Хезмәт

Геннадий Васильев чиркәү төзүче беренче эшмәкәр

1893-1894 елларда Биктәш авылында халык акчасына мәктәп-чиркәү салына. Бу эштә күршедәге Иске Көшкәт авылы халкы да ярдәм итә, чөнки анда яшәүче дини кешеләр Биктәшкә дога кылырга йөриләр. Мәсәлән, шул авылда яшәүче Николай Попов 600 сум акча бирә.

1903 елда колокольня төзелгәннән соң, мәктәп-чиркәү изге чиркәү исеме алып, анда рухани булып Дорга авылы кешесе Илья Ефремов эшли башлый. Освящение ритуалыннан соң чиркәү Покров чиркәве исемен ала.

Илья Ефремов 1918 елда вафат була һәм чиркәү янына җирләнә. Аның кабере әле дә саклана. Шул ук елны Раштуа бәйрәменә каршы төндә янгын чыгып чиркәү янып бетә. Аның колокольня баганаларына эленгән чаңнары сугыш елларына кадәр тора, сугыш елларында аларны кискәләп каядыр алып китәләр.

Әлеге хәлләрдән соң гасырдан артык вакыт узган һәм биктәшлеләр шул еллар дәвамында гыйбадәтханә турында хыялланалар. Әлеге хыял 2013 елның ахырында тормышка аша. Бу эштә аларга якташлары, шәхси эшмәкәр Геннадий Иванович Васильев ярдәм итә. Геннадий 1962 елда туа, Салавыч урта мәктәбенең 8 классын тәмамлагач, Казан төзелеш техникумына укырга керә. Аннан соң берничә төзелеш оешмаларында эшләп ала һәм Малмыж шәһәренә күченә. Монда ул үз фирмасын ачып җибәрә, эшмәкәрлек эше белән шөгыльләнә башлый. Үз эшен төзелеш материаллары сатудан, металлконструкцияләр җыюдан һәм пластик тәрәзәләр ясаудан башлый. Бүгенге көндә аның фирмасы төрле җәмәгать объектларын, торак йортларны җылылык белән тәэмин итү һәм фатирлар төзү белән шөгыльләнә. Тормыш иптәше Татьяна Валентиновна белән бер кыз һәм бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Бүгенге көндә кызлары институт тәмамлап, яраткан хезмәтен башкара, ә уллары мәктәптә белем ала. Малмыжда Геннадий Ивановичны яхшы беләләр, ул анда район Советы депутаты булып тора. Ә Биктәшләр аны мохтаҗларга, өлкән һәм авыру кешеләргә ярдәмчел булганы өчен хөрмәт итәләр. Чиркәү төзү хыялын тормышка ашырганчы, Геннадий Иванович авыл зиратын, башлангыч мәктәпне коймалап алган, Салавыч мәктәбенә, Сабантуй, Питрау һәм башка бәйрәмнәргә иганәчелек ярдәме күрсәткән.

Төзү эшенә алынганчы, ул өлкән кешеләр белән кайда салу буенча киңәшләшә һәм шуннан соң гына чиркәүне янганы урынына салырга дигән фикергә килә. Цилиндр формалы бүрәнәләрдән торган бураны Киров шәһәрендә төзиләр һәм Биктәшкә алып кайталар. Болар барысы да Геннадий Иванович акчасына эшләнә. Чиркәүне бөтен авыл белән төзиләр, кемдер көндез килеп эшләсә, кемдер эштән соң төзелештә ярдәм итә. Геннадий Иванович кирәкле материаллар һәм проект документлары белән дә тәэмин итә. Эшләрне актив оештырып йөрүчеләрнең берсе булып Валерий Алексеевич Михайлов та тора. Менә шундый уртак көч һәм тырышлык белән 2013 елның ноябрендә чиркәү ачыла. Бүгенге көндә анда догалар кылалар. Мондый хезмәтләр 2 атнага бер мәртәбә һәм чиркәү бәйрәмнәре вакытында үткәрелә. Бүгенге көндә бу хезмәтне Кече Лыза чиркәве иерее Рафаэль атакай алып бара. Аңа Нина Иванова, Маргарита Васильева һәм Венера Яковлевалар ярдәм итә. Авылның старостасы Валерий Михайлов гадәти көннәрдә чиркәүгә 7-8, ә бәйрәм көннәрендә 25 һәм аннан да күбрәк кеше йөрүен әйтә. Алар арасында яшьләр дә бар һәм бу иң сөендергәне.

Чиркәү эшләсә дә, андагы эшләр әле тәмамланмаган. Территорияне һәм юлларны төзекләндереп, коймалап алырга кирәк. Геннадий Иванович әйтүенчә, кризис аркасында кайбер финанс кыенлыклар килеп чыкса да, уртак көч белән бу эшне дә ахырына кадәр башкарып чыгасыларына ышана ул. Бу эшкә халыктан җыелган үзара салым акчасының да әзрәген тотарга җыеналар.

Яңа чиркәү дә янганы кебек үк Покров чиркәве исемен алган һәм ул районыбыздагы шәхси эшмәкәр акчасына салынган беренче чиркәү булып тора.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: