Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаҗәпләндерделәр һәм күңелне яуладылар (+фоторепортаж)

13 августта Яңгул авыл җирлеге «Шушма моңнары» проектын төгәлләде.

Яңгул һәм Иске Көшкәт бер җирлек һәм авыл хуҗалыгы белән генә бәйле түгел, монда татарлар һәм удмуртлар тыгыз яши, вакыт дәвамында биредә чын милләтара гаиләләр барлыкка килгән. Салкын һава торышына карамастан, тамашачылар шактый җыелды.

Бай күргәзмә, матур мастер-класслар, җырлар, биюләр — болар барысы да сокландырды һәм алар һәркайсы «Яңгырга да, буранга да, эссегә дә түзәрлек», — дип кычкыралар кебек иде.


Уськеева Наталья Михайловнаның эшен билгеләп үтәсе килә. Рәсем ясау буенча мастер-класс төн уртасына кадәр балаларны җәлеп итте. Таланты ягыннан тиңнәр булмаган рәссамның бер генә минут та буш вакыты булмады, чөнки барысы да аннан рәсем ясау техникасына өйрәнергә теләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Яңгул авылы шушма моннары яңгул авыл җирлеге искә көшкәт авылы