Хезмәт

Фәрит Мөхәммәтшин Балтачта район активы белән очрашты

Фәрит Мөхәммәтшин Балтач мәдәният үзәгендә район активы белән очрашты, булган сорау-гозерләрен, теләк-тәкъдимнәрен тыңлады.

Бирелгән бер сорау да җавапсыз калмады.
Җыелыштан соң районыбыз үзешчәннәре мәдәният үзәге каршында концерт программасы тәкъдим иттеләр. Халык бик яратып кабул итте үзләрен.
Соңрак «Бердәм Россия» сәяси партиясе инициативасы белән башланган халык җыены булды. Муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстан Юстиция министры Лариса Глухова Балтач бистәсе һәм район халкы белән якыннан аралашты, сорауларга җаваплар бирделәр.
Җыеннан соң «Дуслар җыелган җирдә» исеме астында - фольклор ансамбльләр, үзешчәннәр һәм артистлар катнашында концерт-тамаша гөрләде.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: