Фирая Хәкимҗанова: "Рәхмәт сезгә Пүскәннең батыр егетләре!" (+фото)
Кили мәдәният йортында «Таң нурыдай балкып, гөлләр кебек атып, яши бездә уңган киленнәр» дигән бик матур, эчтәлекле чара үтте.
Тату, күркәм гомер итүче гаиләләр һәр җирлекнең горурлыгы. Авыл җиренең ныклыгы, матурлыгы да шушы күркәм гаиләләргә бәйле.
Күптән түгел Кили мәдәният йортында узган «Таң нурыдай балкып, гөлләр кебек атып, яши бездә уңган киленнәр» дип исемләнгән кичә нәкъ менә шундый гаиләләргә, төгәлрәге, төрле елларда Пүскән авылына Аланнан килен булып килгән гүзәл затларга һәм аларның гаиләләренә багышланган иде. Бәйрәм сәхнәсендә Пүскән егетләренең булганлыгына, Алан кызларының уңганлыгына, кыскасы, авыл җирендә гореф-гадәтләрне саклап яшәүче гаиләләләргә дан җырланды.
1969 елда Фәхертдин абый Алан авылыннан бер дигән кызга күз төшерә. Ике күреп, бер сөйләшкәч, Гөлфирәне Пүскән авылына алып кайта ул. Кыз әлеге авыл тормышын мактагангамы, әллә инде егетнең авылдашлары арасында абруе зур булу сәбәплеме, берничә ел эчендә Аланнан тагын дүрт кыз бирегә килен булып килә. Бүгенге көнгә кадәр башкаларга үрнәк гомер кичереп, өч ел элек алтын туйларын билгеләп үткән Гөлфирә апа һәм Фәхертдин абый Гарифуллиннарның уллары Фәргать тә тормыш иптәше итеп Алан кызы Тәэминәне сайлый. 1992 елның августында Дамир Нуриев белән Миләүшә тормыш корып җибәрә. 2010 елда исә Айдар Әхмадуллин Алан авылы кызы Гүзәлне гомерлеккә яр итә. Ике елдан соң Мөхәммәтгалиевлар гаиләсенә дә Аланнан килен төшә, Рушан белән Гөлира чәчләрен-чәчкә бәйли.
Гаиләләр белән танышканнан соң күңелдә бары бер сорау туды. Алан кызларын гашыйк итәрлек, алар йөрәгенә сөю уты салырлык нинди көч-кодрәткә ия соң Пүскән егетләре? Моның серен әллә кайдан эзлисе юк – Түбәшәм басуы өстендә сайраган тургай моңнарыннан, челтерәп аккан Бөтнек чишмәсе суларыннан, Галләм күле талларында сайраучы сандугач җырыннан, Этләвек елгасыннан, нәни малайлар тәгәрәп уйнаган Чирәмтауның хәтфә үләннәреннән иңгәндер, дип җавап кайтарды Пүскән егетләре.
Бәхет эзләп читтә китми, бәхетләрен үз туган якларында тапкан әлеге гаиләләргә бик күп мактау һәм рәхмәт сүзләре яңгырады бу кичәдә. Тамашачы бәйрәм барышында әлеге күркәм парларның мәхәббәт тарихларын тыңлап хозурланды, бәхетле гаилә серләре хакында да белде, уңган киленнәрнең берсеннән-берсе тәмле милли ризыкларыннан да «авыз итте», ир-егетләрнең бәби төргәннәрен дә күзәтте, җыр-моңга булган сәләтләрен дә күреп сокланды.
- Киленнәрне мин күчереп утырткан гөлгә тиңләр идем. Рәхмәт сезгә Пүскәннең батыр егетләре. Аланның гүзәл кызларын чәчәк кебек саклап яшәгәнегез өчен. Киленнәр дә сер бирмичә, Пүскәндә тамыр җәеп, игелекле килен хезмәте күрсәтеп яши. Аларга да чиксез рәхмәтләрем. Авылларыбызны яшәтү өчен нәкъ шушындый нык, матур гаиләләр кирәк, – диде район хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе, бик күпләрнең язмышын берләштерүдә төп шаһит булган, заманында район ЗАГС бүлеген җитәкләгән Фирая Хәкимҗанова кичә барышында.
Бәйрәмне оештыручы мәдәният хезмәткәрләре Халидә Гарифуллина белән Рузилә Шамкаева билгеләп үткәнчә, авылны гөрләтеп, бәхетле гомер кичереп, авылда да күңел ачып яшәргә мөмкинлек табып, татар халкының гореф-гадәтләрен, милли рухны саклап яшәү – бик матур күренеш. Шуңа да авылда төпләнеп яшәүче, авылларның киләчәген булдырган гаиләләр аерым хөрмәткә һәм данга лаек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев