Хезмәт

"Факел"лылар лаеклы ялдагы укытучыларны котлады

"Факел" яшүсмерләр клубы бер генә чарадан да читтә калмый. Клуб базасында төрле чаралар үткәрү матур традициягә әйләнеп бара.

СМУ микрорайоны халкы алар үткәргән чарларга бик теләп йөри. Бәйрәм көннәре дип тормыйлар балалар җитәкчеләре Айсылу Нуриева белән төрле акцияләрдә бик теләп катнаша.
Әле генә өлкәннәрне котлаганнар иде. Ә кичә лаеклы ялдагы укытучыларның өйләренә барып, бәйрәм белән тәбрикләделәр. Иң элек балалар төрле оешмаларда булып, үзләрен укыткан мөгаллимнәргә укучыларыннан котлау открыткасы яздыртты. Һәм аларны бәйрәм көнендә үз адресатларына тапшырдылар.
Фото: http://baltasi.tatarstan.ru/rus/foto_report.htm/photoreport/625235.htm

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: