Елга йомгак ясала, җитәкчеләр бүләкләнә (фото)
Казан шәһәрендә «Форпост» республика һәм район үзәкләренең йомгаклау слёты узды.
Слёт эшендә Татарстан Республикасы Эчке эшләр министры Артём Хохорин, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов, республика районнарыннан үзәк директорлары катнашты.
Чарада шулай ук ел йомгаклары буенча оешма директорларын һәм иң яхшы активистларны да бүләкләп уздылар. Балтач районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Рафис улы Заһидуллинга ТР Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хаты, районыбызның "Форпост" үзәге директоры Фирдинант Шәрифҗан улы Гыйлемҗановка "Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре арасында җәмәгать тәртибен саклау юнәлешендә иң яхшы үзәк" исеменә уздырылган республика конкурсының 2 дәрәҗә дипломы тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев