Хезмәт

ГАИЛӘ, МӘХӘББӘТ, ТУГРЫЛЫК (сәхифә)

8нче июль көнне «Бөтенрәсәй гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»н билгеләп үттек. Шушы бәйрәм исемен йөртүче сәхифәбезне бәйрәмнәр үткәч кенә сезнең хозурга тәкъдим итәргә булдык. Чөнки бәйрәмнән алган тәэсирләребезне сезнең белән дә уртаклашасыбыз килде.

Гел бергә, гомергә!
8нче июль көнне алар тантаналы рәвештә язылыштылар. Әмма инде өйләнешүләренә 50 ел үткәч, Алтын туйларын билгеләп үтү хөрмәтеннән. Сосна авылында яшәүче Тәскирә һәм Фарук Мөхәммәтҗа-новлар мәхәббәт капкасы аша залга узганда аеруча дулкынланды. Ни дисәң дә мондый тантаналы язылышу гомерләрендә беренчесе бит.
50 ел элек гомер юлына тәүге адым ясаган ике яшь йөрәк өчен язылышу тантанасы авыл советы рәисе секретаренең паспортка штамп сугып, кул куюы белән башланып китә. Кая ул хәзерге шикелле тантаналы чаралар. Төшләргә дә кереп карамый. Өйләнү хөрмәтенә бирелә торган ял турында сүз дә булырга мөмкин түгел.
...«Марс» колхозында учетчик булып эшләгән Тәскирәне Фарук чираттагы ярыш вакытында күреп ала. Күрә дә, күңел түренә салып куя.
- Ул вакытларда бер колхоз белән икенчесе ярышып эшли иде. Безнең «Правда» колхозы белән «Марс-»ның басулары янәшә бит. Бер ярышта Тәскирә чыгыш ясады. Күңел түремә керде дә утырды. Озак та йөрмәдек, өйләнештек, - ди Фарук абый яшьлеген искә алып.
- 1963нче елның 15нче марты иде ул, - дип өстәп куйды Тәскирә апа. Җиде балалы йортка килен булып төшкән Тәскирә игелекле хезмәт күрсәтеп, әти-әниләрен хөрмәт итеп, Фарук абый белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы, уллары Рафис 34 яшендә гүр иясе булган. Калган балалары барысы да үрнәк гаилә булып Соснада гомер кичерәләр. Әнә бит әти-әниләренең Алтын туйларына ничек күркәм булып килгәннәр. Тәскирә апа белән Фарук абыйга «Мәхәббәт һәм тугрылык» медале тапшырганда зур дулкынлану, горурлык хисе кичерделәр.
- Үзегез күрсәткән яхшылыкларны, сезгә дә тулаемы белән күрсәтеп, бәхетле яшәтә алсак иде, - диде олы кызлары Гөлназ әлеге бәйрәм белән котлап.
Яшьлек мәхәббәтен сүндерми тигез, матур гаилә корган, ил-көннәргә акыллы, тәрбияле балалар үстергән Мөхәммәтҗановлар гаиләсеннән «Бәхетле гаилә серләре нидә?» дип сорамый кала алмадым.
- Бөтен хикмәт бер-береңне хөрмәтләүдә. Тәскирә тормышымда олы ярдәмчем булды. Балаларга да гел «әтиегез» диеп кечкенәдән хөрмәт хисе тәрбияләде, - ди гаилә башлыгы.
- Аракы эчмәде, тәмәке тартмады, балаларга үрнәк әти, миңа ныклы терәк булды. Бөтен сер шушыларда яшеренгән, - дип өстәде Тәскирә апа.
Шулай шул. Алтыннардан кыйммәт сабырлык һәм хөрмәт хисен юлдаш иткәнгә күрә Алтын туйларда да парлы булып, дус һәм тату яшәү мөмкиндер ул!
Алтын туйларын билгеләп үтүче Тәскирә һәм Фарук Мөхәммәтҗановларның актлар китабына кул куйган вакытлары.
Саннар
2013нче елның беренче яртыеллыгында 118 пар гаилә корган. Узган ел 105 булган.
* * *
Кызганыч, 25 гаилә таркалган. 2012нче елның I яртыеллыгында 32 пар аерылышкан булган.
* * *
229 сабый якты дөньяга аваз салган. Аннан алдагы елның 6 аенда 196 бала туган булган.
* * *
2013нче елның алты аенда 129 «Ана капиталы» сертификаты тапшырылган. Узган ел мондый бәхет 106 гаиләгә елмайган.
Бәхетле гаилә серләре
Никах Аллаһы Тәгаләнең бүләге, аны сакларга кирәк. Ә ничек сакларга? Бәхетле гаилә серләре нидән гыйбарәт?
Иң беренче бер-береңә юл кую, һәр сүзне уйлап әйтү мәслихәт. Үпкәләшкән саен өйдән чыгып китмиләр, әти-әни өенә дә кайтмыйлар. Алар сине дөньяга китергән, үстергән, укыткан, никах укытып, туй уздырган. Һәркемнең үз язмышы дибез. Нинди генә булса да, адәм баласы никах белән яшәргә тиеш. Никах - ул азгынлыктан, бозыклыктан, бәхетсезлектән, ятимлектән саклый торган олуг гамәл. Ул Аллаһы Тәгаләнең ир белән хатынга бергә яши башлау өчен рөхсәте. Аны тиешсез җирдә бозу, аяк астына салып таптау, гомернең соңгы көненә кадәр хөрмәт итмәү - зур гөнаһ.
Аллаһы Тәгалә һәрнәрсәне пар итеп яраткан. Көннең - төне, яхшының - начары, ирнең - хатыны, хәсрәтнең - шатлыгы бар. Шуңа да ир белән хатын бербөтен, пар булып яшәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә таләп итеп: «Өч көнлек гомерең булса да, никах белән яшә», - ди. Без пар булып яшәргә омтылырга тиеш. Әйтүе җиңел, әмма тормыш без дигәнчә генә бармый шул. Бәхетлеләргә яшәү җиңелрәк, пары да, байлы¬гы да янәшәсендә. Ә бәхетсезләргә я пары, я байлыгы санаулы була.
Бу дөньяда без кунак кына. Шуңа да гомерне парлы һәм бәхетле үткәрик. Һәр гамәлебез өчен Аллаһы
Тәгалә каршында җавап тотасыбызны онытмыйк.
(Язма өчен Сәйдә абыстай АППАКОВА вәгазе кулланылды).
8нче июль - бәйрәм көнме?
Дүшәмбе көнне Россиядә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне» билгеләп үтелде. Бу бәйрәм моннан алты ел элек үткәрелә башлады. Ә сезнең өчен Өнче июль нинди көн ул?
НУРЗАДА: «Минем өчен бу көннең, аерым билгеләп узылуы бернинди роль дә уйнамый. Көндәлек тормыш мәшәкатьләре белән яшәргә өйрәнелгән. Мәхәббәтсез гаилә булмый, гаилә булгач, аңа тугры да буласың дип беләм. Алар бит барысы да бер җепкә бәйләнгән. Шуңа безнең һәр көнебез шушы бәйрәм кебек булырга тиеш».
ЛӘЙЛӘ: «Бу көн минем өчен зур бәйрәм. Билгеләп үтелә башлаганнан бирле әлеге көнне зур түземсез¬лек белән көтеп алам. Үзебезгә-үзебез бәйрәм ясамасак, безгә кем бәйрәм ясар? Күңелле, үкенмәслек итеп яшәргә кирәк. Кайвакыт тормыш мәшәкатьләрен артка куеп, хисләргә бирелү дә бер дә артык түгел. Шәхсән бу көнне тормыш иптәшемнән зур бүләк тә көтмим. Бары игътибар да җитә. Балаларымның «бәйрәм белән» дип әйтүе дә бик зур бүләк минем өчен».
РИЗӘЛӘ: «Көннең нинди исем белән аталуында мыни хикмәт? Иң мөһиме гаиләдә бер-береңне аңлау, бер-береңә хөрмәт булырга тиеш. Район хатын-кызлар оешмасы рәисе Фирая Хәкимҗанованың яшьләргә әйтә торган бик матур, мәгънәле сүзләре бар. «Сабыр булыгыз. Бу тормышта бары сабырлар ота». Шушы киңәшләрне тотып, һәр көнемне бәйрәм кебек үткәрергә тырышам».
ХӘЛИЛ: «Андый көн барлыгы каяндыр бер колакка чалынган иде. Менә тагын искә төшереп шәп иттең әле. Шушы көн белән котлап күптән әйтелмәгән матур сүзләрне әйтеп, хатынны сөендердем. Алайса, җәйге мәшәкатьләр белән бер-береңне онытып та бетерәсең бугай. Тормыш дигән авыр йөкне иңгә-иң торып бергә тарту, бер-береңне хөрмәт итеп, матур итеп яшәү, шул үзе мәхәббәт тә, тугрылык та инде».
Әни җирдә иң бөеге
Бөтен-бөтен кешегә дә,
Әни иң кирәк кеше.
Әнисе булганнар җирдә,
Була иң бәхетлесе.
Сабыйларның телләре дә
«Әни» диеп ачыла.
Үзләре әни булгач та
Әни кирәк аларга.
Әни җирдә иң бөек сүз.
Ул сүзне белә һәркем.
Әни диеп, әти диеп,
Эндәшсен бала һәркөн.
Гүзәл ЛАТЫПОВА Бөрбаш урта мәктәбе
Сәхифәне Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА әзерләде.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: