Чын егетләр армиядә була
582
0
0
Исәнмесез, хөрмәтле «Хезмәт» газетасы редакциясе. Сезгә Мәскәү шәһәрендә хезмәт итүче Ришат Шәрәфиев хат яза дип белерсез. Газета аша әти-әниемә, әби-бабаема, Ренат абыем, Алинә апам һәм энем Риназга кайнар сәламнәр юллыйм.
Армиягә киткәнемә ике айдан артык вакыт үтте. Әз дә кебек, күп тә кебек. Бик әйбәт ротага эләктем, күп дуслар таптым. Балтач районыннан мин үзем генә, тик татар егетләре күп монда. Авыр чакта бер-беребезгә ярдәм итәбез. Офицерлар да хәлебезгә керә. Армия тормышын үзе хезмәт итмәгән кеше аңлый алмас, шулай да армиядә хезмәт итеп кайтуны мин үзем кирәк дип саныйм. Әти, белмичә әйтмәгәнсең икән, «армиядә булмаган кеше чын егет була алмый», дип. Шуңа күрә армиягә китүемә бер дә үкенмим. Тагын 10 айдан сезнең янга исән-сау әйләнеп кайтырга язсын!
Тиздән Ватанны саклаучылар көне җитә. Шушы форсаттан файдаланып, мин бабаемны, әтиемне, Ренат абыемны, Риназ энемне һәм барлык туганнарымны, авылдашларны, райондашларны бәйрәм белән котлыйм. Тазалык-саулык, күңел тынычлыгы, уңышлар телим. Якынлашып килүче 8нче Март бәйрәме белән безне, гаиләдәге 5 ир-егетне тәрбияләп, кадерләп торучы әнием Гүзәлияне дә котлыйсым килә. Аңа Ходайдан иң изге теләкләр сорыйм. Безнең гаиләдән мин 4нче солдат, шуңа күрә сезнең исемгә тап төшермичә, әйбәт кенә хезмәт итәргә язсын.
Сезне бик сагынып, Ришат ШӘРӘФИЕВ
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Комментарии (0)
-
28 февраль 2021 - 17:11«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» -- моны район укытучылары яхшы белә(+ бик күп фото) "Барыгызга да күңел чисталыгы, сафлыгы, матурлыгы телибез. Без җиңелдек — күңелегез булсын!”8501
-
28 февраль 2021 - 15:41Хәзер бит роллы даими ризыкка әйләнеп бара. Кызларны-егетләрне җыеп, мастер-класслар үткәрәләр, һөнәргә өйрәтәләр.9300
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".45302
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар18100
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.17000
-
26 февраль 2021 - 12:11Юл фаҗигасендә һәлак булган Хашимовлар бәби ашына барырга чыккан булганнар... "Киа" машинасы йөртүчесе турында мәгълүмат аз. - Бик матур, яшь егет. Ялгышмасам, Апас районыннан, диделәр. Эш буенча Балык Бистәсенә кайткан булган, - диде Нәзирә.59400
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".45302
© 2011 - 2021. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика

Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+