Хезмәт

Чирек гасыр узгач

Ташландык җирне чүп-чардан арындырып шунда йорт җиткергән, күпләрне сокландырырлык гөлбакча ясаган, ул чакта Орда гына түгел, тирә-як авылларда да танылып, матур гаилә корып яшәүче, «Кәрнизләре челтәрле» дигән очеркымның герое Гәрәй абый Сәмигуллин белән 24 ел узгач кабат очраштым.

Реклама

Районда шактый танылган шәхес, озак еллар спорт, мәгариф системаларында эшләгән, хәзер Балтачтагы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе инструктор-методисты, газетабызның иң өлкән һәм актив хәбәрчесе, Гәрәй абыйның өлкән улы Нурзада белән килгән идем. Элеккечә бик ачык каршы алды. Йорт кәрнизләрендәге, каралты-курадагы челтәрләр дә исән икән әле. Гәрәй абый да әлләни үзгәрмәгән. 82 яшьлек бабай димәссең. Бит урталары әнис алмадай алсуланып тора. «Әле генә чаңгыда йөреп кайттым», ди ул. Көн саен диярлек кышын чаңгыда, җәен тәпи-тәпи, моннан 30 еллап элек утырткан агачларын карап, шунда хозурланып йөри. Моннан чирек гасырлап элек Гәрәй абыйның авылдагы һәркем сокланырлык ямьле бакчасы бар иде. Ул хәзер тагын да киңәйтелгән. Язга чыгуга әллә ничә төрле сорттагы алмагач, чия, карлыган, кура җиләге, слива һәм башка җимеш куаклары бер-бер артлы шау чәчәккә күмелә. «Боларны тормыш иптәшем Язилә генә күрә алмый инде», дип уфтана Гәрәй абый. Гомер иткән ярын бик юксынуы, хәтерендә гел яңартып торуы сизелеп тора. Язилә апа 2010 елның коры эссе җәендә гүр иясе булган. Гәрәй абыйның хәзер чия, виктория үстерә торган бакчасы гына да 15 сутый мәйдан били. Янәшәдәге ташландык әрәмәлекне чистартып, чокыр-чакырын тигезләп бакчасын киңәйткән. Ул бәрәңгене дә күпләр кебек бер төрдән генә утыртмый. Иртә, уртача, соң өлгерә торганнары әллә ничә төрле сорттан. Җимеш үсентеләре, бәрәңге орлыклары белән сорап килүчеләргә дә булыша. Төп йортта Гәрәй абыйның ярдәмчесе, таянычы булып кече улы Рәис калган. Ул колхозда механизатор булып эшли. Өйләнгән. Тормыш иптәше Рәзилә белән бер ул, бер кыз үстергәннәр. Уллары Рөстәм Чавал техникумын тәмамлап колхозда эшли. Кызлары Миләүшә дә авыл хуҗалыгын сайлаган, Казанда шул юнәлеш буенча югары уку йортында белем ала. Әнә шулай нигезе таркалмый әле Гәрәй абыйның. Бакчасы да озак еллар мул җимеш белән сөендерер.
- Улым белән киленем дә, оныкларым да үземә карата бик мәрхәмәтле. Әниләрен дә бик хөрмәтләп тәрбияләделәр. Соңгы юлга да зурлап озаттык. Картлык көнемдә ышанычлы кулларда калуыма сөенеп туя алмыйм, - ди Гәрәй абый.
Әйе шул. Күңел биреп үстергән агачның да җимешләре татлы, сусыл, тәмле була. Кайчандыр куйган тырышлыгың, хезмәтең бер әйләнеп кайтмыйча калмый шул. Гәрәй абыйның олы улы Нурзаданың малае Рузалин да яңа нигез алып бабасы авылына йорт салган, шушында яши, эшли, өйләнгән, балалар үстерәләр. Нурзада тормыш иптәше Рузилә белән атна саен диярлек алар янына килми калмый. Әтисе янында да шактый озак утырып кайта. Нурзадаларның кызларыннан туган оныкчыгын бигрәкләр дә ярата инде Гәрәй абый.
Тормыш дәвам итә. Һәм бик бәхетле тормыш. Оныкларын гына түгел, алардан туган балаларны да сөя бүген Гәрәй абый. Моннан 24 ел элек язган героемның бүгенге матур тормышына чын күңелдән куанып кайттым.
Рәсемдә: Гәрәй абый төпчек улы Рәис (сулда), оныгы Рөстәм һәм өлкән улы Нурзада белән.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: