Хезмәт

Эвакуацияләнгәннәр, юылмас хатирәләр...

Заманында Балтач җирлеге зур сандагы эвакуацияләнгән гаиләләрне кабул иткән, үз канаты астына алган, көченнән килгән кадәр яшәү өчен шартлар тудырган.

Реклама

Сугыш нәтиҗәсендә яшәү урыннарыннан куылган, йорт-җирләрен, мөлкәтләрен югалткан кешеләргә карата райондашларыбыз бик кешелекле, олы җанлы булган. Шулай да араларында бу кешеләрнең язмышына битараф калучылар да табылган. Балтач районына барысы 306 гаилә, ягъни 1023 кеше килгән. Алар август-сентябрь айларында ук килә башлаган. Мәсәлән, 1941нче елның 26нчы сентябрендә Балтачка - 6, Бөрбашка 5 гаилә урнаштырылган. Әйе, эвакуацияләнгән гаиләләр авыл советларына кергән авылларга урнаштырыла. Чепья авыл советына кергән Чепья, Иске Чепья, Мельничная, Яңгырчы, Тлогурт авылларына 144 гаилә беркетелгән. Кече Лызи авыл советы авылларына 66 гаилә. Саннарның күп булуы урнашу мөмкинчелеген, тел мәсьәләсен күздә тотып билгеләнгәндер, мөгаен: Түнтәргә - 38, Борнакка - 40, Чутай, Нөнәгәргә - 45, Шеңшеңәргә - 29, Сәрдеккә - 20, Субашка - 13, Иске Көшкәткә - 17, Шода, Куныр, Комзаводка - 14, Аланга - 10, Смәелгә - 9, Доргага - 7. 1944нче елның 10 нчы мартына булган мәгълүматлар буенча Балтачта - 16, Яңгулда - 9, Көшкәтбашта - 8, Соснада - 7, Салавычта - 5, Чапшар, Кили, Гондыр авылларында 3әр гаилә яшәгәнлеге билгеле.
Бу эш белән турыдан-туры шөгыльләнү өчен район Советлары каршында эвакуация бюролары төзелгән. Аның рәисе итеп Хәбибрахманова билгеләнә. Ләкин рус телен начар белүе сәбәпле, аны район Советы башкарма комитеты секретаре Әхмәт Абдракитов белән алыштыралар. Бюро составына мәгариф бүлеге мөдире Мөхәммәтҗан Кильдиев кертелгән. Эвакуация бюросына килгән кешеләрне учетка алу, урнаштыру, ярдәм күрсәтү, эшкә яраклыларын эшкә урнаштыру, уку яшендәге балаларны укыту, тормыш-көнкүреш шартларын тикшерү һәм башка мәсьәләләрне хәл итү йөкләтелгән.
Эшкә урнаштыру белән махсус шөгыльләнә торган инспектор билгеләнә. Чепьяда бу эшкә фронтта яраланып, Түнтәргә эвакуацияләнгән гаилә янына кайткан Заһидулла Сибгатулла улы Хәмидуллин билгеләнә. Эвакуация белән килгән гражданнар мәсьәләсе күп тапкырлар район Советы президиумы утырышларында, район Советы сессияләрендә тикшерелгән, хәтта чираттан тыш сессияләр чакырылган. 1941-45нче еллар эчендә эвакуацияләнгән һәм кызылармияче гаиләләренә ярдәм, тормыш-көнкүреш шартларын яхшырту мәсьәләсе 13 тапкыр тикшерелгән, чаралар билгеләнгән, ярдәм оештырылган, гамьсез, битараф җитәкчеләр гаепләнгән, эшеннән алынган.
«...Эвакуацияләнгән кешеләрне кабул итү торак җитмәүчелегенә китерде, район халкына кысылырга туры килде. Җылы, ачык караш белән, туганнарча каршы алу, аларга булышу, изге патриотик бурыч...» - бу сүзләр башкарма комитеты рәисе Нәҗип Һадиевның район Советы сессиясендә чыгыш яаган докладыннан китерелде (1942нче ел, 10нчы ноябрь).
Докладта Аланның «Берек», Нормабашның «Комсомол», Яңа Салавычның «Ворошилов» колхозлары мактап мисалга алына. Җитәкчеләре - Вафин, Нуриев, Заһретдиновлар.
Кече Лызи авыл советы авылларында урнаштырылган 180 кешенең берсе дә утын белән тәэмин ителмәгән. Зур Лызига (2нче өлеш) билгеләнгән Коновалова гаиләсе 3 баласы белән канцелярия астына урнаштырылган. Идәне, пиче юк, җимерелгән, кеше яшәрлек түгел, соңыннан кара мунчага күчерелгән. Норма авыл советы рәисе Сафиуллин ярдәм сорап килгән Богданованы тиргәп чыгара, Бөрбаш, Бөрбаш Сәрдегәненә урнашканнарга караш начар була, утын шулай ук бирелми, 4-5 көн икмәксез торалар. Мондый мисаллар китерсәң, алар бик күп.
Көшкәтбаш авыл советы рәисе Козловскаяны балаларын кечкенә чанага төяп чыгып китәрлек дәрәҗәгә җиткерә. Социаль яклау органнары Арбашка җиткән Козловскаяны килеп алырга кушкач: «Нигә туктаттыгыз аны, Арча районына чыгып китсен иде, туйган алардан», - ди.
Шубан авылы җитәкчеләре Нигъмәтҗанов, Мөхәмәтшиннар ятимнәргә бирелгән киез итекне үз балаларына ала, «барыгыз, авылдан чыгып китегез, үз көнегезне үзегез күрегез», - дип куып чыгарулары; Ярак Чурмада яшәүче Зеленованы утын, бәрәңге сорап килгәч, колхоз рәисе Гавриловның куып чыгаруы һәм башка тискәре күренешләр кайбер җитәкчеләрнең кешелексезлеген тагын бер кат искәртә. Кимчелекләр булуга карамастан, эвакуация белән килгәннәргә зур ярдәм күрсәтелгән. 1942нче елда уздырылган район Советы сессиясе материалларында шундый саннар бар:
- 23450 сум пособие, 15000 сумнан артык бер тапкыр акчалата ярдәм түләнгән;
- 280 күлмәк, 215 туфли, 67 балалар пальтосы, 37 гимнастерка, 1000 пар носки, 68 пар киез итек, «Стахановец» артелендә мехтан теркәп 400 пар оек, 100 балалар пальтосы бирелгән;
- 10 центнер прәннек, 212 килограмм май, 284 килограмм шикәр, 25 центнер борчак, 153 килограмм ярма, макарон, 71 банка консерва һәм башкалар сатылган;
- җан башына һәркөн 400 грамм икмәк бирелгән. (1944нче елдан 200 грамм).
Эвакуация белән килгән кешеләрне эшкә урнаштыру, хезмәткә тартуга игътибар бирелгән. Мәсәлән, Балтач районы буенча хезмәткә яраклы 456 кешенең 376сы эшләгән. Күпчелеге, 290 кеше - колхоз производствосында, 80 кеше төрле артельләрдә, учреждениеләрдә хезмәт иткән, яшәргә тырышкан.
(Дәвамы бар)

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: