Хезмәт

Далаларда яңгыраган җыр

Монголиядә офицер хезмәтен үткән елларда күрше фатирдан еш кына бер татарча җыр ишетелә иде. Шуның аша бу фатирда да татар милләтеннән булган офицер яшәгәне беленде һәм без алар белән танышып, чын дуслар булып киттек.

Шулай бер кичне алар гаиләсендә кунакта булырга туры килде һәм ул: «Мин менә бу җырны бик яратам», дип тагын теге җырны куйды.

«Керим әле урманнарга

Урманның карасына.

Сөйлим әле серләремне

Сандугач баласына», дип Хәйдәр Бигичев тавышы яңгырады. Бу җырны без тагын берничә тапкыр тыңладык. Аннан күршем:

- Бу җырның авторын беләсеңме? - дип сорады. Мин инде күп еллар Советлар Союзы, чит илләр буйлап йөргәнгә яңа җыр авторларын белми идем. Ул минем уңайсызланганымны күреп, җырның авторы Гарифҗан Мөхәммәтшин икәнен әйтте. Шунда кинәт кенә исемә төшеп: «Минем белән бер сыйныфта Гарифҗан Садыйков укыган иде, ә Гарифҗан Мөхәммәтшин исемле шагыйрьне белмим, Татарстандагы барлык Гарифҗаннарны каян беләсең инде дип куйдым».

Бу җырны кассетага яздырып үземә дә алдым һәм тиздән аны өйрәнеп, җырлап йөри башладым. Ул елларда безнең частьтә Татарстаннан, Башкортстаннан килгән егетләр бик күп иде. Шуның өчен часть радиоузелыннан татарча җырлар да тапшырдык, ә бу җыр бер тапкыр гына яңгырамады. Чөнки безнең егетләр шушы җырны кабат куюыбызны сорыйлар иде. Монгол чүлләрендә бернинди агач күрмәгән татар башкорт егетләре арасын­да бу җыр алар арасында бик популяр булып китеп, «безнең замполит җыры» дип йөртелә башлады. Шунда бу җыр кассетадан кассетага күчерелеп, берничә ел Монголия даласында яңгырап торды. Җырны белмәгән, аны җырламаган хәрби калмагандыр.

Хәрби хезмәттән соң Татарстан якларына кайтып яши башлагач, Малмыжда бер сыйныфташым белән очрашкач, ул миннән:

Реклама

- Син безнең Гарифҗан җырларын тыңлыйсыңмы? -дип сорап куйды. Мин аңа:

- Безнең Гарифҗанныкын ишеткәнем юк, ә менә Гарифҗан Мөхәммәтшин дигән шагыйрьнең җырларын бик яратып тыңлыйм, бик күп җырларын җырлап та йөрим, - дигәч, ул шаркылдап көлеп куйды да:

- Син чит илләрдә йөреп бөтенләй артта калгансың, Гарифҗан Мөхәммәтшин безнең Гарифҗан бит инде, ул хәзер Садыйков түгел, Мөхәммәтшин, - диде. Кара әле, нинди үкенеч. Элегрәк бу җырларның авторы минем сыйныфташым икәнне белсәм, ничек мактанып йөрер идем. Хәрби частьтә дә «безнең замполит җыры» димичә, «безнең замполит сыйныфташы җыры» диярләр иде. Ә менә хәзер аның җырларын радиодан ишетсәм, җае килгәндә җырның авторы минем сыйныфташым икәнне әйтеп узмыйча калмыйм. 12нче октябрьдә Гарифҗан дустыбызга 70 яшь тулды.

«Кер, Гарифҗан, урманнарга,

Каеннар арасына.

Шигырьләреңне укыймын,

Җырларыңны да җырлыймын,

Күңелем дәвасына», дип әйтмичә булдыра алмыйм. Олы юбилее белән аны танылган шагыйрьләр, язучылар котлар. Шулар арасыннан безнең дә котлаулар һәм изге теләкләр барып ирешсен иде.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: