Хезмәт

Эшләгәнгә эш … (+фоторепортаж)

Яӊгул авыл җирлегендә район авылларыннан килгән яшь эшкуарлар һәм авыл җирлеге башлыклары катнашында киӊәшмә булып узды.

Киӊәшмәнеӊ беренче өлешендә кунаклар Яӊгул авылында уӊышлы эшләүче яшь эшмәкәрләрнеӊ уӊай тәҗрибәләрен карадылар, җиләк-җимеш плантациясендә җиләкчелек серләре белән таныштылар, кече фермерлык, крестьян-фермер хужалыгы юнәлешендә эшләүче шәхси хуҗалыкларда булдылар.
 
Икенче өлешетә, иӊ беренче булып авыл җирлеге башлыклары яшь эшмәкәрләр белән зур шашка ярышында көч сынаштылар, ә соӊыннан районда авыл хуҗалыгы юнәлешендә эшләүче программаларда катнашу мөмкинлекләрен өйрәнделәр, сорауларга җавап алдылар. Киӊәшмә эшендә район башкарма комитеты җитәкчесенеӊ беренче урынбасары Илшат Галимуллин катнашты.

 

Фото: автор

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: