Чираттагы тукран тәүбәсе
Туры юлдан тайпылганнарга прокурор сүзе дә, янәшәдәгеләр фикере дә мөһим түгел. Аның үз туксаны туксан. Нинди генә шелтәле сүзләр белән туры юлга бастырырга теләсәң дә, гаепленең сүзләре, ышандырулары «тукран тәүбәсе» булып кала.
Эшче төркем вакытында моңа тагын бер кат ышандык. Ирен ташлап, төнлә өч баласын әнисендә калдырып күрше район егете янына кунакка баручы Ч. канлы күз яшьләре белән еласа да, утырышта катнашучы җитәкчеләрне ышандыра алмады. Чөнки чын әни мондый адымга бара алмый. Бала турында сүз барганда үзеңнең шәхси тормышың да, мәхәббәт хисләре дә арткы планга күчә. Ә бу очракта киресенчә.
Е. исә газиз баласын әти-әнисендә калдырып, озак кына югалып тора, сабыеның тәрбиясе белән тиешле дәрәҗәдә шөгыльләнми. Эшче төркемгә килергә тиеш булып та килмәве, дөресрәге юкка чыгуы барысын да аңлата кебек. Утырышка Е.ның әтисе килгән иде. Оныкны тәрбияләүләре, ә кызларын бернишләтә дә алмаулары хакында әйтте. Биш балалы Г.ның үзбуйлы яшәве инде күптән һәркемгә мәгълүм булса да, утырыш әгъзалары аны кабаттан акылга килергә чакырды.
Нәтиҗәсе булырмы? Ата-ана хокукыннан мәхрүм иткән очракта да балалар кызганыч. Приютларга урнаштырган дәвердә дә 16 яше тулгач алар кире туган нигезгә кайтарыла. Ә анда кабат элеккеге күренешләр аларны үз кочагына алачак.
Бала язмышы турында тирәнтен кайгыртучы утырыш әгъзалары һәр очрак буенча нинди дә бер карарга килгәнче, иң элек балаларга зыян тимиме дигән сорауга җавап белән беррәттән инде болай да кыерсытылган җаннарны яклар, саклар өчен чаралар эзләде.
Фото: dating.ru
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 22:11Коронавирус белән авырган балаларда сәламәтлекләренә бәйле проблемалар тапканнар Алар күбесенчә йокысызлык, күкрәк кысу, борын тыгылу, мускул һәм буыннар авыртуга зарланган.7600
-
25 февраль 2021 - 21:21Балтачта картинг ярышлары узачак. Кайчан? 28 февраль көнне Ватанны саклаучылар көненә багышлынган картинг ярышлыры уздырыла.6301
-
25 февраль 2021 - 20:11Һава температурасы һәм кан басымы: алар ничек бәйләнгән? Һава торышының кинәт үзгәрүенең сәламәтлеккә йогынтысы бар, ди табиблар.11201
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.6600
-
20 февраль 2021 - 08:25Газетаның 6нчы санында (19 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар42400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!70101
-
24 февраль 2021 - 10:46Татарстанда дүрт кеше һәлак булган урыннан видео барлыкка килде 23 нче февраль көнне көндез республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.68900
-
24 февраль 2021 - 12:11Экскаваторчы өйдә хатынына бала табышкан Күз алдына китерегез, хатыны ваннада утыра, ире ашыгыч ярдәм чакырта. Нәтиҗәдә, табиблар иргә инструкцияләр бирергә генә өлгерә.58501
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика