Хезмәт

Елга сукмагыннан гына килермен

Кили авылы картларына: «Ахшам намазына елга сукмагыннан гына килермен, анда юл яхшы», - дисә дә, имам Рәхимулла абый Әсхадуллин, кызганыч, мәчеткә башка килә алмый. Өенә кайтып, мал-туар арасында йөргән 67 яшьлек ир тромбоздан шунда җан бирә. Газапланмыйча, җиңел генә үләргә язсын иде, дип теләүләре Ходайның «амин» дигән сәгатенә туры килгән,...

Әйе, мәчеткә ул әкрен генә, аксаклап килә иде. Аягына операция кичергәннән соң, йөрүе авырлашты аның. Елга сукмагыннан, ягъни кыскарак юлдан килермен дип әйтүе дә юктан түгел. Шулай да, хәле нинди генә булуга карамастан, имам вазыйфасын җиренә җиткереп башкарырга тырышты. «Мәчеткә менә алмаганда, намазларын өйдә укыды. Бишесен дә калдырмады. Ә дога укырга, мәчет төзегәндә ул чактагы имам Хәсән абый белән кыш буе бергәләп өйрәнделәр», - ди хатыны Мәдинә апа. Тора-бара үзен дә имам итеп сайлап куйдылар.
Азанны ул йомшак та, шул ук вакытта моңлы да итеп әйтә иде. Аны тыңлап тору күңелгә бер рәхәтлек бирде. Авыл халкы бүген дә аның тавышын юксына.
Билгеле, авылда мулла булу җиңел түгел. Авыл халкы аларның бар гамәлен энә күзеннән үткәрә. «Имамнар сәдака җыеп, аштан-ашка йөри», -дип җиңел уйлаучылар да бар. Бу яктан Рәхимулла абый балага исем кушу, никах уку дисеңме, җеназага бару, мәет озатумы... болар-ның барысын да Аллаһ каршындагы бурычы итеп үтәде. Юкса, аларга зур бурыч йөкләнә бит. Мәхәлләсендәге кешеләрнең дин тотулары, иманы, әхлагына карап, авыл имамнарының хезмәте бәяләнә. Ахирәт тормышында ул шуның өчен җавап тотачак. Дөрес, 100дән артык хуҗалыклы авыл халкының барысы да дингә бирелгән дип әйтеп булмый. Кемнеңдер күңелендә булса, кемдер аны Корьән кушканга башкара. Көндәлек намазларга әлеге дә баягы шул бер картлар: Гафур, Сәлим бабайлар йөрсә, Ураза, Корбан гаетләрендә кеше күп була. Соңгы вакытта тәравих намазларына кечкенә балалар да йөри башлады хәтта. Рәхимулла абый намазга килгән өчен аларга «кәнфит» бирә иде. Балалар менә шул 2-3 кәнфитне күтәреп, догаларны кабатлап, кош тоткандай өйләренә кайтып керә иде. Монысы өчен дә аңа зур рәхмәт! Балалар дигәндә, эри дә китә иде Рәхимулла абый. Сабыйларны кочаклап үпкәндә аның бар холкы ачыла иде кебек. Балабызга күз тиде дип, өшкертергә килүчеләргә дә аның файдасы тиде.
- Кызыбыз тугач, капка ишекләрен ачып, туй көткәндәй итеп каршы алган иде безне әти белән әни. Каенана хастаханәдә ятканда, өч атналык кызыбызны алып калып, безне авыл Сабан туена җибәрде ул, - ди килене Флюра. Курган өлкәсендә хезмәт итүче оныгы Рафилне армиягә елап озаткан булган ул. Тик оныгы гына аның белән хушлашмый калды. Лаеклы ялга чыкканчы Рәхимулла абый колхозда тимерче булып эшли. Авыл халкы терлек суярга гел аны чкыра иде.
«Рәхимулла Һидият улы башкаларга үрнәк була белде. Теге дөньяга үзең белән бернәрсәне дә алып китеп булмый. Бар да кала, байлык та. Рәхимулла бакый дөньяга иман белән китә», - дип белдерде Норма авыл җирлеге втераннар советы рәисе Рәфкать Нигъмәтуллин мәрхүмне соңгы юлга озаткан чакта. Менә шулай хөрмәтләп озаттылар аны. Рәхимулла абый гөлләр ярата иде. Берәр ят, матур гөл күрсә, аны тизрәк мәчеткә алып барып утыртырга тырышты. «Быел гөлләрем начарайды әле», - дигәч, Мәдинә апа килендәше Гөлирам апа белән туфракларын алыштырганнар. «Рәхимулла абыйның гөлләрен корытмам, су сибәрмен», - дигән бүген мәчеттә азан әйтүче Солтан. Ә мулла вазыйфасын Сөнгатулла абый башкара.
Мәрхүмнең гаиләсе, туганнары авыр көннәрдә матди һәм рухи яктан ярдәм күрсәткән барлык кешегә дә хөрмәтен белдерә. Авылдашлары Рамил Галимов тәкъдиме белән куелган чардуган авыл халкының истәлеге булып тора.
Соңгы истәлек. Рәхимулла ага (уңнан беренче) милли бәйрәмебез - Сабантуйларына йөрергә ярата иде. Әлеге рәсемдә аның авылдашлары белән бергә район Сабан туен тамаша кылган чагы.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: