Ефәк гөмбәз астында «Хезмәт», 2 август, 2000 ел.
Һава-десант гаскәрләренең олуг юбилее, 90 еллыгы уңаеннан ВДВ ветераны Рамазан Фәрзиевның 20 ел элек басылган язмасын тәкъдим итәбез. 2000нче елга кайтып килик әле
Бөек Ватан Сугышының беренче бәрелешләрендә авиация гаскәрләренең аерым частьларенда оешкан һава десантчылары төркеме зур батыр-лыклар күрсәтә. Алар самолетлардан, планерлардан парашютлар белән дошман тылына төшеп, күптөрле диверция, җимерү, әһәмиятле разведка эшләре башкаралар.
Районда Ватан сугышында катнашып, исән калган ветеран-десантчылар бармы-юкмы, әйтә алмыйм. Ә менә 20 яшьтән алып 50 яшьне узып киткән десантчы ир-егетләрнең күбесен беләм. Алар белән бәйрәм көнне очрашып сөйләшәбез, күңел ачабыз. Араларында җитәкче урыннарда эшләүче райондашларыбыз да шактый. Кайберләренең десантчы икәннәрен авылдашлары да белеп бетермиләрдер әле. Хакимият башлыгының беренче урынбасары Рәшит Ильясов, «ОСТО» спорт-техника клубы җитәкчесе Рафаэль Фәйзрахманов, коммуналь хуҗалык предприятиесенең Нормадагы филиалын җитәкләүче Исмәгыйль Шакиров, прокуратура тикшерүчесе Фәрит Шәрифуллин, ЮХИДИ инспекторы Эдуард Фәйзрахманов, Норма һөнәр лицееннан укытучы Илдус Төхвәтуллин, әфганчы Әхәт Салихов, юллар идарәсе шоферы Әлфәт, Дима, бәрәңге эшкәртү комбинатыннан Рашат, салым инспекциясеннән Рәйхан, Соснадан физкультура укытучысы Фәнил, балалар бакчасы шоферы Фидаил, Яңгулдан төзелеш белгече Рафаис, Килидән Рафис, авылдашларым Павел Иванов, Валентин Терентьев, Илгиз Николаев, Котдус Зыятдинов, Шамил Әминов, Габделхәй Абдуллин(вафат инде), Рәшит Бариев, Ранил Якупов, Айрат Ибәтуллин, РәмзилСәйфелганиев (соңгы өчесе иң яшьләребез), Таһир Закиров, Нәкыйп Гыйлаҗевлар ВДВ гаскәрләрендә мактаулы, авыр хезмәт юлы үтеп кайткан егетләр. Ә мөнә Балтач авылыннан Равил Тимербаев, Чепья мебель фабрикасы остасы Таһир Гаязов, Нормадан Мәлик Мөҗипов (мәрхүм инде) хакында аерым язасы килә. Нәкъ 30 ел элек, 1970 елның маенда, әлеге егетләр белән мине Казан укыту-авиация үзәгенә укырга җибәрделәр. Анда безгә парашютның төзелешен, аны җыярга һәм башка күнекмәләргә өйрәттеләр. 10 июнь көнне Биектау районының Коркачык янындагы аэродромында, очкычларга утырып, беренче тапкыр сикердек. Парашютым ачылгач, зәңгәр киңлектә «Буразналар» җырын сузып җибәрдем. Әйткән нәзерем шул иде. 4 ебез дә 3әр «сикереш» ясадык. Шөкер, зыян күрмәдек. Шунда ук 18 яшебезне тутырып, якындагы Ямәширмә авылына җәяү барып, тәүге мәртәбә сайлауларда катнашуыбыз да истән чыкмый. Ә хәрби хезмәтне чынлап торып элекке Союзның төрле почмакларында үттек. Кызганыч, күнегүләр вакытында парашюты ачылмыйча һәлак булган иптәшләребез дә юк түгел. Якташым, Литва җирендә вафат булган Түбән Кама районы Макаровка авылы егете Николай Уткинны үз кулларым белән салкын гүръгә иңдерергә туры килде.
Язмамны үзем хезмәт иткән чорда ВДВ командующие, армия генералы В.Ф.Маргеловның сүзләре белән тәмамлыйсы килә: «Корабльдән аерылганда, колак артында көчле мотор җиле гүләвен, ирекле төшү тизлеген (9,8 м.с.кв.) татымаган беркем дә десантчының горурлыгын, аның дәрәҗәсен аңлый алмас...»
Рамазан ФӘРЗИЕВ,
запастагы гвардия сержанты.
Иске Салавыч авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев