Хезмәт

Гаилә, мәхәббәт, тугрылык

Гаилә, дөресрәге тату гаилә кору һәм аны саклау - тормышта иң мөһиме. Кайгы килсә, аларны бергәләп җиңү, шатлык булса, бергәләп уртаклашу гаиләне ныклы, бердәм, тату итә.

Реклама

Гаиләдә Ана бигрәк тә күренекле урын тота.Чөнки ул кешелекне дәвам итүче. Хатын-кыз - гомер-гомергә гаилә учагын саклаучы зат.
Бүгенге болгавыр заманда әлеге законнарга хилафлык китереп, гаилә төшенчәсенә хыянәт итүчеләрнең көнләп артуы күңелгә тынгылык бирми. «Гаилә, мәхәббәт, тугрылык» сәхифәсенең дөнья күрү сәбәбе дә нәкъ шуның белән бәйле.
Хөрмәтле укучым! Киләчәктә үрнәк гаиләләр, бәхетле гаилә серләре, җәмгыятебезнең гаиләгә булган мөнәсәбәте, гаиләне борчыган сораулар хакында бергәләп фикер алышырбыз. Хәерле сәгатьтә булсын!

Материаллар:
«Ап-ак карга басып Алсу килә»
«Гаилә нигезең ныкмы?» «Изгелекнең бөек ачышы»
«Саннар»


Сәхифәне Гөлзидә Газизуллина әзерләде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: