Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә – гаҗәеп галәм ул

Һәрбер гаиләнең үз кагый-дәләре, үз кызыксынулары, үз тәртипләре һәм традицияләре бар. Һәр гаилә гаҗәеп галәм ул!

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы берничә ел рәттән яшьләр сәясәтенә караган оешмалар арасында социаль әһәмияткә ия проектларга грантлар бәйгесе игълан итә. Балтач бистәсендә урнашкан «Факел» яшүсмерләр клубы «Гаилә — гаҗәеп галәм» дип исемләнгән проект белән катнашып, икенче ел рәттән әлеге бәйгедә җиңүчеләр исемлегенә кертелде һәм грант отты. Әлеге проект районыбыздагы гаиләләрне берләштерү, аларның вакытын файдалы һәм кызык-лы итеп уздыру, гомумән, гаилә кыйммәтләрен популярлаштыруга юнәтелгән. 2023 елда «Гаилә — гаҗәеп галәм» проекты кысаларында, районыбыз гаиләләре үзләрен интеллектуаль, иҗади, кулинар яктан сынады, пляж волейболы уйнады, квест-уенда катнашты, каршылыклар полосасы аша үтте, хатын-кызлар өчен йога буенча мастер-класс оештырылды. 
Узган ел «Факел» яшүсмерләр клубы барлыгы 106 гаиләгә бәхетле мизгелләр бүләк итә алса, быел гаиләләрнең саны тагын да артты. 2024 елда проектның форматы бераз үзгәртелде — апрель-май айларында гаиләләр өчен полимер балчыктан эшләнмәләр ясау, капкейклар пешерү, витраж буяулар белән ваза бизәү, стринг-арт техникасы юнәлешендә кул эшләре башкару буенча барлыгы 18 мастер-класс үткәрелде. Әлеге мастер-классларда 82 гаилә катнашты. Проектның соңгы этабы 12 июнь — Россия көнендә уздырылды. Бу көнне районыбызның 42 гаиләсе «Сабантуй» ял паркына җыелып, спорт ярышларында катнашты. Гаиләләрнең вакытын күңелле һәм файдалы уздыру максатыннан, ике мәйданчык эшләде. Чарада катнашкан беркем дә бүләксез калмады — һәр гаиләгә диплом һәм «Игрок» кибетенә сертификатлар тапшырылды. 
Чара Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллинның хәер-фатихасы белән башланды. Дәрәҗәле кунаклар арасында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министры урынбасары Денис Лулаков та бар иде. Татарстан Республикасының «Под крылом семьи» региональ иҗтимагый оешмасы рәисе, «Нечкәбил» бәйгесе җитәкчесе Изольда Жуйкова Балтач гаиләләренең һәрвакыт шат күңелле, уңган-булганлыгы белән аерылып торуын әйтте. Районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин министрлыкка шундый мөмкинлекләр тудыруы өчен олы рәхмәтләрен җиткерде. 
Һәрбер гаиләнең үз кагый-дәләре, үз кызыксынулары, үз тәртипләре һәм традицияләре бар. Һәр гаилә гаҗәеп галәм ул! «Факел» яшүсмерләр клубы Гаилә елында гына түгел, моңа кадәр дә районыбыз гаиләләре белән элемтәне өзмәде һәм алар өчен төрле чаралар оештырып килде. Әлеге матур традиция моннан соң да дәвам итәр дигән теләктә калабыз. 


Фирүзә Гатиятуллина,
«Факел» клубының педагог-оештыручысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә