Хезмәт

Финишка килеп «җитмәде»

«С неба упала звездочка наша, Огненном шаром на землю упал...»

Реклама

Ишле гаиләдә үсеп, Урта Көшкәт урта мәктәбен тәмамлаганнан соң абыем Юра Шишкин Удмуртиянең Яр бистәсенә юл ала. Кечкенәдән үк сәламәт яшәү рәвеш яклы булган егет тормышын спорт белән бәйли. Укуын әйбәт кенә тәмамлап Кызыл Армия сафларында чик сакчысы булып хезмәт итә. Ә 1975нче елда Урта Көшкәт урта мәктәбенә эшкә кайта. Озак та үтми аны Смәел урта мәктәбенә күчерәләр. Әнә шул көннән 34 ел вакыт узган. Эссеме-салкынмы, буранмы-яңгырмы ул Торҗа белән Смәел арасына күпер «сала». Язгы ташу вакытында никадәр генә авыр булса да, ул һичкайчан зарланмады. Күпләргә үрнәк булырлык матур гаилә корып, тәрбияле балалар үстерде, заманча йорт салды.
2011нче елның ноябрь аенда оныгының 3 яшьлек туган көнен билгеләп үтәргә җыенганда абыем кинәт авырый башлый. Яңгул, Балтач табиблары ничек кенә тырышмасыннар туганыбызның гомерен саклап кала алмадылар. Юра абыемның йөрәге тибүдән туктады. Бу хәвефле һәм авыр хәбәр бик тиз таралды. Аның үле гәүдәсе өч көн өйдә торды. Саубуллашырга килүчеләр бик күп булды. Смәел урта мәктәбе коллективы, укыткан укучылары, Смәел, Шеңшеңәр, Ор авылы халкы, дуслары, туганнары, тормыш иптәшенең хезмәттәшләре, Балтач, Кече Лызи, Ушма, Урта Көшкәт, Пор.Көтәш, Сизнер, Дорга, Кургем, Мельничная авылларыннан, Коми республикасыннан, Мәскәү, Курган, Төмән, Можга һәм Казан шәһәрләреннән кайтучылар абыем белән саубуллашырга ашыктылар. Соңга юлга озатканда Чепья авылы чиркәве хезмәткәрләре дә зур тырышлык куйды.
Кем идең син, абыем? Безнең арадан нигә иртә киттең? Әти-әниең сагындымы әллә? Борынгылар дөрес әйтәләр. Кешенең кемлеге авырганда яки үлгәннән соң беленә. Синең нинди кадерле кеше булганыңны без аңлап бетермәгәнбез. Язмыштан узмышлар юк шул. Абыемның каберен 60 канәфер бизәде. Ә озак та үтми җир өстенә энҗе бөртегедәй ап-ак кар бөртекләре төште. 20, 40ларың бик тиз үтте. 4нче февральдә сиңа 58 яшь тулган булыр иде.
Игорь белән Оля бүген чаңгы белән зиратка барып синең хәлеңне белеп кайттылар. Канәфернең һәрберсен кар астыннан чыгардылар. Бары сине генә кайтарып булмый шул, абыем. Ә син гүя аларны юатырга теләп эндәшәсең, елмаясың шикелле.
Абыебыз, әтиебез, бабаебыз, җизнәбез! Без сине бик сагынабыз. Синең юклыкка күңел ышанмый. Тормыш иптәшең Светлана сине һаман да Смәел ягына карап көтә. Ул синең сәламәтләнүеңә ышанды, физкультура укытучысы үлемгә бирешергә тиеш түгел дип уйлады. Әмма...
Югарыда язылган сүзләребез синең рухыңа дога булып барып ирешсен. Авыр туфрагың мамык шикелле җиңел, урының оҗмахта булсын. Сау бул, тыныч йокла! Безне гафу ит.
Авыр минутларда янәшәбездә һәрчак туганнарыбыз, якыннарыбыз, авылдашларыбыз булды. Борнак, Смәел, Шеңшеңәр авыл җирлекләре дә безнең кайгыбызга битараф калмады. Без һәрбарчагызга озын гомер, сабырлык, бәхет телибез. Беркемгә дә мондый авыр кайгы белән очрашырга язмасын. Зәңгәр күктә һәрвакыт яңа йолдызлар кабынсын, һәр иртә барчабызга да сәламәтлек алып килсен.
Барча якыннарыбыз исеменнән сеңлесе Римма.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: