Әфганчылар очраша
434
0
0
Әфганстан иленнән соңгы совет солдаты чыкканга 25 ел вакыт узып киткән.
Сугышның башланып китүенә халыкның төрле катлам вәкилләренең фикерләре төрлечә. Советлар Союзы белән дуслык һәм хезмәттәшлек килешүенә нигезләнеп, 1978-1979 елларда Әфганстан хөкүмәте илдә барган революцион үзгәрешләрне һәм тынычлыкны яклау, илнең таркалуын туктату һәм халыкның бәйсезлеген саклап калу өчен дип, Совет хөкүмәтеннән тиз арада сәяси, икътисадый һәм башка төрле ярдәм күрсәтүләрен сорап берничә тапкыр мөрәҗәгать итә. Монда хәрби ярдәм күрсәтү дә күздә тотылган иде. Шушы исәптән совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты 1979 елның 27 декабрендә Әфганстанга кертелде. Бу көннән башланган вакыйгалар меңләгән кешенең язмышында онытылмаслык хатирәләр, кара кайгылар һәм кире кайтара алмаслык югалтулар калдырды, чөнки Әфганстанда, игълан ителмәгән булса да, ун елга якын чын сугыш барды.
Безнең райондашлар арасында да күп кенә әфганчы егетләребез төрле хөкүмәт бүләкләренә лаек булдылар. Алар арасында «Кызыл Йолдыз» ордены белән бүләкләнүчеләр дә бар. Менә алар: Илгиз Хәйруллин (мәрхүм), Хәлил Хаҗиев, Рәис Вәлиев, Рөстәм Гарифуллин (һәлак булганнан соң), Рәзил Шәйхетдинов, Тәлгать Гыйльванов (һәлак булганнан соң). Әфганстанга беренче булып киткән якташларыбызны рәхмәт сүзләре белән искә аласы килә. Менә алар: Фирдинант Нәфыйков (Кили авылы), Таһир Хөснетдинов (Балтач), Нурылхак Хәбибрахманов (Шубан), Раил Гайнетдинов (Нөнәгәр), Николай Раков (Чепья), Рәфыйк Хәтимов (Бөрбаш Сәрдегәне), Фидаил Гыйльмуллин (Балтач). Бу исемлеккә тагын бик күпләрне кертергә мөмкин. Якынлашып килүче бәйрәм уңаеннан, хөрмәтле әфганчылар, сезне котларга рөхсәт итегез. Сезгә һәм сезнең гаиләләрегезгә бәхетле имин киләчәк, тазалык телим. Һәр туар таңыбыз якты, күгебез аяз булсын. Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен онытмыйча, кайгы-хәсрәтсез тормыш кичерүегезне телим. 15 февраль көнне барлык әфганчыларны тормыш иптәшләре белән традицион җыелу урыны булган Балтач хәрби комиссариатында 11 сәгать 30 минутта көтеп калабыз.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Теги:
250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
24 гыйнвар 2021 - 17:11Африка чумасы куркынычы янәшәдә генә. Азыкларында талпаннар булмауны ачыклау да зыянга булмас.4600
-
24 гыйнвар 2021 - 16:22Район башлыгы призына барган көрәш ярышлары тәмам. Җиңүчеләр билгеле. 25нче тапкыр үткәрелгән бәйге үзенең тарихына яңа батырларын теркәде.10801
-
24 гыйнвар 2021 - 16:11Габделганиев Кытай интернет-сәүдә тәҗрибәсенә таянырга тәкъдим итте Татарстанның 12 меңнән артык компаниясе маркетплейс аша сәүдә потенциалына ия.5701
-
23 гыйнвар 2021 - 12:18Балтачта район башлыгы призына көрәш ярышларында 20 команда катнаша
-
29 декабрь 2020 - 11:16Балтач каратистлары Бөтенроссия турнирыннан җиңү белән кайтты
-
15 гыйнвар 2021 - 13:50Газетаның 1нче санында (15 январь, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар47200
-
30 декабрь 2020 - 10:40Газетаның 52нче санында (30 декабрь, 2020 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар138500
-
22 гыйнвар 2021 - 08:11Саба районында булган коточкыч авариянең корбаннары дүрткә җиткән Саба районында Ике басу Арташ авылы янында булган коточкыч юл-транспорт фаҗигасе 4 кешенең гомерен өзгән.107204
-
22 гыйнвар 2021 - 09:21«Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» медицина фестивале старт ала «Ак халатлы фәрештәләр - Ангелы в белых халатах» медицина фестиваленең яңа интерактив программасы мәктәп укучыларына, студентларга һәм аларның ата-аналарына кызыклы булачак.60902
-
22 гыйнвар 2021 - 14:46Айдар Хәйретдинов: “Эшләгән кеше лаеклы хезмәт хакы алырга тиеш” Утырышта Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Хәйретдинов, халык мәшгульлеге үзәге, салым хезмәте, статистика һәм башка хезмәтләр җитәкчеләре катнашты.55302
© 2011 - 2021. Хезмәт. Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Электронная почта филиала для сообщений о фактах коррупции: BaltasiRed2005@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84
16+