Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәүзия апага күзләр тимәсен (фото)

Матурлык яратучы, аны үз куллары белән тудыручы Фәүзия апага «СөбехәнАллаһ» дип карыйк!

Яңгул авылында яшәүче 78 яшьлек Фәүзия апа Кадыйрова теплицасында кило ярымлы помидорлар үстергән! Нинди генә сортлы помидорлар юк анда! Ул аларның үсентеләрен дә сатып алмый, үзе үстерә.

«Эреләрен, матурларын гына сайлап үстерәм», — ди. Теплицасына керсәң, андагы тәртипкә шаклар катасың! Ялгышып кына качып калган бер чүп үләне күрмәссең.

Эче генә түгел, тышы да көлеп тора, шау чәчәкләр эчендә утыра теплицасы. Капкадан керүгә, аллы-гөлле чәчәкләрне күреп, күзләр камаша. Чәчәк арасындагы кишер, суган түтәлләрендә дә бер чүп күрмәссең!

Матурлык яратучы, аны үз куллары белән тудыручы Фәүзия апага «СөбехәнАллаһ» дип карыйк та, сау-сәламәт булып, озын гомер кичерүен телик.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев