чалгы башына борчак та чуала, кайбер җирләрне куптарып алып булмый. Ә аның покослары арасы шундый ерак һәм кап-кара җир генә утырып калган. Аптырагач, барып-барып карап киләбез. Без биш кеше - әни, әти, әтинең абыйсы, аның хатыны, мин аның кадәр чаба алмыйбыз. Мин шуннан соң гомерем буена беркайда да шулай итеп баһадирдай печән чабучы кешене күрмәдем. Печән-мазар кирәк булса да ул аптырамый иде. Берүзе зур чалгысын күтәреп урманга менеп китә дә, бер кеше кермәгән, керә дә алмаган кычытканлыкларны куерак агачлар арасыннан чабып та төшә. Мөнәвәрә апаны беркайчан да үзе белән алып йөрми. Ул өйдәгесен генә карап тора иде. Бервакыт мин аның Норма-Кариле авылы болыныннан чабылган колхоз печәнен машинага сәнәк белән төягәнен карап та шаккаттым. Ай-һай зур чүмәләләрне күтәреп, уйнап кына чөя иде ул машина арбасына. Оста гармунчы да иде ул. Авылда берәр бәйрәм булса, тальянының уйнаганы әллә каян ишетелеп торды. Бервакыт яшь чагында тальянын уйнатып, күрше авылдан кызлар яныннан кайтып килә икән. Биш-алты егет моның каршына кыйнарга чыкканнар. Ул, гармунын читкә куеп, теге егетләрне тыныч кына бер өемгә өйгән дә, тальянын яңадан алып, юлын дәвам иткән. Өстәвенә, менә дигән балта остасы да иде Моратхан абый. Юк, гади оста гына түгел, ә рәссам дәрәҗәсендәге оста. Аның кулында һәр такта, агач кисәге матур бизәккә әйләнә торды. Чөнки ул агачка җан өреп, һәр бизәген иренмичә, күңел җылысын кушып эшләде. Шуңа күрә алар яшәгән йорт курчак өе шикелле булып, хәзергә кадәр авылдашларның күз явын алып торды. Моратхан абый агач, такта ни дәрәҗәдә начар булса да, ул аннан гаеп эзләмәде, үзенә буйсындырды. Кәкре такталардан да бер-берсенә яраклаштырып әллә нинди матур әйберләр ясады. Өй бураларын ул ишек алдында берүзе бурый иде. Без шаккатып карап тора идек. Моратхан абый Чапшарын бик яратты. Кая гына барса да, кайда гына булса да, бернинди авырлыкларга карамыйча туган авылына әйләнеп кайта, аны бик сагына иде. Ничек шулай итеп туган авылны яратырга була... 2014нче елда Моратхан абыйның тууына 100 ел тула, 2013нче елда вафатына да 30 ел була.
Нинди генә эшкә тотынмасын ул аны коеп куя. Ул эшнең пычрагын, чистасын, авырлыгын да карап тормый. Хәзерге эшсезлек заманында да Моратхан абый безгә күп яктан да үрнәк булып кала. Нинди генә эш бирсәң дә ул аны талымламас, яратып эшләр, елмаеп кайтып керер иде. Моратхан абыйның тормыш иптәше Мөнәвәрә апа да авылга бер бизәк булды. Ул тулы гәүдәле, озын гына буйлы, сабыр, чибәр хатын иде. Алар Моратхан абый белән бик матур яшәделәр. Ул иренең авызына гына карап тора иде. Күтәрелеп авыр сүз әйтмәде, хөрмәт итте, яратты. Балалары да әллә кайларга барып бәхет эзләп йөрмәделәр. Бәхетләрен авылда таптылар. Чапшар хәзер зурайды, матурайды. Анда Моратхан абый белән Мөнәвәрә апаның, аларның балаларының да өлеше бик зур.

Реклама

Рәсемдә: Моратхан абый белән Мөнәвәрә апа 1981нче елда безнең туйга авылдан Казанга килгәч.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: