Хезмәт

Гаебең юк икән, курыкма. Үзеңне һәм башкаларны яклый бел

Мин үземә сүз бирдем: мескен булмаска, үземне горур тотарга, теләсә-кемнән нахакка үземне рәнҗетергә юл куймаска, үземне һәм гаепсездән гаеплеләрне дә яклый белергә һәм бервакытта да югалган әйберне эзләүдә катнашмаска!

Бервакыт 5нче классларга дәрескә кергәч, күрәм: алгы партада утыручы ир бала елап, шешенеп беткән.

- Ни булды? Ник елыйсың? – дип янына килдем.

Сүзен дә әйтә алмый бичара. Иптәшләреннән сорыйм:

– Ник елаттыгыз аны? Сәбәбе нәрсәдә? – дим.

Дәшмиләр, барысының да башлары аска иелгән. Шулай да, арадан бер кыюрагы, торып басып:

– Апа, ул Алиянең (исемнәр үзгәртелеп бирелә) сумкасыннан фломастерларын (фломастерның яңа чыккан вакыты) урлаган, – диде.

– Урламадым! – ди теге бала үксеп. – Мин аның фломастеры барын да белми идем әле.

– Берәрегез күрдеме алганын? – дим.

Берсе дә күрмәгән. Фломастерын югалткан бала да елап утыра.

– Әни үтерә инде мине кайткач, – ди.

– Ни өчен нәкъ менә Наилдән шикләнәсез? Югыйсә, берегез дә алганын күрмәгәнсез бит, – дим.

Дәрес кайгысы да калмады. Мондый хәлдә дәрес башлап булмый да булмый.

– Апа, Алиянең фломастерлары югалуын белгәч, Наилнең бите кып-кызыл булды. Тикмәгә кызармаган, гаепле икәне йөзенә чыкты, – диде шунда тагын берсе.

Наил – авыррак гаиләдән. Үзе юаш, аз сүзле, кыюсыз, басынкы, үз-үзенә бикләнгән бала. Гадәттә, бала-чага шундыйракларга кимсетеп караучан, гаеп-кыекларны да шулардан эзләргә тырыша. Мондый балалар юктан да кызарып чыга, гаепле кешедәй башын аска ия. Барысы да аннан шикләнәләр кебек тоела. Ул халәт хәтта озак еллар буе сине эзәрлекләргә дә мөмкин.Үзем дә шундый кимчелегем белән байтак көрәштем һәм җиңдем.

Безне кеше әйберенә кагылмаска өйрәттеләр. “Кешенең энәсенә дә кагыласы булмагыз, юкка-барга кызыкмагыз. Сезне яклап милиция каршына, суд каршына барып басмаячакмын! Үзегез өчен үзегез җавап бирерлек булыгыз!” – ди иде әти. Ишле балалы гаиләдә барлык баланы да инә-җептән генә чыккан кием-салым белән тәэмин итеп, бал-май ашатып кына үстереп булмый. Ни бар – шуны киясең, шуны ашыйсың. Матур киенәсең, тәмле ашыйсың килсә дә, юрганыңа карап аягыңны сузасың. Мин дә кыюсыз, үз-үземә бикләнгән, әмма укуга тырыш бала булдым. Шулай да, юктан да кызара идем. Ни булса да миннән күрерләр кебек иде, гәрчә бер гаебем булмаса да. Бервакыт, интернатта яшәгәндә (юл өзеге вакытында 2-3 атна интернатта яши идек), бер кыз урлаган әйберсен мендәрем астына куеп, мине гаепле итеп калдырырга тырышкан иде. Белә бит минем нинди икәнемне. Шунда үземнең гаепсезлегемне дәлиллисе урында, кып-кызыл булып, башымны аска иеп торган идем. Ярый, намусы уянып, бу гаделсезлеккә нокта куючы табылды. “Син үзең урладың да, эзли башлагач, аның мендәре астына тыктың урлаган төргәгеңне! Үз күзләрем белән күреп тордым!” – диде авылдаш кыз. Хәзергә кадәр рәхмәтле мин аңа шушы адымы өчен.

Монысы эшли башлаган елымда булды. Бер бүлмәдә дүрт кеше яшибез. Көн саен беребез бүлмәдә дежур тора: җыештыра, идәнне юып чыгара, ашарга әзерли. Беркөнне иртәнгә бер бүлмәдәшебезнең радиола өстенә салып куйган сәгате юкка чыкты. Арада иң яше мин. Минем генә кулда сәгать юк. Сәгатьне гомер буе кирәксенмәдем, тага да белмәдем, таккан очракта да йә югалттым, йә ватылды. Соңгы утыз елда, гомумән, сәгать такканым юк. Гомумән, алка, йөзек, муенса кебекләргә дә исем китмәде. Сизеп торам: сәгать югалтучының шиге туп-туры миңа төште. Серле генә елмаеп, астыртын ым-ишарә белән бүлмәдәшләргә дә сиздерде үзенең шиген. Билгеле, элекке гадәт буенча, мин бу карашлардан кызарып чыктым. Бу исә шикне тагын да көчәйтте.

Күңел тулы шик белән көн үтте. Сәгать югалтучы туктаусыз безнең нервыда уйный. Игәүләпме игәүли безне! Болай да үтә тәкәббер, үзен хәтәр тотарга яратучы (арабызда бердәнбер югары белемле укытучы бит!) кызыбыз чыгырыннан чыгып бара. Әмма төп удар миңа төбәлгән!

Тулай торак итеп салынган йортка эшләнеп бетәр-бетмәс керткәннәр иде безне. Плинтуслар куелмаган, сайгак башлары ачык калган, мүкләре дә юньләп тыгылмаган иде. Алдагы көндә мин дежур идем. Идән юганда, сайгак башларындагы ачык калган урыннарны яхшылап чистартып, чүпләрен җыеп алган идем. Күңелгә кинәт кенә сәгате шунда төшмәдеме икән дигән уй килде. Чөнки радиола теге укытучының караваты янындагы тумбочкага куелган. Ә ул радиола өстенә дәфтәр, кәгазьләрен таратып ташлый. Төнлә өстәл лампасы яктысында китап укып ята да, йокларга ятканда китабын шунда гына ыргыта. Үзем дә юләр инде, беркатлылык, яшьлек үзенекен иттеме... Туп-туры тумбочка артына үтеп, сайгак башын үрелеп карыйсы иттем. Сәгать исә шунда ята иде. “Әйттем бит!” – дип теш арасыннан ысылдады сәгать югалтучыбыз. Имеш, урлаучы чыннан да мин булганмын. Үземне аклар өчен, кеше юкта кайтып, сәгатьне шунда ташлаганмын. Гаебем булмаса да, мин карак исемен күтәрдем. Теге ике бүлмәдәшебез, минем бер гаепсез икәнемне белсәләр дә, яклап бер сүз дә әйтмәделәр. Шунда мин үземә сүз бирдем: мескен булмаска, үземне горур тотарга, теләсә-кемнән нахакка үземне рәнҗетергә юл куймаска, үземне һәм гаепсездән гаеплеләрне дә яклый белергә һәм бервакытта да югалган әйберне эзләүдә катнашмаска!

Балаларга татар теле дәресе урынына әхлак дәресе үткәрергә туры килде ул көнне миңа. Үземнең балачагым, кимчелегем булган кызаруым, басынкылыгым аркасында байтак авырлыклар күрүем турында әлеге мисалларны китереп сөйләдем. “Наилне гаепләми торыйк әле, балалар. Бәлки фломастер да табылыр”, – дидем.

Биш дәрес тәмамлануга, класслары белән Укытучылар бүлмәсе янына килеп, мине чакырып чыгардылар. Берсен-берсе бүлдереп, фломастерның табылуы турында хәбәр җиткерделәр. Үзләренең сөенечләре йөзләренә бәреп чыккан. Эш болай булган икән. Икенче сәгатьтә буш дәрес урынына физкультура кергән булган. Алия сумкасын спорт мәйданчыгындагы багана төбенә куеп торган икән. Дәрес бетүгә, сумкасын җилтерәтеп күтәреп алганда, фломастер кабы шуып, үлән арасына төшеп киткән булган. Исләренә төшеп, барып карасалар, теге “ызгыш алмасы” шунда ята ди. “Наилдән гафу үтендегезме соң?” – дип сорыйм балалардан. “Юууу-к”, – диләр башларын аска иеп.

Кабат класска кереп, әхлак дәресенә йомгак ясадык. Балалар Наилдән гафу үтенделәр. Наилнең шул вакыттагы халәте хәзер дә күз алдымда. “Мин дә сезнең классташыгыз бит. Сезнең кебек мин дә адәм баласы. Ни өчен миннән генә шикләндегез? Минем нинди гаебем бар сезнең каршыда? Юаш, кыюсыз булганым өчен генә нигә миңа карак исеме тактыгыз?” – дип сөйли иде кебек аның күзләре. Шулай да, гаепсезлеге расланганнан соң, гәүдәсе тураеп, башы күтәрелеп куйды. “Гаебең юк икән, курыкма. Үзеңне һәм башкаларны яклый бел. Син бит егет буласы кеше. Кыю бул. Иптәшләреңне син дә гафу ит. Бары тик көчле кешеләр генә гафу итә белә диләр бит. Ә син көчле бул!” – дидем мин дә.

Алга таба Наил үзен бары тик яхшы яктан гына күрсәтергә тырышты. Иптәшләре дә аны үз араларына алдылар. Спорт ярышларында, бигрәк тә чаңгы шууда, рәсем конкурсларында класста аңа тиңнәр булмады. Армиядә хезмәт иткәндә әти-әнисе исеменә үрнәк хезмәте өчен командирларыннан Рәхмәт хатлары килде. Бүгенге көндә Наил ныклы гаилә башлыгы. Кулыннан бөтен эш килә. Очрашканда, әллә каян күреп, кычкырып сәламли, яныма килеп, хәлләремне сораша. Теге вакытта биргән киңәшләрем аз булса да файдага булгандыр дип куанып йөргән көнем.

Гөлфия МӨХӘММӘТГӘРӘЕВА.

Мөслим районы, Тегермәнлек авылы.

Татарстан яшьләре

Фото: tatyash.ru

Реклама
Теги: тормыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: