Фикерләребез бер
Күңелләргә шатлык өстәп «Фикердәш» клубы әле дә үз канаты астына дусларын җыя.
Монда үзеңне икенче төрле итеп хис итәсең. Бер мизгелгә авырлыкларны онытып торасың, якын дусларың яныңда чакта бу дөньяда үзеңне кирәкле итеп тоясың. «Фикердәш» клубына йөргән егет-кызлар әнә шулай үзләрен бик бәхетле саныйлар. Ел әйләнәсе һәркем бу очрашуны көтеп алып куанып йөри. Быел да якты өмет-шатлыклар белән янә искечә яңа ел бәйрәмен үткәрергә «Ял» кафесына җыелдык. Бәйрәмгә килгән егет-кызларыбызның шат елмаюлары, бер-берсе-нең хәлләрен сорашуы, яңа дуслар белән танышулары ямь өстенә ямь бирде. Биредә эшләүче хезмәткәрләр тәмле ризыклар пешереп табын әзерләгәннәр иде.
Инвалидлар оешмасының рәисе Ева Александрова яңа ел теләкләрен җиткереп бәйрәмне ачып җибәрде. Үзенең матур җырлары белән Эльмир Галиев бәйрәм кичәсен тагын да ямьләндерде. Түгәрәк табын янында утырган егет-кызларны бер дә тик тотмады ул, җырлатты, биетте, уйнатты. Арабызда көчле рухлы спортчы тренер Марс Сәләхетдиновның чыгышын да бик ошаттык. Дусларына изге теләкләр белән шигырь сөйләгән Айгөлне дә һәркем яратып тыңлады. Туган көннәрен дә билгеләп үтүчеләр дә читтә калмады. Чая, тәвәккәл кыз Руфия Хафизова быел да дусларын онытмыйча әти-әнисе ярдәме белән яңа ел бүләкләре әзерләп килгән иде, лотерея уйнатты.
Бәйрәмнән алган җылы тәэсирләрдән һәркем канәгать булып, киләсе очрашуларга кадәр дип шатланышып өйләренә юл алды.
Шушы бәйрәмне оештыруда ярдәм иткән халыкка социаль хезмәт күрсәтү «Наз» үзәге җитәкчесе Гөлнара Әхмәдиевага, «Ял» кафесы хуҗасы Айрат Хәйруллинга һәм пешерүчеләргә, җырчы Эльмир Галиевка һәм Фәнил Әүбәкировка олы хисләребезне җиткереп, тазалык, хәерле, бәрәкәтле тормышлар, эшләрендә зур уңышлар теләп калабыз.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 10:46Өйне уңайлы, заманча һәм зәвыклы итү серләре Интерьер уңайлы да, затлы да, заманча да булсын өчен нишләргә соң?5100
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!3700
-
25 февраль 2021 - 09:21Сабыен бер тапкыр гына кочакларга өлгергән... Операция дә уңышлы үткән булган бит...14900
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.4800
-
20 февраль 2021 - 08:25Газетаның 6нчы санында (19 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар39800
-
23 февраль 2021 - 16:31Татарстан Президенты Казан Суворов хәрби училищесында булды Рөстәм Миңнеханов суворовчылар белән аралашты һәм алар белән истәлеккә фотога төште.97901
-
24 февраль 2021 - 10:46Татарстанда дүрт кеше һәлак булган урыннан видео барлыкка килде 23 нче февраль көнне көндез республиканың Балык Бистәсе районында коточкыч юл-транспорт һәлакәте булды.58800
-
23 февраль 2021 - 17:11Пионер урамында... бар да элеккечә “Күршеләр – иң якын кешеләр” дип яши алар Узган ел шул урамда ялгызы яшәүче Гыйльмулла абый, операция ясатып, хастаханәдә ятканда, ул кайтышка өен юып, җыештырып, карлыгыннарын җыеп кайнатып, печәнен чабып, киптереп, өеп куйдылар күршеләре58702
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика