Хезмәт

Гадилек хас булды аңа...

«Орден-медаль алган, төрле дәрәҗәләргә ия булган кешеләребезне күкләргә чөеп мактыйбыз, алар турында нәрсәләр генә язмыйбыз, ә менә бөтен гомерен эш аты кебек җигелеп тарткан, тыйнак кына эшләп уздырган гади кешеләребез гел күләгә артында кала бирәләр», - дигән иде бер очрашуыбызда күптәнге танышым, дустым, «Ватаным Татарстан» газетасының җаваплы секретарь урынбасары, райондашыбыз...

Реклама

Туган як... Күпләргә хас булганча, аның өчен дә әлеге төшенчә ул. Бу турыда фикерләгәндә уйлары яктырып китә, күңелләре хисләнә. Үзебезнең таныш Кети чишмәсе, болын, тау битләре. Әле менә көз көне генә озаткан кошлары... Кошларда да кеше язмышлары, чит җирләрдән кайтып барышлары... Инде менә әйләнеп тә кайттылар. Сыерчыклар сайравы, казлар каңгылдавы... Әнә шушы матур хозурлыкка сокланып, күңеле белән кабат яшьлегенә кайтып, Балтачтан кайткан бер мәлдә, туган авылы урамы буйлап атлады. Туган авылына мәхәббәте аны әнә шулай атна саен туган нигезенә кайтара. Улы Рафилнең эш урыны буенча язмыш аларны Балтачка китерсә дә, ләкин башкалар кебек Ор авылындагы туган нигезләрен бетермәделәр, хәзергәчә саклап, карап тоталар. «Туган җиргә мәхәббәт һәркемдә дә тигез түгел инде ул. Шулай булмаса әллә кайларга китеп, тормыш кормаслар иде. Онытылганда авылга бер кайтып, хозурланып йөрүне туган җиргә тугрылык дип әйтә алмас идем мин», - ди ул.
Гади авыл хатыны... Тавык та чүпләп бетерә алмаслык эшләр күмеп киткән аны. Тәгъзимә дә һәр көн иртә торырга гадәтләнгән. Кояш күтәрелү белән аякка баса. Йорттагы мал-туарны карарга, кош-кортны туйдырырга кирәк. Өйдәгеләрне ашатып-эчертеп эшкә җибәрәсе бар. Җәйләрен яшелчә, җиләк-җимеш бакчасы, көз җитсә, мул уңыштан тәмләткечләр ябу... Әнә шундый көндәлек мәшәкатьләр белән яшәп ята ул бүгенге көндә. Кешенең әхлакый йөзенә бәя бирә торган төп билге булып халыкта аның хезмәткә мөнәсәбәте, эшкә кулы ятып торуы тора. Эшкә сәләтлелек, кешелеклелек, ярдәмчел булу кебек сыйфатлар аны гомере буена озатып йөрделәр. 31 ел таптады ул ферма юлын. «Элеккеге елларда бар да кул хезмәтен сорый иде. 12 чакрымдагы ерак ферма, аннан якындагысы. Көн дә җәяү бару, кайту. Кул белән сыер саву, азык-төлеген бирү, басуга чыгып аны хәзерләү. Җәен 3 ай буе «Печмән» буенда җәйге лагерьда ятулар», - дип искә ала ул елларны апам. Туры сүзле, гадел, ярдәмчел булганы өчен аны хезмәттәшләре дә хөрмәт итте. Әнә шулай, гади генә яшәп эшләде ул. Тормыш та сынап карады үзен. Фаҗигале төстә үлеп киткән газизе Галәветдиннән яшьли тол калу, аннары әтисе Сәмигулла, әнисе Фатыйма, абыйсы Дамирның вафатлары, аннары үзенә авыр операция, озакка сузылган дәваланулар.., авыр кул хезмәте, кышын да, җәен дә аяктан төшмәгән резин итекләр барыбер үзенекен итмичә калмады. Барлык тормыш сынауларын башкаларга зыян китермичә уздыра белде ул. Җырга-моңга бай кеше буларак, борчу-хәсрәтләрен дә җыр-моң белән басты. Авырлыкларга сыгылып төшмәде, өметен өзмичә, тормышка күңел күзе белән караучыларның берсе булды. Бүгенге көндә «Таттелеком» акционерлык җәмгыятенең Балтач район электр элемтәсе узелын җитәкләүче улы Рафил Хисамиев, Балтач почтамтында экономист булып эшләүче Рәмзия, оныклары аның бүгенге көндә төп терәкләре. Башкаларга үрнәк булырлык тату гаилә булып, бергәләп гомер итәләр алар. Табигатьнең шушы матур көннәрендә, 1 май бәйрәмендә апам Тәгъзимә Сәмигуллинага 60 яшь тула. Мин аңа алдагы тормышында тыныч картлык, сәламәтлек, күңел тынычлыгы теләп калам.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: